Skip to content
Opens in a new window

[1] Йосыф, күңелендә ташыган уй-хисләрдән үз-үзен тыя алмыйча, янында басып торган чит кешеләргә: – Чыгып китегез моннан! – дип кычкырды. Шунлыктан, үзен кардәшләренә танытканда, аның янында читләрдән инде бер кеше дә юк иде.

[2] Ул каты тавыш белән елап җибәрде, аның елаган тавышын хәтта мисырлылар да ишеттеләр, хәбәре исә шундук фиргавен йортына да барып җитте.

[3] – Мин – Йосыф! – дип белдерде ул кардәшләренә. – Әтием исән-саумы? Ләкин кардәшләре авыз ачып сүз әйтә алмадылар, чөнки алар тәмам аптырап калганнар иде.

[4] – Миңа якынрак килегез, – диде Йосыф. Кардәшләре якынлашкач: – Сезнең тарафтан Мисырга сатылган Йосыф мин! – дип өстәде. –

[5] Ләкин мине монда сатып җибәрүегез өчен хәсрәт чигеп, үкенеп газапланмагыз. Чөнки сез инсаннарның гомерләрен саклап калу өчен, Аллаһы мине монда сездән алданрак күндерде.

[6] Җир йөзендә инде менә ике ел кытлык хөкем сөрә. Алда тагы биш елы бар. Ул биш ел эчендә чәчү дә, уру да булмаячак.

[7] Аллаһы сезнең нәсел-токымнарыгызны җир йөзендә калдырыр өчен һәм җаннарыгызны бөек афәттән йолып алыр өчен, алдан ук күндерде мине монда!

[8] Димәк, мине монда җибәрүче сез түгел, ә Аллаһыдыр! Аллаһы мине монда фиргавенгә киңәшче ата, аның бөтен ил-йорты белән идарә итүче хуҗа, бөтен Мисыр мәмләкәте җирләренә хөкемдар итеп кылды!

[9] Тизрәк атам янына кайтыгыз да аңа: «Углың Йосыф болай диде: „Аллаһы мине бөтен Мисыр мәмләкәте җирләренә хөкемдар кылды; вакытны сузмыйча, яныма килеп җит!

[10] Син Гөшен җирләрендә яшәрсең; үзең дә, угылларың да, угылларыңның балалары да, мал-туар көтүләрең һәм кул астындагы бар нәрсәң минем янәшәмдә булырсыз.

[11] Йортың-гаиләң бөлмәсен өчен, мин барысын эшләрмен, сине монда карап-ризыкландырып торырмын. Чөнки әле тагын биш ел кытлык дәвам итәчәк“», – диегез.

[12] Барыгыз алдында, энем Беньяминнең күз алдында сезгә мин әйткән, минем авызымнан чыккан сүзләр бу!

[13] Атама сез минем Мисырда нинди шөһрәт казануымны, үзегез күргәннәрнең бөтенесен сөйләп бирегез һәм атамны тизрәк монда алып килегез!

[14] Шулай дип, Йосыф энесе Беньяминнең муенына сарылып елап җибәрде. Беньямин дә, күз яшьләрен агызган хәлдә, абыйсына сарылды.

[15] Йосыф, егълый-егълый, кардәшләренең һәрберсен кочагына алып үпте. Соңра кардәшләре аның белән әңгәмә корып җибәрделәр.

[16] Йосыф янына кардәшләре килү хәбәре фиргавен сараена да барып җиткән иде. Фиргавен үзе һәм сарай хезмәтчеләре бу хәбәрне хуш күреп кабул иттеләр.

[17] Фиргавен Йосыфка болай диде: – Кардәшләреңә әйт, болай эшләсеннәр: йөк хайваннарына кирәк нәрсәләрен төясеннәр дә Кәнганга таба юл алсыннар.

[18] Анда барып, атагызны һәм сезнең бөтен гаиләгезне алып, монда минем янга кире әйләнеп килсеннәр. Мин сезгә Мисырның иң яхшы җирләреннән урын бирермен. Туфрагы каймактай җирләрнең җимешләрен ашап яшәрсез.

[19] Сиңа әмерем шул, аларга сүземне ирештер: балаларыгыз, хатыннарыгыз өчен Мисырдан арбалар алып китсеннәр, аннары атагыз белән берлектә монда әйләнеп килсеннәр!

[20] Күзләре төшкән һәр әйберне алырга кызыкмасыннар, чөнки Мисырда яхшы ни-нәрсә бар, һәммәсе аларныкы булыр.

[21] Исраилнең угыллары нәкъ шулай эшләргә булдылар. Фиргавеннең әмерен үтәп, Йосыф үзенең кардәшләренә арбалар бирде, юл өчен җитәрлек азык-төлек белән тәэмин итте.

[22] Һәркайсына, алыштырып кияр өчен, бер кат кием бирде, Беньямингә исә, биш кат алмаш киемнән тыш, өч йөз көмеш тә өстәде.

[23] Шулай ук Йосыф, атасына дип, Мисырның иң затлы әйберләрен төягән ун ата ишәк һәм юл хаҗәтләре өчен икмәк, азык-төлек төягән ун ана ишәк күндерде.

[24] Кардәшләрен озатканда, Йосыф аларга: – Юлда гауга чыгармагыз! – дип калды.

[25] Йосыфның кардәшләре шулай, Мисырны калдырып, Кәнган җиренә, аталары Ягъкуб янына әйләнеп кайттылар.

[26] Ягъкубка: – Йосыф исән! – дип белдерделәр. – Ул хәзер бөтен Мисыр мәмләкәтенең хөкемдары! – диделәр. Ягъкуб тораташтай катып калган иде, угылларының сүзләренә аның ышанасы килмәде.

[27] Угыллары аңа, Йосыфның бөтен әйткән сүзләрен кабатлап, аңлатырга тырыштылар. Бары шуннан соң һәм, үзен Мисырга алып китәр өчен, Йосыф җибәргән арбаларны күргәч кенә, аталары Ягъкубка җан керде.

[28] – Булды, тәмам! – диде Ягъкуб. – Углым Йосыф исән! Әҗәлем килгәнче, мин аны барып күрәчәкмен әле!

Яратылыш — Chapters