[1] Раббы Ибрамга әйтте: – Торган җиреңне, туганнарыңны, атаң йортын калдыр, Мин күрсәтәчәк җиргә күчеп кит! – диде. –
[2] Синнән Мин бөек халык тудырачакмын, сине мөбарәк кылачакмын, исемеңне шөһрәтле итәчәкмен; син фатиха-бәрәкәт иясе булачаксың.
[3] Сиңа изгелек теләгәннәргә Мин изгелек эшләячәкмен, сине каһәрләгәннәргә ләгънәтемне яудырачакмын. Җир йөзендәге халыкларның һәммәсе синең аша фатиха алачак.
[4] Ибрам, Раббысы боерганча, юлга чыкты. Лут та аның белән китте. Хараннан чыгып киткән вакытында, Ибрамга җитмеш биш яшь иде.
[5] Хатыны Сарая һәм бертуган энесенең углы Лут белән бергә Ибрам, Харанда туплаган бар мал-мөлкәтен алып һәм кул астындагы барлык хезмәтчеләрен ияртеп, юлга чыкты һәм Кәнганга барып җитте.
[6] Ул, илне буйга кичеп, Шәкемдәге Мөре имәнлеге дигән җиргә килеп туктады. Ул заманда анда кәнганиләр яши иде.
[7] Раббы, Ибрамның каршысында пәйда булып: – Менә бу җирләрне Мин синең токымыңа бирәм, – диде. Раббысы пәйда булган төшкә Ибрам мәзбәх ясады.
[8] Аннары, бу урыннан янә кузгалып, Бәйт-Элдән көн чыгышы тарафындагы тауга таба юнәлде һәм, Бәйт-Элне үзеннән көнбатыш якта, ә Гайны көнчыгыш якта калдырып, ике уртага чатыр корды; мәзбәх ясады, Раббысының исеменә дога багышлады.
[9] Аннан Ибрам тагын кузгалды, юлын көньякка карап дәвам иттерде.
[10] Ибрам тукталган җирләрдә ачлык хөкем сөрә иде. Ачлык көчәйгәннән-көчәя барганлыктан, Ибрам, вакытлыча яшәр өчен дип, Мисырга юл тотты.
[11] Мисыр җиренә җитәрәк, хатыны Сараяга әйтте: – Синең гүзәл кыяфәтле хатын икәнеңне беләм, – диде. –
[12] Сине күргәч, мисырлылар, бу аның хатыныдыр, дип, мине үтерерләр, ә сине исән калдырырлар.
[13] Мисырлыларның миңа карашлары яхшы булуын һәм синең хакка минем исән калуымны теләсәң, син аларга, минем абыем ул, дип әйт.
[14] Чыннан да, Мисыр җиренә аяк баскач, мисырлылар Ибрам хатынының бик гүзәл икәнлеген күреп алдылар.
[15] Фиргавеннең сарай түрәләре дә, хатынны күреп, аның гүзәллеге турында фиргавенгә җиткерделәр. Шуннан соң Сараяны фиргавен ханәсенә алдылар.
[16] Хатыны аркасында Ибрамга караш яхшы булды. Вак һәм эре терлектән мал-туары, качыр, ишәк, дөяләре күп булды, өендә кол ир вә кол хатын-кызлар тотты.
[17] Ләкин Ибрамның хатыны Сарая аркасында Раббы фиргавенне һәм сарай җәмәгатен зур фаҗигаләргә дучар итте.
[18] Фиргавен Ибрамны үз каршына чакыртып әйтте: – Син мине нишләттең? – диде. – Ник син Сараяны, минем хатыным ул, дип әйтмәдең,
[19] сеңелем, дип әйттең? Мин бит аңа чак кына өйләнми калдым. Ә ул синең үз хатының икән. Хатыныңны ал да илдән чыгып кит!
[20] Фиргавен үз адәмнәренә үзенең Ибрам хакындагы карарын ирештерде. Бу карар буенча, хатыны һәм кул астындагы барлык мал-мөлкәте белән берлектә Ибрам Мисырдан сөрелде.