Skip to content
Opens in a new window

[1] Мисырга Ягъкуб үзенең угыллары һәм аларның гаиләләре белән күченеп килә. Ягъкуб угылларының исемнәре түбәндәгечә:

[2] Рубин, Шимун, Леви, Яһүдә,

[3] Исәсхәр, Зәбулун, Беньямин,

[4] Дан, Нәптали, Гәд һәм Ашер.

[5] Ягъкубның нәсел варислары җитмеш кеше исәпләнеп, углы Йосыф бу вакытта инде Мисырда яши иде.

[6] Соңрак Йосыф үзе, аның барча ир туганнары һәм әлеге буынның барлык кешеләре дә үлеп бетә,

[7] ә исраилиләр үрчеп-ишәеп, аларның саны артканнан-арта бара. Шул рәвешле, алар бөтен Мисыр җире буйлап таралалар.

[8] Вакытлар үтеп, Мисыр тәхетенә Йосыф турында берни белмәүче патша килә.

[9] Үзенең халкына ул болай дип әйтә: – Карагыз, исраилиләр бездән күбрәк тә һәм безгә караганда көчлерәк тә!

[10] Безгә, бик әйбәт уйлап, алар белән нәрсәдер эшләргә кирәк. Югыйсә исраилиләр, тагын да ишәеп, яу-фәлән булган очракта, дошманнарыбызга кушылып, безгә каршы сугышырга һәм бездән аерылып китәргә мөмкиннәр.

[11] Шуңа күрә мисырлылар, исраилиләрне авыр эш белән интектерү максатыннан, алар өстеннән назыйрлар билгеләделәр һәм, фиргавенгә мал-мөлкәт туплау өчен, Питом һәм Рәмесес шәһәрләрен төзергә мәҗбүр иттеләр.

[12] Әмма мисырлылар исраилиләрне нинди генә авырлыкларга дучар итсәләр дә, тегеләр артканнан-арта гына бардылар һәм ил буйлап һаман күбрәк таралдылар. Мисырлылар исраилиләрдән тагын да ныграк курка башладылар,

[13] шуңа күрә, һич кызганмыйча, аларны эшләргә мәҗбүр иттеләр.

[14] Мисырлылар, алардан балчык издереп, кирпеч суктырып, кырлардагы бөтен эшләрен эшләтеп, тормышларын аяныч хәлгә төшерделәр – исраилиләр нинди генә эштә булмасын, аларга карата миһербансыз кыландылар.

[15] Шифра һәм Пуга исемле гыйбри кендек әбиләренә Мисыр патшасы болай диде:

[16] – Гыйбри хатын-кызларга бала табарга ярдәм иткәндә, яңа туган сабыйның нинди җенестән булуын карагыз: ир бала булса – үтерегез, кыз бала туса – калдырыгыз!

[17] Әмма кендек әбиләре Аллаһыдан курка һәм Аны хөрмәт итә иделәр, шуңа күрә Мисыр патшасы әмерен тыңламадылар – ир балаларны исән калдыра бардылар.

[18] Мисыр патшасы, кендек әбиләрен үз янына чакыртып: – Ни өчен сез болай эшлисез? Ни өчен яңа туган ир балаларны исән калдырасыз? – дип сорады.

[19] Кендек әбиләре фиргавенгә: – Гыйбри хатын-кызлар Мисыр хатын-кызлары кебек түгел, алар тазалар һәм, без барып җиткәндә, балаларын инде тудырган булалар, – дип җавап кайтардылар.

[20] Кендек әбиләре Аллаһыдан курыкканга һәм Аны хөрмәт иткәнгә күрә, Ул аларга игелек күрсәтте – гаиләле итте. Исраилиләр исә артканнан-арта барды.

[22] Ахыр чиктә, фиргавен үзенең барлык халкына әмер бирде: – Гыйбриләрнең яңа туган ир балаларын Нил елгасына ташлагыз, ә кыз балаларын исән калдырыгыз.

Чыгыш — Chapters