[1] Ибрам, хатыны һәм кул астындагы барлык мал-мөлкәте белән берлектә Мисырдан кузгалып, Нәгебкә карап юл тотты. Лут та аның белән иде.
[2] Ибрам мал-туарга һәм алтын-көмешкә бик бай иде.
[3] Бер урыннан икенче урынга күчә-күчә, ул Бәйт-Элгә кадәр барды, аннары Бәйт-Эл белән Гай арасында теге чакны үзе чатыр корган урынга килеп җитте.
[4] Шунда, элек үзе ясаган мәзбәх урынында, Раббысының исеменә дога багышлады.
[5] Ибрам белән бергә күчеп йөргән Лутның да чатырлары, мал-туары күп иде.
[6] Һәр икесенең мал-туары артык күп булганлыктан, алар бер җирдә сыешып яши алмыйлар иде.
[7] Ибрамның көтүчеләре белән Лутның көтүчеләре арасында әледән-әле низаглар чыга иде. (Ул заманнарда кәнганиләр белән фәризиләр дә шушы җирләрдә яшиләр иде.)
[8] Шулай бервакыт Ибрам Лутка әйтте: – Моннан соң минем белән синең арада, минем көтүчеләрем белән синең көтүчеләрең арасында низаг-бәхәскә урын калмасын, – диде. – Чөнки без кардәшләр.
[9] Бөтен җир йөзе синең күз алдыңда түгелмени?! Аерылып кит син миннән. Син сулга китсәң, мин уңга китәрмен. Син уңга китсәң, мин сулга китәрмен.
[10] Лут тирә-ягына күз ташлады. Сәдүм һәм Гамура шәһәрләре Раббы тарафыннан юк ителгәнгә кадәр, бөтен Үрдүн елгасы буйлары, Согар шәһәренә хәтле, тоташтан сугарылган – Раббы бакчасын яки мул сулы Мисыр җирләрен хәтерләтә иде.
[11] Лут үзенә нәкъ менә шул Үрдүн буендагы җирләрне сайлап алды һәм көн чыгышына карап юл тотты. Ибрам белән Лут әнә шулай бер-берсеннән аерылдылар.
[12] Ибрам Кәнган җирендә калды. Лут исә, Сәдүмгә кадәр җәелеп яткан тигезлектәге калалар тирәсенә җирләшеп, шунда чатырларын корды.
[13] Сәдүм халкы явыз холыклы һәм Раббы каршында бик тә гөнаһлы иде.
[14] Лут аерылып киткәннән соң, Раббы Ибрамга әйтте: – Торган җиреңнән, башыңны күтәреп, көн ягына, төн ягына, көн чыгышы һәм көн батышы якларына карашыңны юнәлт, – диде. –
[15] Күз карашың иңләп алган бу җирләрнең һәммәсен Мин сиңа һәм синең нәсел варисларыңа мәңгегә бирәм.
[16] Киләчәк буын кешеләреңне Мин туфрак комы санынча ишәйтәчәкмен. Кем дә кем туфрак комы бөртекләрен санап бетерә алса, шул кеше генә синең нәсел варисларыңның санын белә алыр.
[17] Торып бас та бу җирләрне аркылыга-буйга йөреп чык, чөнки Мин аларны сиңа бирәм.
[18] Ибрам, чатырын сүтеп, юлга чыкты һәм Хебрундагы Мәмре имәнлеге дигән җиргә барып төпләнде. Шунда Раббы хөрмәтенә мәзбәх корды.