Skip to content
Opens in a new window

[1] Бу вакыйгалардан соң Раббы, Ибрамга күренеш иңдереп, болай диде: «Курыкма, Ибрам! Мин – синең калканың. Аласы бүләгең зур булыр».

[2] Ибрам: – Хуҗа-Раббым, Син миңа нәрсә бирмәкчесең? – диде. – Бала атасы булалмадым. Минем өемдәге бар хуҗалык дәмәшкъле Элигызыр кулына калачак.

[3] – Менә, Син бит миңа бала насыйп итмәдең, – дип сүзен дәвам итте Ибрам. – Шуңа күрә өемдәге бер хезмәтче минем мирасчым булачак.

[4] Раббы Ибрамга Үзенең катгый сүзен ирештерде: – Юк, ул синең мирасчың булмаячак. Синнән туган үз балаң сиңа мирасчы булыр, – диде.

[5] Раббы Ибрамны һавага алып чыкты һәм әйтте: – Күк йөзенә башыңны күтәреп кара да, булдыра алсаң, андагы йолдызларны санап чык, – диде. – Синең нәсел варисларың менә шул йолдызлар санынча булачак.

[6] Ибрам Раббыга ышанды, һәм шуның белән Раббы алдында тәкъва булып саналды.

[7] Һәм Раббы Ибрамга әйтте: – Бу җирләрне сиңа мирас итеп бирү өчен, сине килданиләрнең Ур шәһәреннән алып чыккан Раббы – Мин ул! – диде.

[8] Ибрам: – Йа Хуҗа-Раббым! Бу җирләрне мирас итеп алачагымны мин нидән белә алам? – дип сорады.

[9] Раббы әйтте: – Миңа бер тана, бер кәҗә, бер сарык тәкәсе китер, – диде. – Һәрберсе өчәр яшьлек булсын. Бер урман күгәрчене белән бер бала күгәрченне дә китер.

[10] Ибрам, хайваннарны алып килеп, суеп, һәркайсын урталай ярды да кисәкләрне бер-берсенә каршы тезеп куйды. Фәкать кошларны гына урталай ярмады.

[11] Ит кисәкләре өстенә ябырылып ташланган ерткыч кошларны Ибрам куа торды.

[12] Кояш баеган вакытта, Ибрамны тирән бер йокы биләп алды – дәһшәтле дөм караңгылык эченә чумды ул.

[13] Раббы Ибрамга болай диде: – Шуны белеп тор: нәселеңнең киләчәк буыннары дүрт йөз ел буена чит-ят җирдә килмешәк хәлендә, золым-җәбер күреп, кол тормышы белән яшәргә мәҗбүр булырлар.

[14] Әмма синең нәсел варисларына коллык китергән ул халыкны Мин хөкем итәрмен. Варисларың коллыктан зур мал-мөлкәт белән чыгарлар.

[15] Ә син үзең дөньядан ата-бабаларың янына тыныч күңел белән, олы яшьләргә җитеп күчәрсең.

[16] Нәселеңнең дүртенче буыны бирегә кире кайтыр. Чөнки амориләрнең яман эшләре әле чиктән ашмаган.

[17] Кояш баеп, караңгы төшүгә, мич морҗасыннан чыккандай, бер төтен баганасы һәм ут көлтәсе урталай ярылган хайваннарның кисәкләре арасыннан сызылып узды.

[18] Бу көнне Раббы, Ибрам белән килешү төзеп, аңа болай диде: – Мисыр елгасыннан алып бөек Фөрат елгасына кадәр сузылган бу җирләрне – кыни, кынази, кадмуни, хитти, фәризи, рефаимнәрнең, шулай ук амори, кәнгани, гиргәши һәм явүсиләрнең җирләрен Мин синең нәсел токымыңа бирәчәкмен.

Яратылыш — Chapters