Skip to content
Opens in a new window

[1] Хатыны Сарая Ибрамга бала тапмады. Сараяның Һаҗәр исемендә мисырлы бер асравы бар иде.

[2] Сарая Ибрамга әйтте: – Менә, Раббы мине бала табудан мәхрүм кылды, – диде. – Син асравым белән йоклап кара әле. Шулай, бәлкем, мин дә аңардан нәсел анасы була алырмын. Ибрам Сараяның сүзен тыңларга булды.

[3] Шулай итеп, Сарая мисырлы Һаҗәрне ире Ибрамга хатынлыкка бирде. Бу хәл Ибрам Кәнганда ун ел гомер кичергәннән соң булды.

[4] Ибрам Һаҗәр белән йоклады, һәм Һаҗәр балага узды. Балага узганын белгәннән соң, Һаҗәр үзенең хуҗабикәсен санламый башлады.

[5] Сарая Ибрамга: – Минем башка төшкән бу хаксызлыкка син гаепле! – диде. – Асравымны синең кочагыңа мин үзем бирдем. Ә ул, балага узганын белгәч, мине бөтенләй санламый башлады. Синең белән минем араны Раббы Үзе хәл итсен!

[6] Ибрам Сараяга: – Асравың синең кул астында бит, нәрсә телисең, шуны эшлә, – диде. Шуннан соң Сарая үзенең асравына җәбер күрсәтә башлап, асрау өйдән качып китте.

[7] Раббының фәрештәсе Һаҗәрне чүлдәге бер чыганак – Шурга бара торган юл буендагы кое яныннан эзләп тапты.

[8] Аңардан сорады: – Сараяның асравы, и Һаҗәр! Син каян килдең дә кая юл тотасың? – диде. Һаҗәр: – Мин хуҗабикәм Сараядан качып барам, – дип җавап бирде.

[9] Раббының фәрештәсе: – Хуҗабикәң янына кире кайт та аңа буйсын, – диде. –

[10] Синең нәселеңне үрчеткәннән-үрчетәчәкмен, шулкадәр ки, аны санап та бетерерлек булмас.

[11] Раббының фәрештәсе тагын болай диде: – Менә, син хәзер йөкле, бер угыл табарсың һәм аңа Исмәгыйль дип исем кушарсың. Чөнки Раббы синең кичергән газапларыңны ишетте.

[12] Углың кыргый ишәкне хәтерләтер. Аның кулы – бар кешегә каршы, бөтен кешенең кулы аңа каршы күтәрелер. Кардәшләре белән мөнәсәбәте низаглы булыр.

[13] Һаҗәр: – Әллә чыннан да мине күрүче Затны күрдем микән? – дип, үзе белән сөйләшкән Раббыга «Син – Эл-Рои» дип исем кушты.

[14] Менә шунлыктан Кадыш белән Беред арасындагы әлеге кое «Беер-Лахай-Рои» исемен йөртә.

[15] Һаҗәр Ибрамга бер угыл тудырды. Һаҗәрдән туган бу углына Ибрам Исмәгыйль дип исем кушты.

[16] Һаҗәр Исмәгыйльне тапканда, Ибрам сиксән алты яшендә иде.

Яратылыш — Chapters