Skip to content
Opens in a new window

[1] Көндезге челлә бер вакытта Мәмре имәнлегендәге үзенең чатыры ишеге төбендә утырган Ибраһимның алдында янә Раббы пәйда булды.

[2] Ибраһим, башын күтәреп, күзләрен йөртте һәм каршысында өч ир басып торганын күрде. Күргәч тә, чатыр ишеге төбендәге урыныннан җәһәт торып, тегеләрнең каршыларына ашыкты һәм, башын җиргә кадәр иеп:

[3] – И хуҗа әфәндем! Әгәр күңелеңә хуш килсәм, колың яныннан читләтеп үтмә, – диде. –

[4] Бераз су китереп, аякларыгызны юарлар; шушы агач күләгәсендә ял итеп алыгыз.

[5] Ә мин ашарыгызга икмәк алып килермен, йөрәкләрегезгә дәрман булыр, сез – мин колыгызның кунакларыдыр. Аннан юлыгызны дәвам итәрсез. Юлчы адәмнәр: – Ярый, шулай эшлә, әйткәнеңчә булсын, – диделәр.

[6] Ибраһим чатырга таба – Сарасы янына ашыкты. Аңа: – Өч үлчәм сыйфатлы оннан тиз генә камыр куй да төче икмәк пешер, – диде.

[7] Аннан үзе сыер көтүенә таба китте, симез-көр һәм яхшы бер бозауны сайлап алып, хезмәтчесенә тапшырды. Хезмәтче адәм ашыга-ашыга бозау итеннән табын ашы әзерләде.

[8] Әзерләнгән азыкны Ибраһим сөт һәм май белән берлектә кунаклар алдына табынга китереп куйды. Кунаклар ашаганда, үзе аларның яннарында агач күләгәсендә басып торды.

[9] Кунаклар Ибраһимнан: – Хатының Сара кайда соң? – дип сорадылар. Ибраһим: – Ул монда, чатыр эчендә, – дип җавап бирде.

[10] Кунаклардан берсе әйтте: – Киләсе елны нәкъ шушы вакытта яныңа кабат киләчәкмен, – диде. – Ул вакытны инде хатының Сараның бер углы булыр. Ә Сара арткы якта, чатыр ишеге ышыгында, моның сүзләрен ишетеп торды.

[11] Ибраһим белән Сара картайганнар, инде олы яшьтә иделәр. Сарада күрем килү гадәте тукталган иде.

[12] Сара үзалдына көлеп: «Картлык көнемдә кая инде миңа андый бәхет-юаныч насыйп булсын?! – дип уйлады. – Хуҗам-әфәндем дә андый яшьтән узган».

[13] Раббы Ибраһимнан: – Сара ни өчен: «Картлык көнемдә кая инде миңа бала табу?!» – дип көлеп җибәрде? – дип сорады. –

[14] Раббы өчен мөмкин булмаган нәрсә бармыни?! Киләсе елны билгеләнгән вакытка Мин синең яныңа әйләнеп килгәндә Сараның бер углы булыр.

[15] Сара куркып калган иде. Ул: – Мин көлмәдем, – дип акланып маташты. Әмма Раббы әйтте: – Юк, көлдең, – диде.

[16] Кунаклар, урыннарыннан торып, Сәдүмгә таба юл алдылар. Ибраһим аларны озата китте.

[17] Раббы әйтте: «Эшләргә җыенган эшемне нигә Миңа Ибраһимнан яшерергә?! – диде. –

[18] Ибраһим нәселеннән һичшиксез бөек һәм куәтле халык яралачак һәм җир йөзендәге халыкларның һәммәсе аның аша фатиха алачак.

[19] Үзенең угылларына һәм өй җәмәгатенә Раббы юлын күндерсен дип, аларны тугры һәм гадел булырга өйрәтсен дип, һәм аңа биргән вәгъдәмне үтәр өчен, Ибраһимны сайладым Мин».

[20] Ахырда Раббы әйтте: – Сәдүм белән Гамура явызлыкка баткан, гөнаһлары бик авырдыр.

[21] Шунда иңеп, Миңа килеп ирешкәннең дөресме-түгелме, гөнаһлары бармы-юкмы икәнен беләчәкмен.

[22] Юлчылар, кузгалып китеп, Сәдүмгә таба юнәлделәр. Әмма Ибраһим Раббының хозурында калды.

[23] Ибраһим, Аңа якынлашып: – Син тәкъваны да яман белән бергә юк итәрсеңме? – дип сорады. –

[24] Бәлки, бу шәһәрдә илле тәкъва кеше бардыр. Шул илле тәкъвага мәрхәмәт күрсәтмичә, алар яшәгән җирне юк итәрсеңмени?

[25] Мондый эш Синнән ерак торсын. Яманны да, тәкъваны да бер тиң күреп, тәкъваны яман кеше белән бергә һәлак итүең мөмкин түгел! Бөтен дөньяның Хөкемчесе мондый гаделсезлеккә юл куймас!

[26] Раббы әйтте: – Әгәр Сәдүм шәһәрендә тәкъва илле адәм табылса, Мин бу урынны исән-имин калдырачакмын, – диде.

[27] Ибраһим: – Менә мин, туфрак вә көл бер адәм, Син Хуҗа-Хакимем белән сөйләшеп сүз әйтергә җөрьәт итәм, – диде. –

[28] Бәлки, тәкъвалар иллегә тулып җитмәс, биш кешегә кимрәк булыр. Шул биш кешегә ким булган өчен, бөтен шәһәрне харап итәрсеңме? Раббы: – Әгәр анда кырык биш тәкъва кешене тапсам, шәһәрне харап итмәячәкмен, – дип җавап бирде.

[29] Ибраһим янә сорады: – Әгәр кырык кына кеше булса? Раббы: – Кырык кына кеше булганда да, харап итмәячәкмен, – диде.

[30] Ибраһим: – Һаман үз сүзен сөйли дип ачуланма, Хуҗа-Хакимем: бәлки анда утыз гына тәкъва кеше табылыр? – дип сорады. Раббы: – Утыз гына кеше булса да, андый эшне эшләмәячәкмен, – диде.

[31] – Инде менә янә Син Хуҗа-Хакимемнән сорарга җөрьәт итәм, – диде Ибраһим. – Әгәр анда егерме генә тәкъва кеше табылса? Раббы: – Егерме генә кеше булганда да, шәһәрне харап итмәячәкмен, – дип җавап бирде.

[32] – Тагын бер мәртәбә авыз ачып сүз әйткәнем өчен ачуланма, Хуҗа-Хакимем, – диде Ибраһим. – Бәлкем, анда тәкъвалардан ун гына кеше табылыр? Раббы: – Унау гына булганда да, шәһәрне юк итмәячәкмен, – диде.

[33] Шулай дип, Раббы Ибраһим белән әңгәмәсен тәмамлады да китеп барды. Ибраһим да чатырына кире кайтты.

Яратылыш — Chapters