[1] Эсауның, ягъни Эдомның нәсел шәҗәрәсе болайдыр.
[2] Эсау үзенә Кәнган җире кызларыннан хитти Элонның кызы Аданы, хивви Сибгоннан туган Анаһ кызы Оһолибаманы һәм
[3] Исмәгыйльнең кызы – Нәбаютның кыз кардәше Басематны хатын итеп алган иде.
[4] Ада Эсауга Элифазны тудырды, Басемат – Регуилне,
[5] Оһолибама – Игушны, Ягълам һәм Корахны тудырды. Эсауның Кәнган җирендә туган угыллары шулардыр.
[6] Эсау үзенең хатыннарын, угылларын, кызларын, өендәге бөтен адәмнәрне, терлек көтүләрен, Кәнган илендә туплаган бар мал-мөлкәтен алды да, кардәше Ягъкубтан аерылып, башка бер төбәккә күчеп китте.
[7] Аларның икесенең дә мал-мөлкәте шулкадәр зур иде ки, мондагы җәйләүләрдә көтү-көтү маллары өчен инде урын җитми, шуңа күрә алар берничек тә бергә сыешып яши алмыйлар иде.
[8] Эсау (ягъни Эдом) Сәгыйрь тавы буендагы җирләргә барып төпләнде.
[9] Сәгыйрь тавы буенда җирләшкән эдомиләрнең нәсел атасы булган Эсауның шәҗәрәсе түбәндәгечә.
[10] Эсау угылларының исемнәре: Эсауның хатыны Ададан туган углы Элифаз, Эсауның хатыны Басематтан туган углы Регуил.
[11] Элифазның угыллары: Теман, Омар, Сефо, Гәтәм һәм Кыназ.
[12] Тимна – Эсау углы Элифазның җариясе иде. Тимна Элифазга Амалыкны тудырды. Болар – Эсау хатыны Аданың оныкларыдыр.
[13] Регуилнең угыллары: Нахат, Зерах, Шамма һәм Мизза. Болар – Эсау хатыны Басематның оныкларыдыр.
[14] Сибгоннан туган Анаһ кызы Оһолибама Эсауга табып биргән угылларның исемнәре: Игуш, Ягълам һәм Корах.
[15] Эсау угылларының ыругбашлары: Эсауның өлкән углы Элифаз угылларыннан туган Теман, Омар, Сефо, Кыназ,
[16] Корах, Гәтәм, Амалык. Болар – Эдом илендә Элифаз нәселеннән туган ыругбашлары, Эсау хатыны Аданың оныкларыдыр.
[17] Эсау углы Регуилдән туган ыругбашлары: Нахат, Зерах, Шамма, Мизза. Болар – Эдом илендә Регуил нәселеннән чыккан ыругбашлары, Эсау хатыны Басематның оныкларыдыр.
[18] Эсау хатыны Оһолибама тудырган ыругбашлары: Игуш, Ягълам һәм Корах. Болар – Эсауның хатыныннан, Анаһ кызы Оһолибамадан туган ыругбашлары.
[19] Боларның һәммәсе – Эсау (ягъни Эдом) угыллары һәм алар нәселеннән чыккан ыругбашларыдыр.
[20] Шул ук җирләрдә яшәгән хори Сәгыйрьнең угыллары: Лотан, Шобал, Сибгон, Анаһ,
[21] Дишон, Эсер һәм Дишан. Болар – Эдом җирләрендә хориләрнең ыругбашлары булган Сәгыйрь угылларыдыр.
[22] Лотанның угыллары: Хори һәм Һемам. Тимна – Лотанның кыз кардәше иде.
[23] Шобалның угыллары: Алван, Манахат, Эвал, Шефу һәм Онам.
[24] Сибгонның угыллары: Аяһ һәм Анаһ. Атасы Сибгонның ишәкләрен көтүдә йөрткәндә, чүлдә кайнар су чыганаклары тапкан Анаһ шушы буладыр.
[25] Анаһның балалары: углы Дишон һәм кызы Оһолибама.
[26] Дишонның угыллары: Хемдан, Эшбан, Итран һәм Керан.
[27] Эсерның угыллары: Билһан, Загаван һәм Акан.
[28] Дишанның угыллары: Утс һәм Аран.
[29] Хориләрдән чыккан ыругбашлары шулар: Лотан, Шобал, Сибгон, Анаһ,
[30] Дишон, Эсер һәм Дишан. Болар – Сәгыйрь җирләрендә яшәгән хориләрнең ыругбашларыдыр.
[31] Исраил патшалары хакимлегенә кадәр Эдом җирләрендә хөкем сөргән патшалар:
[32] Бигур углы Бела Эдом илендә патша булып торды. Аның баш шәһәре Динһаба дип атала иде.
[33] Бела үлгәч, Босра шәһәреннән Зерах углы Йовав патша булды.
[34] Йовав үлгәч, Теман иленнән Хушам патша булды.
[35] Хушам үлгәч, Бедад углы Һадад патша булды (Мәаб кырларында мидьяниләрне ул тар-мар итте). Шәһәренең исеме Авит иде.
[36] Һадад үлгәч, Масрыкадан Самла патша булды.
[37] Самла үлгәч, елга буендагы Рехоботтан Шаул патша булды.
[38] Шаул үлгәч, Ахбор углы Багал-Ханан патша булды.
[39] Ахбор углы Багал-Ханан үлгәч, Һадар патша булды. Шәһәренең исеме Пагу иде. Һадарның хатыны – Ме-Заһабның кыз оныгы, Матредның кызы – Меһетабел исемле иде.
[40] Эсау нәселеннән чыккан һәм исемнәре белән кабиләләре, яшәгән җирләре аталган ыругбашлары болардыр: Тимна, Алва, Ятет,
[41] Оһолибама, Элаһ, Пинон,
[42] Кыназ, Теман, Мибсар,
[43] Мәгдиел һәм Ирам. Яшәгән җирләренә, биләмәләренә үзләренең исемнәрен биргән Эдом ыругбашлары менә шулардыр. Эдомиләрнең нәселбашы исә Эсаудыр.