[1] Нух угыллары Шем, Хам вә Яфетның нәсел шәҗәрәләре түбәндәгечә. Туфаннан соң аларның үз угыллары туды.
[2] Яфетның угыллары: Гомәр, Магог, Мадай, Яван, Түбәл, Мешех һәм Тирас.
[3] Гомәрнең угыллары: Ашкеназ, Рифат һәм Түгәрмә.
[4] Яванның угыл-нәселләре: Элиша, Таршиш һәм киттиләр белән доданиләр.
[5] Болар – үз телләрендә сөйләшеп, кабилә-кабилә булып, диңгез ярында үз җирләрендә яшәгән Яфет балаларыдыр.
[6] Хамның угыллары: Күш, Мисраим, Пут һәм Кәнган.
[7] Күшнең угыллары: Себа, Хавилә, Сабта, Рагма һәм Сабтеха. Рагманың угыллары: Шеба һәм Дедан.
[8] Күшнең Нәмруд исемле бер углы булды. Нәмруд җир йөзендә батырлыгы белән дан алды.
[9] Раббы хозурында ул кыю бер аучы иде. «Раббы хозурындагы Нәмруд кеби кыю аучы» дигән сүзләр шуннан килә.
[10] Әүвәлендә аның патшалыгы Шинар җирләрендәге Бабил, Әрех, Аккад һәм Кәлне шәһәрләрен үз эченә ала иде.
[11] Соңра, патшалыгы Ашшурга таба киңәеп, ул Ниневә, Рехобот-ир, Кәләх калаларын һәм Ниневә белән Кәләх арасында Ресен каласын төзеде. Ул бөек шәһәр иде.
[13] Мисраим – луди, ганәми, ләһаби, нәфтухи,
[14] патруси, кәслухи (пелештиләр шулардан чыккан) һәм кәфтуриләрнең нәселбашы булды.
[15] Кәнганнан туган беренче угыл Сидун булды, аннары – Хит. Ул шулай ук явүси, амори, гиргәши, хивви, аркый, сини, әрвади, семари һәм хаматиләрнең нәсел атасы булды. Бу ыруг-кабиләләр соңыннан төрлесе-төрле якта таралышып яшәделәр.
[19] Кәнганиләр яшәгән җирләрнең чикләре Сидуннан Герар аша Газага кадәр, аннан Сәдүм, Гамура, Адма һәм Сәбоим аша Лашага кадәр сузылган иде.
[20] Болар – үз телләрендә сөйләшеп, үз җирләрендә кабилә-кабилә булып яшәгән Хам балаларыдыр.
[21] Яфетның өлкән абыйсы Шемның да угыллары булды. Шем – бөтен Гыйбер угыллары нәселенең атасы иде.
[22] Шемның угыллары: Элам, Ашшур, Әрпәхшәд, Луд, Арам.
[23] Арамның угыллары: Утс, Хул, Гетер һәм Маш.
[24] Әрпәхшәднең Шелах исемле бер углы булды. Шелахтан Гыйбер туды.
[25] Гыйберның ике углы булды. Берсенең исеме Пелег иде. Чөнки Пелег яшәгән заманда җир йөзе бүленеп бетте. Пелегның кардәше Йоктан исемле иде.
[26] Йоктаннан Алмодад, Шелеф, Хатсармавет, Ярах,
[27] Һадорам, Узал, Дыйкла,
[28] Обал, Абимаил, Шеба,
[29] Офир, Хавилә һәм Йовав тудылар. Боларның һәммәсе – Йоктан угылларыдыр.
[30] Аларның тереклек иткән җирләре Мешадан көн чыгышы тарафында – Сефар тауларына кадәр сузылган мәйданны биләп тора иде.
[31] Болар – үз телләрендә сөйләшеп, үз җирләрендә кабилә-кабилә булып яшәгән Шем угылларыдыр.
[32] Туфаннан соң Нух угыллары нәселеннән чыккан һәм кавем-кабилә булып җир йөзенә сибелгән халыкларның нәсел шәҗәрәсе шушыдыр.