[1] Ягъкуб исә үзенең юлын дәвам иттерде һәм Аллаһының фәрештәләре белән очрашты.
[2] Аларны күргәч, Ягъкуб: – Болар – Аллаһының гаскәре! – дип, бу урынга Маханаим дип исем кушты.
[3] Ягъкуб Сәгыйрь җирләрендә, Эдом өлкәсендә яшәгән бертуганы Эсауга алдан ук хәбәрчеләр күндерде.
[4] Аларга боерык биреп әйтте: – Әфәндем Эсауга хәбәремне җиткерегез: «Мин менә, аның колы Ягъкуб, бүгенгә кадәр вакытлыча Лабан янында яшәдем.
[5] Вак терлек көтүләрем, үгезләрем, ишәкләрем, кол хезмәтчеләрем һәм асрауларым бар; үзем турында бу хәбәрне ирештерүем белән мин синең, Эсау әфәндемнең, ягымлы карашыңны күрергә өмет итәм», – дип әйтте диегез.
[6] Хәбәрчеләр, әйләнеп кайтып, Ягъкубка: – Кардәшең Эсау янында булдык. Ул сине каршыларга юлга чыкты, үзе белән дүрт йөз кешесе бар, – дип белдерделәр.
[7] Ягъкуб бик нык курыкты һәм каушап калды. Ул үз кул астында булган барлык кешеләрне, вак һәм эре терлек көтүен, дөяләрне ике аерым төркемгә бүлде.
[8] Һәм әйтте: – Эсау бер төркеменә һөҗүм итеп пыран-заран китерсә дә, һич югы төркемнең икенчесе исән калыр, – диде.
[9] Аннары Аллаһыга ялварып дога кылды: – И бабам Ибраһимның, атам Исхакның Раббы Алласы! Син: «Туган җиреңә, кардәшләрең янына кайт, Мин сиңа игелек кылырмын!» – дип вәгъдә бирдең.
[10] Колыңа кылган мәрхәмәтеңә, күрсәткән тугрылыгыңа лаек түгелмен. Үрдүн елгасын кичкәндә, юл таягымнан башка минем бернәрсәм дә юк иде; инде менә ике зур туплам байлыгым бар.
[11] Ялварамын: туган кардәшемнең кулыннан, Эсау кулыннан коткар мине! Килеп, мине дә, балаларым белән аналарын да үтереп ташламагае дип куркам.
[12] Син бит миңа: «Сиңа игелек кылачакмын, нәселеңне диңгездәге бихисап ком бөртекләре санынча ишәйтәчәкмен», – дип вәгъдә бирдең.
[13] Ягъкуб шушы урында төн кунды һәм, туган кардәше Эсауга бүләк итеп бирү өчен,
[14] үзендәге мал-туардан ике йөз кәҗә һәм егерме кәҗә тәкәсе, ике йөз сарык һәм егерме сарык тәкәсе,
[15] колыннары белән берлектә утыз баш савым дөя, кырык баш сыер, ун үгез, егерме ана ишәк һәм ун ата ишәкне аерып алды.
[16] Аерып алган шул терлек көтүләрен кол хезмәтчеләре карамагына тапшырып, аларга: – Бер-берегездән ара калдырып, үз көтүләрегез белән миннән алда юлга чыгыгыз, – дип боерды.
[17] Иң алдан баручыга болай дип әмер бирде: – Кардәшем Эсау белән очрашкач, ул: «Хуҗаң кем? Кая юл тотасың? Бу терлек көтүе кемнеке?» – дип сораса,
[18] әйт: «Колың Ягъкубныкы, – диген. – Ул моны әфәндесе Эсауга бүләк итеп җибәрде, үзе дә арттан килә», – диген.
[19] Икенче, өченче һәм башка терлек төркемнәрен әйдәп баручыларга да Ягъкуб шулай эшләргә – Эсау белән очрашкач, аңа шул ук сүзләр белән җавап бирергә кушты;
[20] «Безнең арттан колың Ягъкуб та килә», – дип әйтегез, диде. «Алдан бүләкләр җибәреп, Эсауның күңелендә миһербанлык уятырмын, үзе белән очрашкач, ул мине, бәлки, кабул итәр», – дип уйлады Ягъкуб.
[21] Шул рәвешчә, бүләккә дигән маллар алдан китте. Ягъкуб исә бу төнне туктаулыкта кунарга калды.
[22] Шул төнне ул, торып, ике хатынын, ике җариясен һәм унбер углын ияртеп, Яббок ермагының сай җиреннән ерып, аргы якка чыкты.
[23] Аларны аргы якка чыгарганнан соң, кул астындагы бар мал-мөлкәтне дә шунда күчерде.
[24] Бу як ярда Ягъкуб берьялгызы калды. Шул төнне таң атканчыга кадәр ниндидер адәм аның белән көрәшеп чыкты.
[25] Көрәшкәндә, үзенең җиңә алмавын күреп, шул адәми зат Ягъкубның бот буынын каймыктырды.
[26] Шунда әйтте: – Инде таң атты, җибәр мине! – диде. Ягъкуб: – Юк, җибәрмим! Иң элек син миңа мөбарәк фатихаңны бир, – диде.
[27] Адәми зат: – Исемең ничек? – дип сорады. – Ягъкуб, – дип җавап бирде Ягъкуб.
[28] Адәми зат: – Моннан соң синең исемең Ягъкуб түгел, ә Исраил булыр, – диде. – Чөнки син, Аллаһы һәм кешеләр белән көрәшеп, җиңүче булдың.
[29] Ягъкуб сорау биреп әйтте: – Исемең кем соң синең? – диде. Адәми зат: – Исемем нәрсәгә сиңа, ник сорап торасың? – дип, Ягъкубка мөбарәк фатихасын бирде.
[30] «Монда мин Аллаһы белән йөзгә-йөз очраштым, җаным исән калды», – дип, Ягъкуб бу урынга Пенуил дип исем кушты.
[31] Ягъкуб Пенуил яныннан узып киткәндә, кояш чыккан иде инде. Бот буыны каймыкканга, ул бер аягына аксап атлады.
[32] (Адәми зат Ягъкубның бот буынын каймыктыру сәбәпле, Исраил балалары хайван ботындагы сеңерле итне бүгенгәчә ашамыйлар.)