Skip to content
Opens in a new window

[1] Кичке якта әлеге ике фәрештә Сәдүмгә килеп җитте. Бу вакыт Лут шәһәр капкасы янында утыра иде. Юлчыларны күрүгә, ул каршыларга дип аягүрә басты һәм җиргә кадәр башын иеп сәлам бирде.

[2] Аннары: – Әфәнделәрем, колыгызның өенә рәхим итегез, – диде. – Аякларыгызны юарсыз, бездә төн кунып, иртәгесен янә юлыгызны дәвам итәрсез. Фәрештәләр: – Юк, без урамда төн куначакбыз, – диделәр.

[3] Ләкин Лут бик нык кыстагач, алар өйгә керделәр. Лут табын җәйде, төче камырдан икмәк пешерде. Фәрештәләр ашадылар.

[4] Кунаклар йокларга әле ятмаганнар да иде, шулвакыт Сәдүмнең бөтен тарафыннан җыелган ир халкы, олысыннан алып кечесенә кадәр, Лутның өен чолгап алды.

[5] Лутны чакырып, алар: – Сиңа төн кунарга кергән адәмнәр кайда? – дип сорадылар. – Чыксыннар, нинди икәннәрен татып белик.

[6] Лут, алар янына чыгып, үз артыннан өенең ишеген бикләп куйды.

[7] – Кардәшләрем, зинһар, яманлык эшләмәгез, – диде ул. –

[8] Менә, минем ир күрмәгән ике кызым бар; яныгызга шуларны чыгарам, алар белән теләгәнегезне эшләгез; әмма бу адәмнәргә тимәгез, чөнки алар минем өй кунакларым.

[9] Ләкин сәдүмлеләр аңа: – Мондарак кил! – диделәр. Әйттеләр: – Бу адәм бирегә читтән килгән бер килмешәктер, ә үзен әнә нинди хуҗа итеп саный! Хәзер без сине кунакларыңа караганда да яманрак эшкә дучар итәрбез. Шулай дип, Лутка таба якынлаштылар һәм өйгә бәреп кермәкче булдылар.

[10] Әмма ишектән кунак адәмнәрнең куллары сузылып, Лутны өй эченә тартып керттеләр дә ишекне эчтән бикләп куйдылар,

[11] ә ишек каршына җыелганнарны, олысыннан алып кечесенә кадәр, һәммәсенең күзләрен сукырайтып, ишекне таба алмастай хафалы хәлгә төшерделәр.

[12] Әлеге ике кунак Лутка әйттеләр: – Синең монда тагын кемнәрең бар? Киявеңме, угылларың, кызларыңмы – кем генә булса да, якын тиешле һәммә кешеңне шәһәрдән читкә алып чык!

[13] Чөнки без бу шәһәрне юк итәчәкбез. Бу шәһәр халкының явызлыклары Раббыга ишетелде. Раббы безне шәһәрне юк итәргә дип җибәрде.

[14] Лут, өеннән чыгып, үзенең кызларын хатынлыкка аласы кияү егетләргә: – Торыгыз, бу җирне ташлап китегез! – диде. – Чөнки Раббы бу шәһәрне юк итәчәк. Әмма кияү егетләргә Лутның сүзләре шаярту булып тоелды.

[15] Таң беленгәч, фәрештәләр Лутны ашыктыра башладылар: – Хатыныңны һәм яныңдагы ике кызыңны ал да тизрәк моннан кит! – диделәр. – Юкса гөнаһлы шәһәр белән бергә син дә һәлак булырсың.

[16] Лут акрын кыймылдады. Шуңа күрә әлеге адәмнәр, Раббының Лутка булган миһербанлылыгына таянып, аны һәм хатыны белән ике кызын култыклап алдылар да шәһәр читенә алып чыктылар.

[17] Шәһәр читенә чыгып җиткәч, адәмнәрнең берсе Лутка әйтте: – Җаныңны коткарыйм дисәң, тизрәк кач моннан, артыңа борылып карама, бер җирдә дә тукталыш ясама! – диде. – Таулар арасына качып, җаныңны коткарып кал.

[18] Әмма Лут: – Юк, әфәндем, – дип каршы төште. –

[19] Менә мин, Синең колың, күңелеңә хуш килгән бәндәмен: җанымны коткарам дип, Син миңа зур игелек күрсәтәсең. Ләкин мин тауларга кадәр барып өлгерә алмам, мине барыбер бәла һәм үлем куып җитәр.

[20] Әнә, якында кечкенә бер шәһәрчек күренә, анда барып җитү җиңелрәк. Рөхсәт ит, шунда качыйм да җанымны коткарыйм.

[21] Фәрештәләрнең берсе әйтте: – Ярый, бу теләгеңә дә ризамын, син әйткән ул шәһәрчекне юк итмәмен, – диде. –

[22] Тиз бул, шунда качып кит! Чөнки син анда барып җитми торып, Мин эшемне башкара алмыйм. Шуннан соң бу шәһәрне Согар дип атадылар.

[23] Җир йөзенә кояш чыгып килгән вакытта Лут Согарга барып җитте.

[24] Һәм Раббы Сәдүм белән Гамура өстенә күктән утлы күкерт яңгыры яудырды,

[25] бу шәһәрләрне, анда яшәүчеләрне, бөтен тирә-юньне туфрактагы үсемлекләре белән бергә юк итте.

[26] Лутның хатыны исә, юлда барганда, артына борылып карады да шундук тоз баганасына әверелде.

[27] Ибраһим, таң белән торып, өнендә Раббы хозурында басып торган урынга китте.

[28] Сәдүм белән Гамураны, бөтен тирә-юньне күзеннән кичереп, шуны күрде: җир өстеннән һавага мич морҗасыннан чыккан сыман төтен күтәрелә иде.

[29] Шулай булды ки, бөтен бу тирә шәһәрләрен юк итәргә җыенганда, Аллаһы Ибраһимны хәтерендә тотты һәм һәлак ителәсе шәһәрдә яшәгән Лутны һәлакәт мәйданыннан читкә чыгарды.

[30] Лут исә Согарда торып калудан курка иде, шунлыктан ул, ике кызын ияртеп, шәһәрдән таулар арасына күчеп китте һәм шунда мәгарәдә кызлары белән яши башлады.

[31] Беркөнне олы кызы кечесенә әйтте: – Атабыз картайган, – диде, – һәм, бөтен дөнья йоласы буенча, монда безнең янга ир булып керәчәк бүтән кеше юк.

[32] Әйдә, әтигә шәраб эчертеп исертик тә янына кереп йоклап чыгыйк, шул рәвешчә, әтидән ыруг-нәселебезне дәвам иттерик.

[33] Шул кичне кызлар аталарына шәраб эчерделәр. Олы кыз атасы янына кереп йоклап чыкты. Ата кеше аның кайчан янына кереп ятканын да, кайчан торып чыгып киткәнен дә белмәде.

[34] Икенче көнне кызларның олысы сеңелесенә әйтте: – Менә, мин кичә әтием янында йоклап чыктым, – диде. – Бу кичне дә аңа шәраб эчертик – син дә янына кереп йоклап чыгарсың, шулай әтидән ыруг-нәселебезне дәвам иттерик.

[35] Бу кичне дә әтиләрен шәраб эчертеп исерттеләр. Кече кыз әтисе ятагына кереп йоклап чыкты. Ата кеше аның кайчан янына кереп ятканын да, кайчан торып чыгып киткәнен дә белмәде.

[36] Лутның ике кызы шулай үз аталарыннан йөкле булдылар.

[37] Олы кыз бер угыл тапты, аңа Мәаб дип исем кушты. Ул – бүгенге мәабиләр ыругының нәсел атасыдыр.

[38] Кече кыз шулай ук бер угыл тапты, аңа Бен-Амми дип исем кушты. Ул – бүгенге аммониләр ыругының нәсел атасыдыр.

Яратылыш — Chapters