Skip to content
Opens in a new window

[1] Адәм үзенең хатыны Һава белән якынлык кылды. Һава, йөккә узып, Кабилне тудырды. – Раббының мәрхәмәте белән бер ир заты кабул иттем, – диде.

[2] Тагы да соңрак Кабилнең энесе Һабилне тудырды. Һабил – сарыклар көтүче, Кабил исә игенче булды.

[3] Берникадәр вакыт узгач, Кабил җир җимешләре уңышыннан Раббыга бүләк китерде.

[4] Һабил дә үз көтүендә беренче булып туган мал-туар үрчеменнән берничәсен һәм куй мае алып килде. Раббы Һабилне һәм аның бүләген кабул итте,

[5] Кабилне һәм аның бүләген исә кире какты. Кабил бик нык рәнҗеде, ачуыннан башын түбән иде.

[6] Раббы Кабилдән: – Нигә шулай рәнҗисең? Ни өчен башыңны түбән идең? – дип сорады. –

[7] Яхшылык кылгач, башны түбән ияргә димени?! Яхшылык кылмыйсың икән, гөнаһ ишек төбендә посып торыр, сине сагалар. Ә син аңардан өстен бул!

[8] Энесе Һабилгә Кабил: – Әйдә, кырга чыгабыз! – диде. Кырда чакта Кабил, энесе Һабилгә һөҗүм итеп, аны үтерде.

[9] Раббы Кабилдән: – Энең Һабил кайда? – дип сорады. Кабил: – Белмимен, энемнең җан сакчысы түгел ич мин! – дип җаваплады.

[10] Раббы: – Син ни кылдың? – диде. – Туфрактан кардәшеңнең кан ыңгырашуы Миңа ишетелеп тора.

[11] Инде син кардәшеңнең түккән канын эчәргә авызын ачкан туфракның каргышын алдың.

[12] Эшкәртә торган туфрагың моннан соң сиңа көч-куәтен бирмәс; җир йөзендә син гомерең буе сөрелеп һәм качак булып яшәрсең.

[13] Кабил Раббыга: – Җәзам көчем җитмәс дәрәҗәдә авыр җәзадыр, – диде. –

[14] Бүген мине туган җиремнән сөрәсең. Синең хозурыңнан югалып, мин горбәттә качак булып яшәргә мәҗбүр. Юлымда очраган теләсә кем мине үтерә алачак.

[15] Раббы әйтте: – Кем дә кем Кабилне үтерсә, аңардан җиделәтә артык үч алыныр, – диде. Шулай дип, Кабилне беркем дә күреп үтермәсен өчен, Раббы аны кисәтүле галәмәт белән тамгалады.

[16] Кабил, Раббысы хозурыннан аерылып, Гадән бакчасының көн чыгышы тарафындагы Нод төбәгенә барып җирләште.

[17] Кабил үзенең хатыны белән якынлык кылды, хатыны йөккә узды һәм углы Ханохны тудырды. Кабил, ул арада бер шәһәр салдырып, аны углы хөрмәтенә Ханох дип атады.

[18] Ханохтан Ирад булды. Ирадтан Мәһүәил, Мәһүәилдән Мәтушаил, Мәтушаилдән Ләмех булды.

[19] Ләмех ике хатын алды. Бер хатынының исеме – Ада, икенчесенеке Силла иде.

[20] Ада Явалны тудырды. Явал, көтү көтеп, чатырда яшәүчеләрнең нәсел атасы булды.

[21] Явалның бертуган кардәше Ювал исемле иде. Ювал саз һәм курайда уйнаучыларның атасы булды.

[22] Силла Түбәл-Кабилне тудырды. Түбәл-Кабил бакыр һәм тимердән кораллар коеп ясау остасы иде. Түбәл-Кабилнең Нагама исемле кыз кардәше дә бар иде.

[23] Ләмех үзенең хатыннарына болай диде: «Әй Ада һәм Силла, мине тыңлагыз! Әй Ләмех хатыннары, сүзләремә колак салыгыз! Мине берәр адәм яраласа – үтерәм! Берәр егет мине рәнҗетсә – үтерәм!

[24] Кабил өчен җиделәтә артык үч алынасы булса, Ләмех өчен җитмеш җиделәтә артык үч алыначак!»

[25] Адәм янә хатыны белән якынлык кылды. Һава бер угыл тудырды. – Кабил тарафыннан үтерелгән Һабил урынына Аллаһы миңа икенче бер угыл багышлады, – дип, Һава бу углына Шет дип исем бирде.

[26] Шетның бер углы булды, Шет аңа Энош дип исем куйды. Шул заманнардан адәм балалары үзләренең догаларын Раббы исеменә багышлый башладылар.

Яратылыш — Chapters