[1] Аллаһы Ягъкубка әйтте: – Кузгал! Бәйт-Элгә китеп, шунда яшә! Туган кардәшең Эсаудан качып киткән чагында синең алда пәйда булган Аллаһы хөрмәтенә шунда мәзбәх яса! – диде.
[2] Ягъкуб, бөтен өй җәмәгатенә һәм янында булган барлык адәмнәргә мөрәҗәгать итеп: – Чит-ят илаһларыгызны ташлагыз! – диде. – Чистарынып, өс киемнәрегезне алыштырыгыз.
[3] Без кузгалабыз, Бәйт-Элгә китәбез. Бәлагә төшкән көннәремдә ярдәменнән калдырмаган һәм йөрер юлларымда һәрчак минем белән бергә булган Аллаһы хөрмәтенә Бәйт-Элдә мин мәзбәх корачакмын, – диде.
[4] Шуннан соң һәркайсы кулларында булган барлык чит-ят илаһларын, колак алкаларын Ягъкубка тапшырды. Ягъкуб исә аларны, Шәкем янындагы бер имән төбенә күмеп, күздән юк итте.
[5] Шулай итеп, алар юлга кузгалдылар. Бөтен тирә-яктагы шәһәрләрнең халкын Аллаһыдан курку биләп алган иде, шул сәбәпле Ягъкуб угылларын эзәрлекләүче булмады.
[6] Ягъкуб үзенең бөтен адәмнәре белән берлектә Кәнган җирендәге Луз шәһәренә, ягъни Бәйт-Элгә килде.
[7] Анда мәзбәх корып, бу урынга Эл-Бәйт-Эл дип исем кушты, чөнки туган кардәшеннән качып барган чагында, Аллаһы аңа нәкъ менә шушы урында күренгән иде.
[8] Рәбиканың сөт анасы Дебора вафат булгач, аны Бәйт-Элдән түбәндәрәк бер имән агачы төбенә күмделәр. Шул уңайдан бу агачка Аллон-Бахут дигән исем бирелде.
[9] Ягъкуб Паддан-Арамнан кайтканнан соң, Аллаһы, аның алдында янә бер күренеп, аңа мөбарәк фатихасын ирештерде,
[10] әйтте: – Моңарчы сине Ягъкуб дип атап йөрделәр, әмма бүгеннән синең исемең Исраил булыр, – диде. Шулай итеп, Аллаһы Ягъкубка Исраил дигән исем кушты.
[11] Аллаһы тагын болай диде: – Мин – Кадир Алламын! Үрчемле бул һәм ишәй! Мин синнән зур халык һәм тагын күп халыклар тудырачакмын – син күп патшаларның нәсел атасы булачаксың.
[12] Мин Ибраһим белән Исхакка биргән җирләрнең һәммәсен сиңа һәм синнән соңгы нәсел варисларыңа бирәчәкмен.
[13] Шулай дип, Аллаһы Ягъкуб белән сөйләшеп торган урыннан күккә ашты.
[14] Ягъкуб исә Аллаһының сүзләрен ишеткән бу урынга таштан бер һәйкәл куйды һәм аның өстенә шәраб белән зәйтүн мае койды.
[15] Ягъкуб Аллаһы аның белән сөйләшкән бу урынга Бәйт-Эл дип исем кушты.
[16] Аннары алар, Бәйт-Элдән күчеп, ары киттеләр. Эфрата җиренә җитәрәк, юлда Рахиләнең тулгагы башланды. Баланы ул бик авыр тапты.
[17] Тулгак газабын кичергәндә, кендек әбисе аңа әйтте: – Курыкма, тагын бер углың булыр, – диде.
[18] Әмма Рахилә инде үлем түшәгендә иде. Җаны чыгып барганда, ул үзенең дөньяга яңа килгән углына Бенони дип исем кушты. Ләкин атасы аның исемен Беньямингә алыштырды.
[19] Рахилә шулай вафат булып, аны Эфратага, ягъни Бәйт-Лехемгә бара торган юл буена җирләделәр.
[20] Ягъкуб Рахиләнең каберенә таш һәйкәл куйды, һәм ул һәйкәл ташы әле бүген дә шунда тора.
[21] Исраил бу урыннан янә күчте һәм Мигдал-Эдер аръягындагы җирләрдә чатыр корып яши башлады.
[22] Ул шунда яшәгән заманда, Исраилнең углы Рубин атасының җариясе Билһа белән якынлык кылды. Исраил бу хәлне ишетеп белде. Ягъкубның унике углы бар иде.
[23] Лиядән туган угыллары: иң өлкәне Рубин, аннан соң Шимун, Леви, Яһүдә, Исәсхәр һәм Зәбулун.
[24] Рахиләдән туган угыллары: Йосыф белән Беньямин.
[25] Рахиләнең җариясе Билһадан туган угыллары: Дан белән Нәптали.
[26] Лиянең җариясе Зилпәдән туган угыллары: Гәд, Ашер. Ягъкубның Паддан-Арамда чакта туган угыллары шулардыр.
[27] Ягъкуб кайчандыр үзенең бабасы Ибраһим һәм хәзер атасы Исхак яшәгән җирләргә – бүгенге көндә Хебрун дип йөртелгән Кыръят-Арба янындагы Мәмрегә, атасы Исхак янына әйләнеп кайтты.
[28] Исхак йөз дә сиксән ел яшәде.
[29] Картаеп, тормышта барысын татып-кичереп, ул соңгы сулышын алды, җан тәслим кылып, үзенең ата-бабалары белән кушылды. Угыллары Эсау белән Ягъкуб аны дәфен кылдылар.