Skip to content
Opens in a new window

[1] Шулай булды ки, бу вакыйгалардан соң Аллаһы Ибраһимны сынап карарга теләде һәм аңа: – Ибраһим! – дип өн салды. – Мин тыңлыйм! – дип җавап бирде Ибраһим.

[2] Аллаһы әйтте: – Бердәнбер сөекле углың Исхакны ал да Мориа җиренә юл тот, Мин сиңа күрсәткән тауга барып җиткәч, корбанлык учагы өстендә углыңны корбанга китер! – диде.

[3] Ибраһим иртән таң белән торды, ишәген иярләде, корбанлык учагы өчен утын ярды да, углы Исхакны һәм үзенең ике колын ияртеп, Аллаһы күрсәткән җиргә карап, юлга чыкты.

[4] Сәфәрнең өченче көнендә Ибраһим ерактан ук билгеләнгән тауны күрде.

[5] Ибраһим үзе белән килгән колларга: – Сез шушында ишәк янында калып торыгыз, без исә малаем белән тауга барып сәҗдә кылып киләбез, – диде.

[6] Шулай дип, корбанлык учагы өчен әзерләнгән утынны углы Исхакка күтәртте дә, кулына пычак һәм утлы чыраг алып, икәве бергә тауга таба киттеләр.

[7] Исхак, атасына сүз катып: – Әтием! – диде. – Әйе, углым! – диде Ибраһим. Исхак: – Менә утын да, ут та бар, ә корбанлык бәрәне кайда соң? – дип сорады.

[8] – Углым, корбанлык бәрәнен Аллаһы Үзе боерыр, – диде Ибраһим. Алар шулай икәве бергә юлларын дәвам иттерделәр.

[9] Аллаһы күрсәткән тауга килеп җиткәч, Ибраһим корбанлык учагы өчен урын әзерләде, шул урынга утын агачларын тезеп өйде дә кул-аяклары бәйләнгән Исхакны утын өеме өстенә сузып яткырды

[10] һәм, углын суяр өчен дип, пычаклы кулын алга таба сузды.

[11] Әмма шулчак Раббының фәрештәсе күкләрдән өн салып: – Ибраһим! Ибраһим! – дип эндәште. – Әйе, тыңлыйм! – дип җавап бирде Ибраһим.

[12] Фәрештә әйтте: – Сузылган кулыңны кире ал, углыңа берни дә эшләмә! – диде. – Инде Мин белдем: син Аллаһыдан куркасың, Аны хөрмәт итәсең, Минем хакка үзеңнең бердәнбер углыңны да корбан итәргә әзерсең икән.

[13] Ибраһим, башын күтәреп, тирә-ягына күз ташлады һәм арткы яктагы әрәмәлектә мөгезе эләгеп чәбәләнгән бер сарык тәкәсен күрде. Ибраһим, барып, сарык тәкәсен алып килде дә углы урынына корбанга китерде.

[14] Шуннан соң Ибраһим бу урынга «Аллаһы Үзе боерыр» дип исем кушты. Хәзер әйтелә торган «Аллаһы тавында боерылыр» дигән гыйбарә шуннан килә.

[15] Раббының фәрештәсе, күкләрдән янә өн салып, Ибраһимга икенче мәртәбә эндәште.

[16] Әйтте: – Раббы белдерде ки, Үз Затымнан ант итәм, диде, үзеңнең бердәнбер углыңны кызганмыйча, бу эшкә барганың өчен,

[17] Мин сиңа фатиха өстенә фатиха бирәчәкмен, нәсел варисларыңны күктәге йолдызлар һәм диңгез ярындагы ком бөртекләре санынча ишәйтәчәкмен. Синең нәсел варисларың дошманнарыңның шәһәр-калаларын үзләренә милек итәчәк.

[18] Минем өн-авазымны ишетеп, Мине тыңлаганың өчен, җир йөзендәге халыкларның һәммәсе синең токымың аша фатиха алачак, – диде.

[19] Шуннан соң Ибраһим кол хезмәтчеләре янына килде. Алар белән бергә кайтыр юлга чыгып, Беер-Шебага юнәлде һәм шунда яшәргә калды.

[20] Бу вакыйгалардан соң Ибраһимга хәбәр җиткерделәр: «Бертуган кардәшең Нахор үзенең хатыны Милкәдән сигез угыл атасы булды:

[21] беренче углы Утс, аның энеләре Буз, Кымуил (Арамның атасы),

[22] Кәсед, Хазу, Пилдаш, Идлаф һәм Бетуил».

[23] Бетуил – Рәбиканың атасы иде. Бу сигез угылны Ибраһимның кардәше Нахорга хатыны Милкә табып бирде.

[24] Ревма исемле җариясеннән Нахорның тагын Тебах, Гәхәм, Тахаш һәм Мәгакәһ дигән балалары туды.

Яратылыш — Chapters