Skip to content
Opens in a new window

[1] Бу вакыйгалардан соң бервакыт Мисыр патшасының шәрабчысы белән икмәкчесе үзләренең хуҗалары алдында гаепле булдылар.

[2] Шунлыктан фиргавеннең шул сарай хезмәтчеләренә – баш шәрабчы белән баш икмәкчегә – бик тә нык ачуы чыкты,

[3] һәм ул аларны сак астына алдырды: үзенең җансакчылар башлыгы өе карамагындагы, Йосыф яткан зинданга ябарга кушты.

[4] Җансакчылар башлыгы бу ике тоткынга хезмәт күрсәтү вазифасын Йосыфка йөкләде. Алар шулай берникадәр вакыт сак астында бергә булдылар.

[5] Мисыр патшасының зинданга ябылган әлеге шәрабчысы белән икмәкчесе һәр икесе бер төндә үзенә аерым мәгънәдәге төш күрделәр.

[6] Иртән Йосыф, алар янына кергәч, боларның бик нык аптырашка калуын күрде.

[7] Шуннан Йосыф үзенең хуҗасы Потифар өе зинданында үзе белән бергә тоткынлык кичерүче бу ике фиргавен сарае түрәсеннән: – Бүген сезнең нигә чырайларыгыз бик боек? – дип сорады.

[8] Алар әйттеләр: – Без төш күрдек, тик төшләребезне юраучы кеше генә юк, – диделәр. Йосыф: – Төш юрау Аллаһы иркендә түгелме?! – диде. – Миңа сөйләгезче!

[9] Баш шәрабчы күргән төшен Йосыфка сөйләп әйтте: – Төшемдә мин бер йөзем агачы күрдем.

[10] Аның өч ботагы бар иде. Агач үсеп чәчәк атты, аннары тәлгәш-тәлгәш җимешләр өлгерде.

[11] Мин фиргавеннең касәсен кулыма тотканмын имеш. Агачтан йөзем тәлгәшен алып касәгә сыктым да касәне фиргавенгә бирдем.

[12] Йосыф шәрабчының төшен юрап әйтте: – Төшеңнең тәгъбире болайдыр: өч ботак – өч көн ул;

[13] өч көннән фиргавен сине югары күтәрәчәк – элеккеге урыныңа кире кайтарачак. Электә фиргавеннең шәрабчысы булгандагы кебек, син янә фиргавен касәсен аның кулына биреп тора башлаячаксың.

[14] Тик сиңа бер үтенеч! Эшләрең җайлангач, мине дә хәтереңә төшер: игелек күрсәтеп, минем хакта фиргавенгә сүз җиткер һәм мине бу йорттан чыгарырга булыш.

[15] Мин – гыйбриләр иленнән урлап кителгән кеше! Мин бу илдә дә зинданга ябып куярдай бернинди яман эш эшләмәдем!

[16] Баш икмәкче, Йосыфның төшне яхшы юравын күреп, аңа: – Мин дә бер төш күрдем, – диде. – Баш түбәмә өсте-өстенә өч үрмә кәрзин куйганмын имеш.

[17] Иң өстәге кәрзиндә фиргавен өчен төрле нигъмәтләр, икмәкче пешергән ризыклар. Менә шул ризыкларны башым өстендәге кәрзиннән, чукып-чукып, кошлар алып китәләр иде.

[18] Йосыф икмәкчегә җавап биреп әйтте: – Төшнең тәгъбире болай: өч кәрзин – өч көн ул;

[19] өч көннән фиргавен сине дә югары күтәрәчәк – сине агачка асып куячак, күк кошлары исә, чукып-чукып, синең тәнеңдәге итне ашаячаклар.

[20] Өч көннән, үзенең туган көнендә, фиргавен барлык сарай түрәләре өчен зур мәҗлес җыйды һәм алар алдында баш шәрабчы белән баш икмәкчене югары күтәрде –

[21] баш шәрабчыны элекке урынына кайтарды, һәм ул әүвәлгечә фиргавен кулына касәсен биреп тора башлады,

[22] ә баш икмәкчене, Йосыф аларга юраганча, дарга асты.

[23] Йосыфның тик үзен генә хәтергә төшерүче булмады, баш шәрабчы аны тәмам оныткан иде.

Яратылыш — Chapters