Skip to content
Opens in a new window

[1] Шул заманнарда булган хәлләр ки, Шинар патшасы Амрафел, Элласар патшасы Ариох, Элам патшасы Кедорлагомер һәм Гоим патшасы Тидал,

[2] дүртәүләп, Сәдүм патшасы Берага, Гамура патшасы Биршага, Адма патшасы Шинабка, Сәбоим патшасы Шемеберга һәм Бела, ягъни Согар патшасына каршы сугыш ачтылар.

[3] Бу соңгы биш патша бүгенге көндә Тозлы диңгез урнашкан Сиддим үзәнлегендә үзләренең сугышчан көчләрен берләштерделәр.

[4] Бу патшалар, унике ел Кедорлагомер патша кулы астында буйсынып яшәп, унөченче елында аңа каршы баш күтәргәннәр иде.

[5] Ундүртенче елда исә Кедорлагомер һәм аңа килеп кушылган патшалар Аштерот-Карнаимдә – рефаимнәрне, Һамда – зузимнәрне, Шаве-Кыръятаимдә – эмимнәрне,

[6] чүл кырыендагы Эл-Паранга кадәр сузылган Сәгыйрь таулыгы янында хориләрне тар-мар иттеләр.

[7] Аннан әйләнеп кайткач, Эн-Мишпатка, ягъни Кадышка юл тотып, амалыкыйларның бөтен җирләрен басып алдылар һәм шулай ук Хасесон-Тамарда яшәгән амориләрне тар-мар китерделәр.

[8] Һәм менә биш патша – Сәдүм патшасы, Гамура патшасы, Адма патшасы, Сәбоим патшасы һәм Бела, ягъни Согар патшасы, дүрт патшага – Элам патшасы Кедорлагомерга, Гоим патшасы Тидалга, Шинар патшасы Амрафелга һәм Элласар патшасы Ариохка каршы Сиддим үзәнлегендә сугышка керделәр.

[10] Сиддим үзәнлегендә сумала чокырлары бик күп иде. Сәдүм һәм Гамура патшалары качып киткәндә, адәмнәреннән кайберләре шул чокырларга егылып төшеп һәлак булдылар. Исән калганнары исә тауларга качты.

[11] Җиңүчеләр Сәдүм һәм Гамурада булган бар мөлкәтне, барлык азык-төлекне үзләре белән алып киттеләр.

[12] Ул вакытларда Сәдүмдә яшәгән Ибрам кардәше Лутны да бөтен малы-мөлкәте белән бергә алып киттеләр.

[13] Әсирлектән котылган берәү, килеп, гыйбри Ибрамга хәлне белгертте. Ул чакта Ибрам Эшкүлнең һәм Анерның кардәше янында – амори Мәмренең имәнлегендә яши иде. Болар Ибрам яклы кешеләр иде.

[14] Кардәше Лутның әсир төшүен ишеткәч, Ибрам, үзенең өендә туып үскән өч йөз дә унсигез кол адәмне коралландырып, дошман артыннан куа чыкты. Дан шәһәренә җиткәч,

[15] адәмнәрен төркем-төркем бүлеп, төнлә белән дошман өстенә һөҗүм ясады, аны, тар-мар итеп, Дәмәшкътән төньяктарак урнашкан Хоба дигән җиргә кадәр эзәрлекләде.

[16] Алып кителгән байлыкны, әсир хатыннарны һәм адәмнәрне кире кайтарды, кардәше Лутны әсирлектән коткарып, аның да бар мал-мөлкәтен үзенә кайтарып бирде.

[17] Кедорлагомерны һәм аның яклы патшаларны тар-мар итеп кайтып килгәндә, хәзер Патша үзәне дип йөртелгән Шаве җирендә Ибрамны Сәдүм патшасы каршылады.

[18] Аллаһы Тәгаләнең рухание булган Салим патшасы Мәлик-Садыйк та Ибрамны икмәк һәм шәраб белән каршы алды.

[19] Изгелек теләп әйтте: «Җирне-күкне бар иткән Аллаһы Тәгалә бәндәсе Ибрамны мөбарәк кылсын!

[20] Дошманнарыңны кулыңа тапшырган Аллаһы Тәгаләгә мактау-шөкерләр яусын!» Ибрам үзендә булган бар мал-мөлкәтнең уннан бер өлешен Мәлик-Садыйкка бүлеп бирде.

[21] Сәдүм патшасы Ибрамга: – Адәмнәрне миңа калдыр, мал-мөлкәтне үзеңә ал, – диде.

[22] Ләкин Ибрам Сәдүм патшасына әйтте: – Раббыга, җирне-күкне бар иткән Аллаһы Тәгаләгә кулымны күтәреп ант итәм:

[23] синеке булган мөлкәттән бер нәрсәне, хәтта җепне яки аяк киеме каешын да алмаячакмын. Син кемгәдер: «Мин Ибрамны баеттым!» – дип әйтерлек булмасын.

[24] Ләкин угланнар ашаган өлеш моңа керми. Шулай ук минем белән барган адәмнәр – Анер, Эшкүл һәм Мәмре – үз өлешләрен алсыннар.

Яратылыш — Chapters