[1] Ягъкуб, угылларын янына җыеп, әйтте: «Бирегә җыелыгыз, сезне ниләр көтәсен әйтәчәкмен!
[2] Җыелыгыз, Ягъкубның угыллары, атагыз Исраилнең сүзен колак салып тыңлагыз!
[3] Рубин, өлкән углым! Син – минем кодрәтем, ирлек куәтемнең әүвәлге җимеше! Иң абруйлысы һәм көч-шөһрәттә иң беренчесе!
[4] Ләкин син – ташкын судай дуамал; беренчелек сиңа бүтән тимәячәк, чөнки син атаңның ятагына мендең, ятагымны хыянәтең белән нәҗесләдең.
[5] Бертуган кардәшләр Шимун белән Левинең кылычлары – дәһшәт коралыдыр!
[6] Уй-ниятләре мәкерледер – саклан, җаным! Алар җәмгыятеннән күңелем-тәнем ерак торсын! Ачу-үчтән үтерделәр алар ир-егетне һәм йөрделәр, кызык ясап, үгезләрнең сеңер-тамырларын кисеп.
[7] Нәфрәтле күңелләренә ләгънәт төшсен, ачулары – дәһшәтле, ярсулары – афәтледер! Нәселләрен Ягъкуб токымнары арасына чәчәрмен, исраилиләр арасына сибеп таратырмын!
[8] Яһүдә! Кардәшләрең сине данлар, мактар! Дошманнарың сыртында булыр синең кулың, кардәшләрең, буйсынып, сиңа баш иярләр!
[9] Яшь бер арысландыр син, Яһүдә углым! Менә син ау йөреп кайткансың да ата арыслан, ана арысландай җиргә чүккәнсең – арысланны борчырга кем соң җөрьәт итсен?!
[10] Хөкемдарлык тәхетеннән Яһүдә һич төшмәс! Хуҗасы килгәнчегә кадәр, аның хөкемдарлык таягын кулдан ычкындырмас! Ил-халыклар аңа буйсынырлар.
[11] Аның ишәгенең бәе – йөзем агачыдыр, ишәк колыннарының бәе – йөзем ботагы. Киемнәрен чайкар ул шәрабта, япанчасын юар йөзем канында.
[12] Шәрабтандыр аның куе-кучкыл күзләре, сөттәндер аның җете ап-ак тешләре.
[13] Зәбулун яшәр диңгез буе җирләрендә, диңгез көймәләре туктый торган ярда. Җирләренең чиге булыр Сидунгача.
[14] Исәсхәр – ияргә сала торган ике биштәр арасында яткан, көче-куәте ташып торган ишәккә тиң.
[15] Ялы-тынычлыгы өчен яхшы, күңеленә хуш бер җир күргәч, шунда ул, йөк ташырга сыртын куеп, авыр хезмәткә әзер булып яшәр.
[16] Дан, исраилиләрнең бер ыругы буларак, үз халкы өстеннән хөкем итәр.
[17] Дан – юл өстендә, сукмак буйларында сузылып яткан елан, зәһәр елан ул. Шундый елан ки, атның аягын чагып, җайдагы шундук аркасына егылып төшәдер.
[18] Йа Раббы, Синең коткаруыңа өмет баглыймын!
[19] Гәд һәрчак юлбасарлар һөҗүменә дучар булыр, әмма, һөҗүмне кире кагып, үзе һөҗүмгә күчәр.
[20] Ашер иккән икмәк тук һәм мул булыр, тәмле ризыклары патшалар табынына куелыр.
[21] Нәптали – табигатьнең ирекле боланы, аның авызыннан хикмәтле сүзләр чыгар.
[22] Йосыф – чишмә ярында үскән, җимешле, мул җимешле йөзем агачының бер тармагыдыр. Аның ботаклары диварларны каплап алган.
[23] Аны күп бимазаладылар, аның белән дошманлаштылар, укчылар, аңа төбәп, уклар аттылар.
[24] Әмма аның үз ук-җәясе куәтен киметмәде, беләкләре таза-нык, егәрле калды, чөнки кулларына көчне ул Исраилнең Көтүчесе һәм Кыяташы – Ягъкубның Кодрәт Иясеннән алды.
[25] Атаңның Алласы сине ярдәмсез калдырмас, Кодрәт иясе фатихасыннан аермас! Югарыдан күкләрнең бәрәкәте, түбәннән төпсез упкыннар бәрәкәте, күкрәк сөте вә ана карыны бәрәкәте белән Ул сине мөбарәк кылыр.
[26] Атаңның хәер-догасы борынгы таулар, борынгы калкулыклар бәрәкәтеннән артыграк. Бу бәрәкәтләрнең барчасын Йосыф углыма – кардәшләре арасында иң өстен торганына насыйп итсен!
[27] Беньямин ерткыч бүре белән бер: иртәнге авын ашап бетерер, ә кичке ганимәтен кисәкләп бүләр».
[28] Исраил токымының унике ыругы менә шулардыр. Әлеге сүзләрне әйтеп, Исраил үз угылларының барысын мөбарәк кылды, һәркайсына тиешле үз фатихасын бирде.
[29] Ягъкуб, үзенең угылларына боерыклар биреп, болай диде: – Озакламый мин халкымның ата-бабалары белән кушылачакмын. Мине ата-бабаларым янына – Кәнган җиренә, Мәмре янындагы Махпела кырында урнашкан мәгарәгә алып кайтып дәфен кылыгыз. Ул мәгарәне, каберлек өчен, шул кыр белән берлектә бабам Ибраһим хосусый милек итеп хитти Эфроннан сатып алган иде.
[31] Анда Ибраһим белән бергә аның җәмәгате Сара, Исхак белән аның җәмәгате Рәбика дәфен кылынган. Хатыным Лияне дә мин шунда дәфен кылдым.
[32] Электә андагы бу кыр һәм мәгарә хиттиләр кулында иде.
[33] Ягъкуб, үзенең угылларына җиткерәсе боерыкларын, васыятьләрен әйтеп бетереп, ятагына сузылып ятты һәм, җан тәслим кылып, үз халкының ата-бабалары белән кушылды.