Skip to content
Opens in a new window

[1] Башлангычта бөтен кешеләр бер телдә, бер шивәдә сөйләшәләр иде.

[2] Алар, көнчыгыштан хәрәкәт итеп, Шинар үзәнлегендә үзләренә урын табып, шунда җирләштеләр.

[3] Бер-берләренә: – Әйдәгез, кирпеч сугып, утта яндырыйк! – диделәр. Таш урынына – кирпеч, известь урынына җир сумаласы куллана башладылар.

[4] Соңра әйттеләр: – Җир йөзе буйлап сибелеп бетмик һәм исемебезне данга күмик дисәк, үзебезгә бер шәһәр төзеп, башы күкләргә тиярдәй биек манара торгызыйк! – диделәр.

[5] Раббы, адәм балалары төзи башлаган шәһәрне һәм манараны күрү өчен, күктән иңде

[6] һәм болай диде: – Менә, болар барысы да бер телдә сөйләшүчеләр, бер кавем кешеләре, әнә нәрсә эшли башлаганнар. Инде болар уйлаган эшләреннән кире кайтмаячак.

[7] Шуңа күрә, түбән иңеп, телләрен буташтырыйк, сөйләшкәндә, берсе-берсен аңламас булсыннар.

[8] Шулай дип, Раббы адәм балаларын җир йөзе буйлап чәчте, алар бу шәһәрне төзүдән туктадылар.

[9] Шунлыктан шәһәр Бабил дип аталды. Чөнки Раббы адәм балаларының сөйләмә телен шунда буташтырды, аларны шуннан торып җир йөзе буйлап чәчте.

[10] Шемның нәсел шәҗәрәсе түбәндәгечә. Туфаннан соң ике ел узгач, йөз яшендәге Шемның Әрпәхшәд исемле углы туды.

[11] Әрпәхшәд туганнан соң, Шем тагын биш йөз ел яшәде. Башка угыллары, кызлары булды.

[12] Әрпәхшәдкә утыз биш яшь булганда, углы Шелах туды.

[13] Шелах туганнан соң, Әрпәхшәд тагын дүрт йөз дә өч ел яшәде. Башка угыллары, кызлары булды.

[14] Шелахка утыз яшь булганда, углы Гыйбер туды.

[15] Гыйбер туганнан соң, Шелах тагын дүрт йөз дә өч ел яшәде. Башка угыллары, кызлары булды.

[16] Гыйберга утыз дүрт яшь булганда, углы Пелег туды.

[17] Пелег туганнан соң, Гыйбер тагын дүрт йөз дә утыз ел яшәде. Башка угыллары, кызлары булды.

[18] Пелегка утыз яшь булганда, углы Регу туды.

[19] Регу туганнан соң, Пелег тагын ике йөз дә тугыз ел яшәде. Башка угыллары, кызлары булды.

[20] Регуга утыз ике яшь булганда, углы Серуг туды.

[21] Серуг туганнан соң, Регу тагын ике йөз дә җиде ел яшәде. Башка угыллары, кызлары булды.

[22] Серугка утыз яшь булганда, углы Нахор туды.

[23] Нахор туганнан соң, Серуг тагын ике йөз ел яшәде. Башка угыллары, кызлары булды.

[24] Нахорга егерме тугыз яшь булганда, углы Терах туды.

[25] Терах туганнан соң, Нахор тагын йөз дә унтугыз ел яшәде. Башка угыллары, кызлары булды.

[26] Терахка җитмеш яшь тулганнан соң, аның Ибрам, Нахор һәм Һаран исемле угыллары туды.

[27] Терахның нәсел шәҗәрәсе: Терах – Ибрамның, Нахорның һәм Һаранның атасы иде. Һаранның Лут исемле бер углы булды.

[28] Һаран, атасы Терах исән чакта ук, туган җирендә – килданиләрнең Ур шәһәрендә вафат булды.

[29] Ибрам белән Нахор исә өйләнеп яшәделәр. Ибрам хатынының исеме Сарая, Нахор хатыныныкы Милкә иде. Милкәнең һәм Искәнең атасы – Һаран иде.

[30] Сарая, кысыр калып, бала тапмады.

[31] Терах, үзенең углы Ибрамны, оныгы Лутны (Һаранның углын) һәм киленен – Ибрам хатыны Сараяны ияртеп, Кәнган җиренә күчеп китү нияте белән килданиләр шәһәре Урдан юлга чыкты. Әмма Харанга җиткәч, тукталып, алар шунда торып калдылар.

[32] Терах, барлыгы ике йөз дә биш ел яшәп, Харан шәһәрендә вафат булды.

Яратылыш — Chapters