[1] Адәмнең нәсел шәҗәрәсе түбәндәгечә. Кешене яратканда, Аллаһы аны Үзенә охшаш итеп яратты.
[2] Кешеләрне ир-ат һәм хатын-кыз итеп яратты һәм мөбарәк кылды. Яраткан көнендә аларга «адәм» дип исем бирде.
[3] Адәмгә йөз дә утыз яшь булганда, аның үз сурәтендә, үзенә охшаган бер углы туды. Аңа Шет дип исем кушты.
[4] Шет туганнан соң, Адәм тагын сигез йөз ел гомер итте. Башка угыллары һәм кызлары булды.
[5] Адәм барлыгы тугыз йөз дә утыз ел яшәп вафат булды.
[6] Шетка йөз дә биш яшь булганда, углы Энош туды.
[7] Энош туганнан соң, Шет тагын сигез йөз дә җиде ел гомер итте. Башка угыллары, кызлары булды.
[8] Шет барлыгы тугыз йөз дә унике ел яшәп вафат булды.
[9] Эношка туксан яшь булганда, углы Кынан туды.
[10] Кынан туганнан соң, Энош тагын сигез йөз дә унбиш ел гомер итте. Башка угыллары, кызлары булды.
[11] Энош барлыгы тугыз йөз дә биш ел яшәп вафат булды.
[12] Кынанга җитмеш яшь булганда, углы Маһалалел туды.
[13] Маһалалел туганнан соң, Кынан тагын сигез йөз дә кырык ел гомер итте. Башка угыллары, кызлары булды.
[14] Кынан барлыгы тугыз йөз дә ун ел яшәп вафат булды.
[15] Маһалалелгә алтмыш биш яшь булганда, углы Еред туды.
[16] Еред туганнан соң, Маһалалел тагын сигез йөз дә утыз ел гомер итте. Башка угыллары, кызлары булды.
[17] Маһалалел барлыгы сигез йөз дә туксан биш ел яшәп вафат булды.
[18] Ередка йөз дә алтмыш ике яшь булганда, углы Ханох туды.
[19] Ханох туганнан соң, Еред тагын сигез йөз ел гомер итте. Башка угыллары, кызлары булды.
[20] Еред барлыгы тугыз йөз дә алтмыш ике ел яшәп вафат булды.
[21] Ханохка алтмыш биш яшь булганда, углы Мәтушелах туды.
[22] Мәтушелах туганнан соң, Ханох тагын өч йөз ел Аллаһы юлында йөрде. Башка угыллары, кызлары булды.
[23] Ханох барлыгы өч йөз дә алтмыш биш ел гомер итте,
[24] Аллаһы юлында йөрде, соңра күздән югалды, чөнки Аллаһы аны Үз янына алган иде.
[25] Мәтушелахка йөз дә сиксән җиде яшь булганда, углы Ләмех туды.
[26] Ләмех туганнан соң, Мәтушелах тагын җиде йөз дә сиксән ике ел гомер итте. Башка угыллары, кызлары булды.
[27] Мәтушелах барлыгы тугыз йөз дә алтмыш тугыз ел яшәп вафат булды.
[28] Ләмехка йөз дә сиксән ике яшь булганда, аның да углы туды.
[29] «Раббы ләгънәтләгән бу туфракны эшкәртеп, кулларыбыз хезмәттән талчыккан вакытларда юатучыбыз булыр», – дип, Ләмех үзенең углына Нух дип исем кушты.
[30] Нух туганнан соң, Ләмех тагын биш йөз дә туксан биш ел гомер итте. Башка угыллары, кызлары булды.
[31] Ләмех барлыгы җиде йөз дә җитмеш җиде ел яшәп вафат булды.
[32] Биш йөз ел гомер кичергәннән соң, Нухның Шем, Хам вә Яфет исемле угыллары туды.