Skip to content
Opens in a new window

[1] Ягъкуб, бу урыннан кузгалып, Шәрык угыллары яшәгән җирләргә таба юлын дәвам иттерде.

[2] Юлында аңа кырда бер кое очрады. Кое әйләнәли өч урында сарык көтүен күрде. Бу кое терлек сугару чыганагы булып, кое авызы зур бер таш белән томалап куелган иде.

[3] Көтүләр кое янына тәмам җыелып беткәч, кое авызындагы ташны бер кырыйга этәреп, сарыкларны сугаралар; аннары, ташны янәдән үз урынына куеп, кое авызын томалыйлар иде.

[4] Ягъкуб көтүчеләрдән: – Туганнарым! Сез кайдан? – дип сорады. Көтүчеләр: – Без Хараннан, – дип җавап бирделәр.

[5] Ягъкуб янә: – Сез анда Нахор углы Лабанны беләсезме? – дип сорады. Тегеләр: – Беләбез, – дип җавап бирделәр.

[6] – Исән-имин яшиме? – диде Ягъкуб. – Исән-имин, – диделәр көтүчеләр. – Әнә кызы Рахилә дә үзенең көтүе белән монда килә.

[7] Ягъкуб көтүчеләргә: – Кичкә кадәр вакыт күп бит әле, көтүләрне туплауга җыярга иртәрәк. Сарыкларыгызны сугарыгыз да тагын утлатып килегез, – дип киңәш бирде.

[8] Көтүчеләр әйттеләр: – Юк, барлык көтү бергә җыелып бетмичә торып, кое авызыннан ташны алырга ярамый, – диделәр. – Без, бөтен көтүләр җыелып беткәч кенә, сарыкларыбызны сугарабыз.

[9] Ягъкуб көтүчеләр белән сөйләшеп торган арада, Рахилә дә үзенең сарык көтүе белән килеп җитте. Ул атасы Лабанның сарыкларын көтә иде.

[10] Ягъкуб, әнисенә абый тиешле Лабанның кызын һәм Лабанның сарык көтүен күргәч, кое янына килде дә, аның авызыннан ташны кырыйга этәреп, абзасының сарыкларына су эчерде.

[11] Рахиләне үпкәндә, ул үкереп елады.

[12] Рахиләнең атасы Лабанга ул үзенең туган тиешлеген, Рәбиканың углы булуын аңлатты. Рахилә исә, өенә йөгереп кайтып, боларны атасына сөйләде.

[13] Лабан, сеңелесе Рәбиканың углы Ягъкуб килүен ишеткәч, тиз генә өйдән чыгып, кунакны каршыларга китте, аны кочагына алып үпте, өенә алып кайтты. Ягъкуб Лабанга бөтен булган хәлләрне сөйләп бирде.

[14] Лабан исә аңа: – Хактыр, син чыннан да минем сөягем, минем тән кардәшем икәнсең, – диде. Ягъкуб Лабанның өендә бер ай торды.

[15] Лабан Ягъкубка болай диде: – Кардәшем булгач, син миңа бушка хезмәт итәргә тиешмени?! Әйт, әҗеренә нәрсә бирим?

[16] Лабанның ике кызы бар иде: олысы Лия исемле, кечесе Рахилә исемле.

[17] Лиянең күзләре кылыйрак, ә Рахилә төскә-биткә чибәр, зифа буйлы кыз иде.

[18] Ягъкуб Рахиләгә гашыйк булган иде, шунлыктан ул Лабанга: – Кече кызың өчен мин сиңа җиде ел хезмәт итәрмен, – дип җавап бирде.

[19] Лабан әйтте: – Аны сиңа бирмәк ниндидер башка берәүгә бирүдән яхшырак, – диде. – Миндә кал!

[20] Шулай итеп, Ягъкуб Рахилә өчен җиде ел хезмәт итте. Рахиләгә гашыйк булганлыктан, бу җиде ел аңа берничә көн кебек кенә тоелды.

[21] Ягъкуб Лабанга әйтте: – Минем хезмәт көннәрем тулды, инде хатынымны бир, аның янына керергә рөхсәт ит, – диде.

[22] Лабан, бөтен төбәк халкын җыеп, туй ясады.

[23] Шулай булды ки, Лабан кичен кияү катына кызы Лияне кертте, һәм Ягъкуб аның белән якынлык кылды.

[24] Лабан Зилпә исемле хезмәтчесен Лиягә асрау кыз итеп биргән иде.

[25] Иртәгесен Ягъкуб күрә: янында Лия ята. Шуннан соң ул Лабанга әйтте: – Синең бу эшеңне ничек аңларга? – диде. – Рахилә өчен хезмәт иттем түгелме мин сиңа?! Ни өчен мине алдадың?

[26] Лабан җавап биреп әйтте: – Безнең илдә кече кызны олысыннан алда кияүгә бирү гадәте юк, – диде. –

[27] Менә бу бер атнаны тәмамла да, аннан Рахиләне дә сиңа бирербез, тик аның өчен син миңа тагын җиде ел хезмәт итәрсең.

[28] Ягъкуб күнде: Лия янында бер атна уздырды. Шуннан соң Лабан аңа Рахиләне дә хатынлыкка бирде.

[29] Хезмәтчесе Билһаны исә Лабан Рахиләгә асрау кыз итеп бирде.

[30] Шулай итеп, Ягъкуб Рахилә янына да кияү булып керде, аны Лиягә караганда күбрәк яратты, аның өчен янә җиде ел Лабанга хезмәт итте.

[31] Раббы, Лиянең ир тарафыннан сөелмәвен күреп, аңа бала анасы булу бәхетен бирде. Рахилә исә бала тапмый, кысыр иде.

[32] Лия, йөккә узып, бер угыл тудырды. Аңа Рубин дип исем кушты. Әйтте: «Раббы, бәхетсезлегемне күреп, миңа игелек күрсәтте. Инде ирем мине дә сөя башлар», – диде.

[33] Янәдән йөккә узып, ул тагын бер угыл тудырды һәм: «Раббы, иремнән сөелмәвемне ишетеп, миңа угылның икенчесен дә бирде», – дип, бу углына Шимун исемен кушты.

[34] Өченче тапкыр йөккә калып, тагын угыл тапкач: «Хәзер ирем инде миңа ябышып ятачак, чөнки мин аңа өч угыл тудырып бирдем», – диде, һәм аның бу углына Леви дип исем кушылды.

[35] Лия тагын йөккә узды, дүртенче углын тапты һәм: «Бу юлы инде Раббымны данлыйм», – дип, яңа туган углына Яһүдә дип исем кушты. Шуннан соң Лия бүтән бала тапмас булды.

Яратылыш — Chapters