Skip to content
Opens in a new window

[1] Ибрам туксан тугыз яшьтә чагында, аның хозурында янә Раббы күренеп: – Мин – Кадир Алламын! – диде. – Минем юлымда йөр һәм кимчелексез бул!

[2] Синең белән төзегән килешүне үтәп, Мин сине бик тә, бик тә үрчемле итәчәкмен.

[3] Ибрам, сәҗдәгә китеп, йөзе белән җиргә орынды. Аллаһы Үзенең сүзен дәвам иттерде:

[4] – Менә, синең белән төзегән килешүем шулдыр: син бик күп халыкларның нәсел атасы булачаксың!

[5] Моннан соң синең исемең дә Ибрам түгел, ә Ибраһим булыр. Чөнки Мин сине күп халыкларның нәсел атасы итәчәкмен.

[6] Син бик тә үрчемле нәселнең башы булырсың, нәселеңнең тармакларыннан күп халыклар туар, патшалар чыгар.

[7] Килешүемне Мин сиңа һәм синең токымыңа мәңгегә күндерәм. Мин – синең һәм токымыңның Алласымын.

[8] Син горбәттә гизеп йөргән шушы Кәнган җирләрен Мин сиңа һәм синең токымыңа мәңгелек милек итеп бирермен, Мин аларның барысының да Алласы булырмын.

[9] Аллаһы Ибрамга: – Син һәм синең токымың Минем килешүемә тугры булыгыз! – диде. –

[10] Синең һәм токымың белән төзелгән килешүемнең шарты шулдыр: арагыздагы ир затларның барысы да сөннәткә утыртылырга тиеш!

[11] Сөннәтле булыгыз, сөннәтле булу Минем белән сезнең арада төзелгән килешүемнең галәмәте итеп каралыр.

[12] Арагызда өйдә туганнар да, чит ыругтан акчага сатып алынганнар да – һәрбер ир бала тумышының сигезенче көнендә сөннәткә утыртылсын!

[13] Сезнең өегездә туган яки акчага сатып алынган һәр ир баланың сөннәткә катгый утыртылуы – бәдәнегездәге менә шул тамга – Минем килешүемнең мәңгелек билгесе булыр.

[14] Сөннәткә утыртылмаган һәр ир заты үз халкыннан киселеп калыр, чөнки ул Минем килешүемне бозган буладыр.

[15] Аллаһы Ибраһимга: – Хатының Сараяга да бүтән Сарая дип дәшмә, – диде. – Моннан соң аның исеме Сара булыр.

[16] Мин аны мөбарәк кылам. Аңардан синең бер углың туар. Хатыныңны шулкадәр мөбарәк кылам ки, ул күп халык-кавемнәрнең анасы булыр, аның нәсел варислары арасыннан патшалар чыгар.

[17] Ибраһим, сәҗдәгә китеп, йөзе белән җиргә орынды һәм көлеп куйды. Эченнән: «Йөз яшьлек кеше ничек инде бала таптыра алсын?! – диде. – Туксан яшьлек Сарага да ничек бала тудырмак кирәк?!»

[18] Һәм Ибраһим Аллаһыга әйтте: – Синең хозурыңда һич югы Исмәгыйлем исән-имин булса иде! – диде.

[19] Аллаһы исә: – Нәкъ менә хатының Сара сиңа угыл табып бирер, – диде. – Аңа син Исхак дип исем кушарсың. Мин аның белән һәм аның аша токымы белән килешүемне мәңгегә беркетеп куячакмын.

[20] Исмәгыйльгә килгәндә, Мин сине ишеттем. Аны мөбарәк кылып, нәселен бик үрчемле, бик ишле итәчәкмен. Аңардан унике идарәче туар, нәселеннән бөек халык барлыкка килер.

[21] Әмма килешүемне Мин Исхак белән – киләсе елда нәкъ шушы вакытта хатының Сарадан туачак углың белән беркетеп куячакмын.

[22] Шулай дип, Аллаһы сүздән туктады һәм, Ибраһимнан аерылып, күккә ашты.

[23] Ибраһим исә углы Исмәгыйльне һәм кул астындагы барлык ир затын – өендә туганнарны да, акчага сатып алынганнарны да җыеп, Аллаһы кушканча, шул көнне сөннәткә утыртты.

[24] Сөннәткә утыртылганда, Ибраһим туксан тугыз яшендә иде.

[25] Ә углы Исмәгыйль, сөннәткә утыртылганда, унөч яшьтә иде.

[26] Ибраһим да, углы Исмәгыйль дә бер үк көнне сөннәтле булдылар.

[27] Ибраһим өендәге барлык ир заты – шунда туганнар да, чит ыругтан сатып алынганнар да Ибраһим белән бергә сөннәт иясе булдылар.

Яратылыш — Chapters