Skip to content
Opens in a new window

[1] Ибраһим инде олы яшьләрдә, бик картайган иде. Раббы аны бөтен яктан мөбарәк кылган иде.

[2] Ибраһим үз өендәге бөтен нәрсә белән идарә итүче иң өлкән кол хезмәтчесен чакырып әйтте: – Углым Исхакка араларында мин яши торган Кәнган халкы кызларыннан хатын алдырма! Кулыңны минем ботыма куй да күк вә җирне бар иткән Раббы Алла каршысында шул хакта ант ит! – диде. –

[4] Син минем туган җиремә, үз халкым иленә барып, углым Исхакка хатынны шуннан алып кайт!

[5] Кол хезмәтче Ибраһимнан: – Бәлкем, андагы кыз минем белән бергә монда килергә теләмәс? Ул чакта мин синең углыңны шунда, син туган җиргә озатып җибәрергә тиешме? – дип сорады.

[6] – Сак бул, углымны анда җибәрмә! – дип җавап бирде Ибраһим. –

[7] Мине атам йортыннан, туган җиремнән алып чыккан, «Бу җирләрне нәсел варисларыңа бирәм!» дип, миңа ант-карарын ирештергән Раббы, күкләрнең Алласы, синнән алда анда Үзенең фәрештәсен күндерер, һәм син минем углыма хатынны шул илдән алып кайтырсың.

[8] Әгәр дә инде кәләш кыз синең белән монда килергә теләмәсә, син миңа биргән әлеге антыңнан азат булырсың; тик углымны гына анда җибәрмә.

[9] Кол хезмәтче, хуҗасы Ибраһимның ботына кулын куеп, шул хакта аңа ант итте.

[10] Аннан соң, хуҗасының дөя көтүеннән ун дөя алып, юлга чыкты. Аның кулында шулай ук хуҗасы биргән төрле кыйммәтле әйберләр бар иде. Ул Арам-Наһараимгә, анда Нахор яшәгән шәһәргә карап юл тотты.

[11] Барып җиткәч, кичкырын, шәһәр читендәге бер кое янында дөяләрен туктатты. Хатын-кыз халкының коега су алырга килә торган вакыты иде бу.

[12] Мосафир адәм: – Йа Раббы, хуҗам Ибраһимның Алласы, ялварамын: минем хуҗам Ибраһим әфәндегә мәрхәмәтеңне күрсәт, мине аның теләгәне белән очраштыр! – диде. –

[13] Менә мин кое янында басып торам, шәһәр кешеләренең кызлары хәзер монда су алырга килерләр.

[14] Шуларның берсенә: «Кая, чүлмәгеңне янтайта төш әле, су эчимче», – дип мин әйткәч, ул: «Эч-эч, мин синең дөяләреңә дә эчәргә су бирермен», – дисә, Исхак колыңа Син насыйп иткән хатын менә шул булыр. Шуннан мин Синең хуҗам әфәндегә нинди мәрхәмәтле булуыңны белермен.

[15] Мосафир адәм үзалдына шулай укынып торган арада, кое юлында Рәбика күренде. Ибраһим энесе Нахорның Милкәдән туган углы Бетуил кызы иде бу. Рәбика иңбашына су чүлмәге күтәргән иде.

[16] Рәбика төскә-биткә чибәр, әле ир күрмәгән гыйффәтле кыз иде. Ул, түбән төшеп, чүлмәгенә су чумырып алды да өскә күтәрелде.

[17] Мосафир адәм, кыз каршысына йөгереп килеп: – Кая, чүлмәгеңнән бераз су эчимче, – диде.

[18] Кыз: – Эч, әфәндем, – дип, чүлмәген иңбашыннан кулына алып, мосафирга эчәргә бирде.

[19] Мосафир адәм эчеп туйгач, кыз: – Коедан ташып, мин синең дөяләреңә дә суны туйганчы эчерим әле, – дип өстәде.

[20] Һәм чүлмәгендә калган суны колашага бушатты да, янәдән су алып килергә дип, коега таба ашыкты. Шул рәвешчә, барлык дөяләргә су ташып эчертте.

[21] Мосафир адәм, үзенең бу сәфәре Раббының ихтыяры белән эшләнгәнме-юкмы икәнен аңларга теләгәндәй, кызга дәшмичә уйланып карап торды.

[22] Дөяләр су эчеп туйгач, кызга бирер өчен, мосафир адәм ярты шәкыл авырлыгында алтын борын алкасы һәм ун шәкыл авырлыгында ике данә алтын кул беләзеге чыгарды.

[23] Һәм сорады: – Әйт әле: кем кызы син? Атаң өендә, төн кунып чыгар өчен, безгә урын булмасмы икән? – диде.

[24] – Мин Нахорның Милкәдән туган углы Бетуилнең кызы буламын, – дип җавап бирде кыз.

[25] Аннан өстәп әйтте: – Бездә салам һәм мал азыгы җитәрлек. Төн кунар өчен, урын да булыр, – диде.

[26] Мосафир адәм, җиргә кадәр башын иеп, Раббыга шөкрана кылды.

[27] Һәм әйтте: «Минем хуҗам Ибраһим әфәнденең Раббы Алласына мактау булсын! Ул минем хуҗамны Үзенең мәрхәмәтеннән мәхрүм итмәде, аңа тугры калды! Раббы мине туры юл белән хуҗамның кардәше яшәгән йортка китереп җиткерде», – диде.

[28] Рәбика йөгерә-чаба анасының өенә кайтты да барлык бу хәлләрне сөйләп бирде.

[29] Рәбиканың Лабан исемле бертуган кардәше бар иде. Лабан тиз генә өйдән чыкты да, мосафирны күрергә дип, кое янына ашыкты.

[30] Сеңелесе кулындагы беләзекләр белән алканы күргәч, һәм сеңелесе аңа мосафирның әйткән сүзләрен ирештергәч, Лабанның бу кешене күрәсе килде. Инде менә ул кеше дөяләре белән бергә кое янында басып тора.

[31] Лабан мосафирга әйтте: – И Раббының мөбарәк бәндәсе, ник син шәһәр читендә басып торасың, әйдә, түрдән уз, – диде. – Мин синең өчен өй һәм дөяләрең өчен урын әзерләп куйдым.

[32] Мосафир адәм өйгә керде. Лабан, дөяләрне тугарып, аларга салам һәм азык бирде, мосафирга һәм аның янындагы кешеләргә аяк юар өчен су китерде.

[33] Ашарга тәкъдим ителгәч, мосафир әйтте: – Ни өчен килгәнемне аңлатмыйча, ашарга утырмаячакмын, – диде. Аңа: – Алайса, аңлат, – диделәр.

[34] Мосафир сөйли башлады: – Мин – Ибраһимның кол хезмәтчесемен, – диде. –

[35] Раббы минем хуҗам әфәндене мөбарәк кылды, аны олуг мал-мөлкәт иясе итте: аңа эре һәм вак терлек, алтын-көмеш, кол ир вә кол хатын-кызлар, дөя һәм ишәкләр бирде.

[36] Хуҗамның хатыны Сара картайган көнендә хуҗам әфәндегә бер угыл тудырган иде, инде менә хуҗам үзенең бар булган байлыгын шул углына васыять итте.

[37] Хуҗам мине ант иттереп кисәтте: «Үзем яшәгән Кәнган җиреннән углыма хатын алдырма!

[38] Атам йортына, кардәшләрем янына бар, углыма хатынны шул җирдән алып кайт!» – дип боерды.

[39] Мин хуҗам әфәндедән: «Бәлкем, андагы кыз минем белән монда килергә теләмәс?» – дип сорадым.

[40] Хуҗам миңа әйтте: «Мин Раббы хозурындагы кешемен, Ул, синең сәфәреңне уңышлы итәр өчен, барасы юлыңа алдан Үзенең фәрештәсен күндерер, – диде. – Углыма хатынны син минем ата-бабам йортыннан, кардәшләрем арасыннан алып кайт.

[41] Кардәшләрем янына барып та, алар сиңа кыз биреп җибәрүдән баш тартсалар, ул чакта син миңа биргән антыңнан азат булырсың», – диде.

[42] Бүген кое янына килеп туктагач, мин дога багышладым: «Йа Раббы, хуҗам әфәнде Ибраһимның Алласы! Минем юлымны уңышлы кыл! – дидем. –

[43] Менә мин кое янында басып торам. Кызлардан кем дә кем су алырга килсә, аңардан, чүлмәгеңнән бераз су эчимче, дип сорыйм.

[44] Әгәр ул, үзең дә эч, дөяләреңә дә су алып килеп эчерермен, дип әйтсә, хуҗамның углына Раббы насыйп иткән хатын шул кыз булыр».

[45] Күңелемдәге шул догалы уйларымны уйлап та бетермәдем, шулчак иңбашына су чүлмәге күтәргән Рәбика күренде, чыганак янына килде дә, түбән төшеп, су чумырып алды. Шуннан мин: «Миңа эчәргә су бирче», – дип сорадым.

[46] Ул, шундук иңбашыннан чүлмәген төшереп: «Эч! Дөяләреңә дә эчәргә бирермен», – диде. Мин эчтем; аннан Рәбика дөяләремә дә су алып килеп эчерде.

[47] Мин аңардан: «Кем кызы син?» – дип сорадым. Ул әйтте: «Нахорның Милкәдән туган углы Бетуилнең кызы буламын». Шуннан мин аңа борын алкасы һәм беләзекләр бирдем.

[48] Шуннан соң, җиргә кадәр башымны иеп, Раббыга шөкрана кылдым, хуҗамның углына бертуган кардәшенең кыз оныгын алып кайту өчен, миңа туры юл күрсәткән хуҗам әфәнде Ибраһимның Раббы Алласына күңелемнән догаларымны багышладым.

[49] Инде сез, хуҗам әфәндегә мәрхәмәтле булып, аңа тугрылык сакларга телисез икән, ачык итеп әйтегез. Теләмәгән очракта да әйтегез. Миңа уңга әллә сулга борылыргамы?

[50] Лабан белән Бетуил җавап биреп әйттеләр: – Раббыдан иңгән эш бу, – диделәр. – Моны без сиңа яхшы эш дип тә, яман эш дип тә әйтә алмыйбыз.

[51] Әнә Рәбика каршыңда тора. Ал да кит. Раббы боерганча, хуҗа әфәндеңнең углына хатын булып барсын.

[52] Бу сүзләрне ишеткәч, Ибраһимның кол хезмәтчесе, җиргә кадәр башын иеп, Раббыга хөрмәтен белдерде.

[53] Аннары ул Рәбикага көмеш һәм алтын бизәнү нәрсәләре, өс киемнәре чыгарып бирде, шулай ук кызның абыйсына һәм анасына да затлы әйберләрдән бүләкләр өләште.

[54] Соңра янындагы адәмнәре белән бергә ашады-эчте, бергә төн кунды. Иртәгесен торгач, кол хезмәтче: – Инде миңа әфәндем хозурына кайтып китәргә рөхсәт итегез, – диде.

[55] Әмма кызның анасы белән абыйсы әйттеләр: – Бераз гына, бер ун көн генә булса да кыз безнең янда калсын, аннары алып китәрсең, – диделәр.

[56] – Мине тоткарламагыз, – диде кол хезмәтче. – Чөнки минем юлымны Раббы уңышлы итте. Зинһар, җибәрегез, мин хуҗам әфәнде хозурына кайтыйм.

[57] Алар әйттеләр: – Кызны чакырыйк та сорыйк, ул ни дияр бит?

[58] Рәбиканы чакырып: – Син бу кеше белән китәргә ризамы? – дип сорадылар. Кыз: – Риза, – дип җавап бирде.

[59] Шулай итеп, сеңелләре Рәбикага, аның даясына, Ибраһимның кол хезмәтчесенә һәм аның адәмнәренә китәргә рөхсәт ителде.

[60] Рәбикага фатиха биреп, әйттеләр: «И кыз кардәшебез! Меңнәрчә мең кешенең анасы бул син, дошманнарыңның йорт-җирләрен варисларың үзләренә милек итсен!»

[61] Рәбика һәм асрау кызлар, юл хәстәрен күреп, дөяләргә менеп утырдылар да кузгалып киттеләр. Кол хезмәтче Рәбиканы әнә шулай үзе белән алып китте.

[62] Исхак исә Беер-Лахай-Роидан кайткан, ул инде Нәгеб җирендә яши иде.

[63] Шулай булды ки, беркөнне кичкә таба, уйларына батып, кырда йөргәндә, Исхак башын күтәреп карады һәм якынлашып килүче дөяләрне күрде.

[64] Рәбика да, Исхакны күреп, дөя өстеннән җиргә төште.

[65] Кол адәмнән: – Кыр буйлап безнең каршыбызга килүче кеше кем ул? – дип сорады. – Ул минем хуҗам әфәнде, – дип җавап бирде кол. Рәбика шундук бөркәнчеге белән йөзен каплады.

[66] Кол адәм үзе башкарган эшләрне түкми-чәчми Исхакка сөйләп бирде.

[67] Әнисе Сараның чатырына алып, Исхак Рәбикага өйләнде, аны хатыны итте. Рәбиканы ул сөеп-яратып яшәде. Әнисен юксынып хәсрәт чиккән Исхак өчен ул бер юаныч булды.

Яратылыш — Chapters