[1] Лиянең Ягъкубка тудырып биргән кызы Динә беркөнне, җирле халык кызларын күрергә дип, шәһәргә чыкты.
[2] Төбәкнең хакиме хивви Хамурның углы Шәкем, кызга күзе төшеп, аны көчләп алып китте дә намусын таптады.
[3] Ягъкубның кызы Динә егетнең күңелен яулап, Шәкем аңа тәмам гашыйк булган иде. Шуңа күрә ул кызга ягымлы мөгамәлә күрсәтергә тырышты.
[4] Атасы Хамурга исә: – Бу кызны миңа хатынлыкка алып бир! – дип ялынды.
[5] Ягъкуб, кызы Динәнең мәсхәрә ителүен ишетсә дә, үзенең угыллары терлек көтүе белән утлауда булганлыктан, алар кайтканчы, бу хакта бер сүз дә дәшмәде.
[6] Шулай беркөнне Шәкемнең атасы Хамур, киңәш-табыш итәргә дип, Ягъкуб янына килде.
[7] Ягъкубның угыллары, хәлне ишетүгә үк, утлаудан кайттылар. Алар нәфрәт белән тәмам ярсыганнар иде. Чөнки Ягъкуб кызының намусын таптау Исраилне мәсхәрә итү белән бер – моңа юл куярга һич тә ярамый иде.
[8] Хамур аларга болай диде: – Углым Шәкем бөтен җаны-тәне белән сезнең кызыгызга гашыйк. Зинһар, аны углыма хатынлыкка бирегез.
[9] Туганлашыйк шулай. Кызларыгызны безнең егетләргә кияүгә бирегез, безнең кызларны үзегезгә килен итеп алыгыз.
[10] Шулай бергәләшеп тату яшик. Җирләребез сезнең күз алдыгызда, шунда теләгән шөгыль-эшегезне эшләп, җирләр биләп яши бирегез.
[11] Шәкем дә Динәнең атасына һәм агаларына әйтте: – Әгәр күңелегезгә хуш килсәм, мин сезгә теләгән нәрсәгезне бирергә әзермен, – диде. –
[12] Иң зур мәһәр һәм бүләк сорасагыз да, мин барысына риза, тик кызыгызны гына миңа хатынлыкка бирегез.
[13] Ягъкубның угыллары, сеңелләре Динәнең намусын таптаган Шәкемгә һәм аның атасы Хамурга хәйләле төстә җавап биреп:
[14] – Булмас эш бу! Кызыбызны сөннәтсез кешегә кияүгә бирә алмыйбыз, – диделәр. – Бу безнең өчен хурлык булыр иде.
[15] Әгәр без куйган шартка разый булсагыз, ягъни сезнең барлык ир затларыгыз безнең кебек үк сөннәткә утыртылган булса,
[16] менә шул чакны гына без кызларыбызны сезләргә бирербез, ә сез үз кызларыгызны безләргә бирерсез, шулай сезнең белән бер халык булып яши башларбыз.
[17] Инде безнең белән килешмисез, сөннәтле булырга теләмисез икән, ул чакны без кызыбызны алабыз да моннан китеп барабыз.
[18] Мондый сүзләр Хамурның күңеленә дә, углы Шәкемнең күңеленә дә хуш килде.
[19] Атасы гаиләсендә иң абруйлы кеше булган Шәкем әлеге шартны кичектерми гамәлгә ашырды, чөнки ул Ягъкубның кызына гашыйк иде.
[20] Хамур белән углы Шәкем, үзләренең шәһәр капкасы янына халыкны җыеп, аларга болай дип мөрәҗәгать иттеләр:
[21] – Бу адәмнәр – безнең белән дустанә мөнәсәбәт яклылар; илебездә җирләшеп, үз эш-шөгыльләре белән яши бирсеннәр. Аларның күз алдында күпме җирләр җәйрәп ята! Кызларын хатын итеп үзебезгә алыйк, кызларыбызны аларның егетләренә кияүгә бирик.
[22] Ләкин монда җирләшеп калыр һәм безнең белән бер халык булып яшәр өчен, алар шундый шарт куялар: бездәге барлык ир заты аларның үзләре кебек үк сөннәтле булырга тиеш.
[23] Аларның көтү-көтү маллары, хайваннары, бөтен мал-мөлкәте безнеке булмасмыни?! Ризалык кына бирик, алар безнең белән бергә яши башлаячаклар.
[24] Шәһәр капкасы янына җыелган һәркем Хамур белән аның углы Шәкем әйткән сүзләрне кабул итте – барлык ир заты бердәм төстә сөннәткә утыртылды.
[25] Шулай булды ки, сөннәткә утыртылганнарның сырхаулы өченче көнендә Ягъкубның ике углы, Динәнең агалары Шимун белән Леви, һәркайсы кулына кылыч алып, көтмәгәндә шәһәргә бәреп керделәр һәм барлык ир затларын суеп чыктылар.
[26] Хамур белән аның углы Шәкемне дә кылычтан кичерделәр һәм өйләреннән Динәне алып кайтып киттеләр.
[27] Аннан соң Ягъкубның угыллары, суеш урынына кире кайтып, шәһәр буйлап өйләрне талап йөрделәр, намусы тапталган Динә өчен шәһәр эчендәге һәм утлаулардагы барлык эре һәм вак терлекне, ишәкләрне үзләренә алдылар.
[29] Бөтен мал-туарны алдылар, бала-чаганы, хатыннарны әсир иттеләр, өйләрдә булган бар нәрсәне талап чыктылар.
[30] Ягъкуб үзенең угыллары Шимун белән Левигә әйтте: – Сез бу җирләрдә яшәгән кәнганиләр белән фәризиләрнең барчасын миңа дошман ясадыгыз, башыма бәла тудырдыгыз! – диде. – Минем үз кешеләрем аз, шуңа күрә алар, миңа каршы тупланып, мине гаиләм-йортым белән юк итәчәкләр.
[31] Шимун белән Леви: – Ә сеңелебезне фахишә кыздай мыскыл итү ярый идемени?! – дип җавап бирделәр.