Skip to content
Opens in a new window

[1] Җир йөзендә адәм балалары үрчегәннән-үрчеде, аларның кызлары туа башлады.

[2] Аллаһы угыллары, адәм кызларының чибәрлеген күреп, алар арасыннан үзләренә хатыннар сайлый торган булды.

[3] Раббы әйтте: – Кеше тәнендә Минем рухым-сулышым мәңгелек түгел, чөнки адәм баласы үлемледер, – диде. – Аның гомере йөз егерме ел белән чикләнер.

[4] Ул заманнарда һәм аннан соң да, бигрәк тә Аллаһы угылларының адәм кызларын хатынлыкка алып бала-чага үрчетеп яшәгән көннәрендә, җир йөзендә элек-электән шөһрәтле, көчле әзмәверләр бар иде.

[5] Раббы күрде ки, җир йөзендә адәм баласын азгынлык баскан, кешенең бөтен күңеле, уй-фикере һәрвакыт явызлыкта.

[6] Раббы кешене бар итүенә үкенде, бөтен йөрәге белән сызланды.

[7] Әйтте: – Дөньяга Үзем яраткан кешеләрне, хайваннарны, сөйрәлүче хәшәрәтләрне, күктәге кошларны – һәммәсен җир йөзеннән юк итәм, чөнки аларны яратуыма Мин үкенәм, – диде.

[8] Раббы күңеленә фәкать Нух кына хуш килде.

[9] Нухның яшәү рәвеше болайдыр: ул тугры, замандашлары арасында саф, Аллаһы юлында йөрүче кеше иде.

[10] Аның өч углы булды: Шем, Хам вә Яфет.

[11] Әмма Аллаһы хозурында җир йөзе бозылган, явызлыкка кереп баткан иде.

[12] Аллаһы җир йөзен күзеннән кичерде һәм һәр нәрсәнең тәмам бозылганын күрде, чөнки адәм балалары туры юлдан читкә тайпылганнар иде.

[13] Аллаһы Нухка әйтте: – Бөтен кешелек дөньясын юк итәчәкмен! – диде. – Чөнки кешеләр аркасында җир йөзе явызлык белән тулды.

[14] Гофәр агачыннан үзеңә көймә яса. Эчен-тышын сумалала, көймәнең эчендә бүлмәләр яса.

[15] Көймәнең зурлыгы болай булсын: озынлыгы өч йөз терсәк, киңлеге илле терсәк, биеклеге утыз терсәк.

[16] Көймәнең өске өлешендә бер терсәк киңлегендә ачыклык калдыр, ян ягыннан ишек куй. Эчен аскы, урта, өске катлы итеп яса.

[17] Шуннан соң Мин җир йөзен туфан суына батырачакмын, күк астындагы барлык җан ияләрен юк итәчәкмен. Җир йөзендә бернинди тереклек калмаячак.

[18] Әмма Мин синең белән килешү төзим. Угылларың, хатының, киленнәрең белән берлектә көймәгә кер.

[19] Исән калсыннар өчен, һәрбер токым җан иясеннән ата һәм ана җенесле берәр парны үзең белән көймәгә ал.

[20] Төрле токымдагы кошлар, хайваннар, җирдә сөйрәлүчеләр – һәр төрдән икешәр-икешәр булып – исән калу өчен, синең янга килерләр.

[21] Син исә, үзең һәм башкалар тукланыр өчен, төрлесеннән кирәк кадәр азык ал, аны яныңа тупла.

[22] Нух Аллаһының барлык боерыкларын җиренә җиткереп үтәде.

Яратылыш — Chapters