[1] Берникадәр вакыттан соң Йосыфка: – Атаң авырый! – дигән хәбәр китерделәр. Йосыф, ике углы Менашше белән Эфраимны ияртеп, юлга чыкты.
[2] Ягъкубка да: – Углың Йосыф синең янга килә, – дип хәбәр ирештергәннәр иде. Исраил, бөтен ихтыяр көчен туплап, ятагына торып утырды.
[3] Йосыфка ул болай диде: – Мин Кәнганда, Луз шәһәрендә вакытта Кадир Алла, миңа күренеп, мине мөбарәк кылды,
[4] әйтте: «Мин синең нәселне үрчемле итәчәкмен, аны ишәйтәчәкмен, синең нәселеңнән күп халыклар тудырачакмын. Синнән соң бу җирләрне синең токымыңа мәңгелек милек итеп бирәчәкмен», – диде.
[5] Мин Мисырга күчеп килгәнгә кадәр, монда туган ике углың шулай ук минекеләр. Эфраим белән Менашше минем өчен, Рубин белән Шимун кебек үк, үз угылларымдыр.
[6] Инде алардан соң туачак балаларың синең үзеңнеке булыр. Әмма абыйлары мирасында аларның да өлешләре булачак.
[7] Мин Падданнан кайтып барганда, Кәнган өлкәсендә, Эфратага җитәрәк, юлда минем Рахиләм вафат булды. Мин аны шунда җирләдем. (Эфрата хәзер Бәйт-Лехем дип йөртелә.)
[8] Шулчак Исраил, Йосыфның угылларын абайлап: – Болар кемнәр? – дип сорады.
[9] Йосыф: – Болар – миңа Аллаһы насыйп иткән угылларым. Монда, Мисырда тудылар, – дип җавап бирде. – Аларны яныма якынрак китерче, – диде Исраил. – Мөбарәк кылып, үзләренә фатихамны әйтеп калыйм.
[10] Картлыктан Исраилнең күзләре зәгыйфьләнгән, ул бөтенләй диярлек күрми иде. Йосыф үз угылларын атасы янына якынрак китерде. Исраил үзенең оныкларын кочаклап үпте дә
[11] Йосыфка: – Мин инде синең йөзеңне күрә алырмын дип өмет тә итмәгән идем, ә Аллаһы, менә, синең балаларыңны да күрергә насыйп итте, – диде.
[12] Йосыф, атасының тезләреннән угылларын алып, Исраил каршында сәҗдәгә егылды һәм башын җиргә тигезде.
[13] Аннары кече углы Эфраимне уң кулыннан, өлкән углы Менашшены сул кулыннан җитәкләп, Исраил каршысына китереп бастырды. Угылларның кечесе Исраилнең сул кул ягына, өлкәне уң кул ягына туры килә иде.
[14] Әмма Исраил, кулларын алга таба чалыштырып сузып, уң кулын кече угылның башы өстенә, ә сулын өлкән угылның башы өстенә куйды.
[15] Аннары, Йосыфны мөбарәк кылып, болай диде: «Ата-бабаларым Ибраһим белән Исхак табынган Аллаһы, яратылышымнан бүгенгәчә мине әйдәп барган Аллаһы,
[16] мине бар явызлыклардан йолып-коткарып калган фәрештә, мөбарәк фатихаңны насыйп ит Син бу угланнарга! Минем исемем белән Ибраһим вә Исхак исемнәре дәвам итсен бу яшь угланнар исемендә! Җир йөзендә нәселләре ишәйгәннән-ишәйсен!»
[17] Исраил уң кулын Эфраимнең баш өстенә куйганны күргәч, Йосыф уңайсызланып китте. Атасының уң кулын ул, Эфраим башыннан алып, Менашшеның башы өстенә күчерергә теләде.
[18] – Әтием, алай түгел бит, – диде ул. – Менашше – беренче булып туган бала, уң кулыңны аның башына куй.
[19] Ләкин ата кеше килешмәде: – Беләм, углым, беләм, – диде. – Менашше да бөек бер халыкның нәсел атасына әйләнер, әмма энесе Эфраим аңардан бөегрәк булыр, аның нәселеннән күп халыклар мәйданга чыгар.
[20] Шул көнне Исраил яшьләрне мөбарәк кылып әйтте: «Киләчәктә үрнәк булыр исемегез Исраилдә: „Аллаһы сине Эфраим кебек, Менашше кебек итсен!“ – дип тәкрарлар исраилиләр, хәер-дога теләгәндә». Шулай дип, Исраил Эфраимне абыйсы Менашшедан өстенрәк куйды.
[21] Аннары, Йосыфка мөрәҗәгать итеп: – Инде мин үләм, – диде ул. – Әмма Аллаһы сезнең янда калачак. Ул сезне ата-бабаларыгыз туфрагына кире кайтарачак.
[22] Кардәшләреңнекеннән аермалы буларак, мин сиңа өстәмә таулы җир биләмәсе – Шәкемне калдырам, заманында мин аны амориләрдән ук-җәям һәм кылычым белән яулап алган идем.