[1] Әүвәл Аллаһы күкне һәм җирне яратты.
[2] Җир йөзе әле сурәтсез, буп-буш – төпсез упкын, караңгылык эченә чумган; Аллаһының рухы-сулышы сулар өстендә гизә иде.
[3] Аллаһы: – Яктылык булсын! – дип боерды, һәм яктылык булды.
[4] Аллаһы яктылыкның яхшы булуын күрде һәм аны караңгылыктан аерды.
[5] Яктылыкны «көн» дип, караңгылыкны «төн» дип атады. Кич булды, иртә булды – бер көн кичте.
[6] Аллаһы: – Суларның уртасында бер гөмбәз булсын, суларны бер-берсеннән аерсын! – дип боерды.
[7] Нәкъ шулай булды: Аллаһы гөмбәзне яратты. Гөмбәз астындагы суларны гөмбәз өстендәге сулардан аерды.
[8] Аллаһы гөмбәзне «күк» дип атады. Кич булды, иртә булды – икенче көн кичте.
[9] Аллаһы: – Күк астындагы сулар бер урынга җыелсын да, коры туфраклы ялан калкып чыксын! – дип боерды, һәм нәкъ шулай булды.
[10] Аллаһы коры туфрак яланын «җир» дип, җыелган суларны «диңгез» дип атады. Аллаһы боларның яхшы булуын күрде.
[11] Аллаһы: – Туфрактан яшеллекләр үсеп чыксын, төренә күрә орлык бирә торган төрле үләннәр, җимешендә үз төренең орлыгын өлгертә торган җимеш агачлары үссен! – дип боерды, һәм нәкъ шулай булды.
[12] Җир өстендә яшеллекләр, төренә күрә орлык бирә торган үләннәр, җимешендә үз төренең орлыгын өлгертә торган җимеш агачлары үсеп чыкты. Аллаһы моның яхшы булуын күрде.
[13] Кич булды, иртә булды – өченче көн кичте.
[14] Аллаһы: – Күк гөмбәзендә җир йөзен яктырта торган, көнне төннән аера торган яктырткычлар булсын! – дип боерды. – Алар вакыт, ел фасылы һәм көн исәбе галәмәтләрен күрсәтеп торсыннар. Һәм нәкъ шулай булды.
[16] Аллаһы ике бөек күк җисемен – зурысы көн белән, кечесе төн белән идарә итүче яктырткычларны һәм йолдызларны яратты.
[17] Җир йөзен яктыртып, көн вә төн белән идарә итсеннәр һәм яктылыкны караңгылыктан аерып торсыннар өчен, Аллаһы аларны күк гөмбәзенә урнаштырды. Һәм моның яхшы булуын күрде.
[19] Кич булды, иртә булды – дүртенче көн кичте.
[20] Аллаһы: – Сулар терек җан ияләре белән тулып ашсын, җир йөзе өстендә һәм күк гөмбәзе астында кошлар очып йөрсен! – дип боерды.
[21] Һәм Аллаһы зур диңгез җанварларын, төрләренә карап суда кайнашкан барлык җан ияләрен, барлык төр очар кошларны яратты. Моның яхшы булуын күрде.
[22] Аллаһы аларга Үзенең фатихасын бирде: – Үрчегез, ишәегез, диңгез суларын тутырыгыз, җир йөзендә кош-корт үрчегәннән-үрчесен! – диде.
[23] Кич булды, иртә булды – бишенче көн кичте.
[24] Аллаһы: – Җир йөзе үзендә төрле токымдагы җан ияләрен – кыргый хайваннарны, терлек һәм хәшәрәтләрне булдырсын! – дип боерды. Һәм нәкъ шулай булды.
[25] Аллаһы җир йөзендә төрле токымдагы җан ияләрен – кыргый хайваннарны, терлек һәм хәшәрәтләрне яратты. Моның яхшы булуын күрде.
[26] Аллаһы: – Кешене Үз сурәтебездә, Үзебезгә охшатып яратачакбыз, – диде. – Кеше диңгездәге балыклар, күктәге кошлар, җирдәге хайваннар – җирдә хәрәкәт итүче барлык тереклек һәм хәшәрәтләр өстеннән, җир йөзе өстеннән хакимлек итсен!
[27] Шулай итеп, Аллаһы кешене Үз сурәтендә, Аллаһыга охшатып яратты. Кешеләрне ир-ат һәм хатын-кыз итеп яратты.
[28] Аларга фатихасын бирде: – Үрчегез, ишәегез! – диде. – Җир йөзен тутырыгыз, аны буйсындырыгыз; диңгездәге балыкларга, күктәге кошларга, җир йөзендә хәрәкәт иткән барлык җан ияләренә хуҗа булыгыз!
[29] Аллаһы әйтте: – Менә, туфракта орлыктан үсә торган һәрбер үләнне, җимешендә орлыгы өлгерә торган һәрбер җимеш агачын сезгә тапшырам: алар сезгә ризык булсын! – диде. –
[30] Җир йөзендәге һәрбер хайванга, күктәге һәрбер кошка, үзендә тереклек сулышын тойган һәрбер җанварга азык итеп яшел үлән насыйп итәм. Һәм нәкъ шулай булды.
[31] Аллаһы Үзе яраткан нәрсәләрне күздән кичерде һәм, менә, һәр нәрсәнең гаять яхшы икәнлеген күрде. Кич булды, иртә булды – алтынчы көн кичте.