Skip to content
Opens in a new window

[1] Аллаһы Нухны һәм аның угылларын мөбарәк кылып әйтте: – Үрчегез, ишәегез, җир йөзен тутырыгыз! – диде. –

[2] Җирдәге хайваннар, күктәге кошлар, җир өстендә сөйрәлүче барлык хәшәрәтләр, диңгездәге балыклар – һәммәсе сездән куркып-калтырап торсыннар. Барысын да сезнең хөкемгә тапшырам.

[3] Җирдә хәрәкәт иткән һәрбер җанлы нәрсә, яшел чирәм кебек үк, сезнең өчен ризык булыр; аларның һәммәсен сезгә бирәм.

[4] Әмма канлы итне, ягъни җаны бар итне ашамагыз!

[5] Сезнең җаныгыз яшерелгән үз каныгыз түгелсә дә, гаеплене Мин җавапка тартачакмын. Һәр хайваннан хисап алачакмын. Кешенең җанына кул сузган һәр бәндәдән үч алачакмын.

[6] Кеше канын койган адәмнең үз каны да кеше кулыннан коелыр. Чөнки кешене Аллаһы Үз сурәтендә яратты.

[7] Үрчегез, ишәегез; җир йөзенә сибелеп, артканнан-арта барыгыз!

[8] Нухка һәм аның угылларына Аллаһы болай диде:

[9] – Менә, Мин сезнең белән һәм сездән соң туачак нәсел-нәсәбегез, шулай ук сезнең янда булган барлык җан ияләре – кошлар, терлекләр, кыргый хайваннар һәм көймәдән чыкканнарның барчасы белән килешү төзим.

[11] Минем бу килешүем буенча, моннан соң бернинди җан иясе дә туфан суларында һәлак булмаячак, җир йөзен суга батырган туфан бүтән беркайчан да кабатланмаячак.

[12] Аллаһы Үзенең сүзен дәвам итте: – Минем белән сезнең арада, Минем белән сездән соңгы нәсел-нәсәбегез, һәрбер җан иясе арасында – Минем белән җир арасында төзелгән килешүемнең мәңгелек галәмәте итеп, Мин болыттан җиргә таба салават күпере сузам.

[14] Җир йөзенә яңгыр болыты җибәреп, болыттан җиргә таба салават күпере сузылуга,

[15] Мин сезнең белән, барлык җан ияләре белән ике арада төзелгән килешүемне хәтеремә төшерермен һәм терек дөньяны юк итәрдәй туфан сулары ташуына беркайчан да юл куймам.

[16] Болыттан җиргә таба сузылган салават күпере калкуга, Мин, аны күреп, җир йөзендәге барлык җан ияләре белән төзегән мәңгелек килешүемне хәтергә төшерәчәкмен.

[17] Аллаһы Нухка: – Минем белән җир йөзендәге барлык терек җан ияләре арасында төзелгән килешүемнең галәмәте менә шулдыр, – диде.

[18] Нухның көймәдән чыккан өч углының исемнәре Шем, Хам вә Яфет булып, Хам дигәне Кәнганга ата тиешле иде.

[19] Кешелек дөньясы, шушы өч угылдан яралып, бөтен җир өстенә таралган иде.

[20] Нух, җир эшкәртә башлап, әүвәл йөзем агачлары утыртты.

[21] Беркөнне, шәраб эчеп исергәч, ул үзенең чатырында шәп-шәрә килеш йокларга ятты.

[22] Хам, Кәнганның атасы, үз әтисенең шәп-шәрә йоклап ятуын күреп, чатырдан чыкты да моны ике туганына сөйләде.

[23] Шем белән Яфет, өс киеменнән нәрсәләрнедер иңбашларына салып, арт белән чигенә-чигенә чатыр эченә керделәр дә әтиләренең өстенә яптылар. Арт белән чигенеп кергәнлектән, алар Нухның шәрә икәнлеген күрмәделәр.

[24] Нух, шәрабтан айнып, йокысыннан уянгач, кече углының ни эшләгәнен белде дә әйтте: «Ләгънәт төшсен Кәнганга, колларның колы булсын кардәшләренә!»

[26] Аннары өстәде: «Мөбарәк булсын Шемның Раббы Алласы, Кәнган исә Шемга кол булсын!

[27] Аллаһы Яфетка киңлек бирсен; Шемның чатырларында яшәсен, Кәнган исә Яфетка кол булсын!»

[28] Туфаннан соң Нух тагын өч йөз дә илле ел яшәде.

[29] Нух барлыгы тугыз йөз дә илле ел яшәп вафат булды.

Яратылыш — Chapters