[1] Йосыф үзенең йорт мөдиренә әмер биреп әйтте: – Бу адәмнәрнең капчыкларына үзләре күтәрә алган кадәр икмәк тутыр, – диде. – Түләгән көмешләрен дә һәркайсының капчыгы авызына салып куй.
[2] Ә иң кечесенең капчыгына, икмәк өчен түләгән акчасы белән бергә, минем менә бу көмеш касәмне дә урнаштыр. Мөдир үз хуҗасының әмерен җиренә җиткереп үтәде.
[3] Иртәгесен, яктыргач, кардәшләргә, ишәкләрен алып, юлга чыгарга рөхсәт ителде.
[4] Алар шәһәрдән чыгып җитәр-җитмәс, Йосыф үзенең мөдиренә: – Бар, артларына төш! – диде. – Куып җитеп, аларга әйт: «Ни өчен сез яхшылыкка яманлык белән җавап бирдегез?
[5] Хуҗа әфәндемнең шәраб эчә торган, шул ук вакытта фал да ача торган касәсен урлап киткәнсез? Бик тә начар эш бу!»
[6] Мөдир, юлчыларны куып җитеп, әлеге сүзләрне кабатлады.
[7] Аңа җавап биреп, юлчылар әйттеләр: – Хуҗабыз әфәнде нигә әле безгә шундый сүзләр сөйли? – диделәр. – Юк, без, синең колларың, андый нәрсәне эшли алмыйбыз.
[8] Менә, капчыкларыбыз авызыннан тапкан көмешне дә без Кәнган җиреннән сиңа алып килдек. Хуҗаң әфәнде өеннән алтын-көмеш урлап китәргә без ничек җөрьәт итик?!
[9] Без колларыңның берәрсендә урланган нәрсә табылса, аңа үлем булсын, калганнарыбыз исә хуҗабыз әфәндегә кол булып калыйк!
[10] Мөдир: – Яхшы, сез әйткәнчә булсын, – диде. – Касә кемдә табылса, ул кеше – миңа кол, калганнарыгыз исә азат булыр.
[11] Юлчылар йөкләрен тиз генә җиргә төшереп, һәркайсы үз капчыгының авызын чиште.
[12] Мөдир кардәшләрнең өлкәненнән башлап кечесенә кадәр һәммәсенең капчыгын тикшереп чыкты. Касә Беньямин капчыгыннан табылды.
[13] Кардәш туганнар кайгыдан өс-башларын ерттылар һәм, йөкләрен ишәкләренә төяп, шәһәргә кире әйләнеп кайттылар.
[14] Яһүдә үзенең кардәшләре белән бергә Йосыфның өенә килеп кергәндә, Йосыф өйдә иде әле. Кардәшләр аның каршысында йөзтүбән җиргә капландылар.
[15] – Сез үзегезнең ни кылганыгызны беләсезме? – диде Йосыф аларга. – Миндәй кешеләрнең фал ачу белән дә шөгыльләнгәнен сез, әлбәттә, белергә тиеш идегез.
[16] – Син әфәнде алдында акланыр өчен, без ни әйтә алыйк та, нәрсә аңлата алыйк?! – диде Яһүдә. – Аллаһы синең колларыңда гаеп тапты. Инде менә капчыгында касә табылган кардәшебез дә, аның белән бергә без дә – һәммәбез синең колларың булабыз.
[17] Ләкин Йосыф: – Юк, мин андый эшкә бармаячакмын, – диде. – Капчыгында касә табылган кеше миндә кол булып калыр, ә калганнарыгыз исән-имин килеш атагыз янына кайтып китәрсез.
[18] Яһүдә, Йосыфка таба якынрак килеп: – Әфәндем, колыңа сүз әйтергә рөхсәт ит! – диде. – Сүзем өчен колыңа ачуың кабармасын, чөнки син үзең дә фиргавендәй кешесең.
[19] Син әфәндем теге чакны без колларыңнан: «Атагыз яки тагын берәр кардәшегез бармы?» – дип сорадың.
[20] Син әфәндегә без сөйләп бирдек: «Карт атабыз белән аның картлык көнендә туган тагын бер углы – безнең иң кече энебез бар, – дидек. – Кече энебезнең бер анадан туган абыйсы да бар иде, тик ул үлде дә, кече энебез берүзе калды. Атабыз аны бик тә ярата», – дидек.
[21] Син исә без колларыңа әйттең: «Аны минем янга алып килегез, үз күзләрем белән күрим», – дидең.
[22] Без син әфәндебезгә: «Энебез карт атасын калдырып китә алмый, калдырып китсә, атабыз үләчәк», – дидек.
[23] Ләкин син без колларыңа әйттең: «Әгәр кече энегезне үзегез белән алып килмәсәгез, ул чакны минем хозурымда бүтән күренмәгез», – дидең.
[24] Колың атабыз янына кайткач, без син әфәндебезнең сүзләрен аңа сөйләп бирдек.
[25] Шуннан атабыз әйтте: «Тагын анда барып, бераз икмәк сатып алып кайтыгыз», – диде.
[26] Без әйттек: «Безгә анда болай гына барырга ярамый, – дидек. – Безнең белән кече энебез дә барса, ул чакны мөмкин, – дидек. – Чөнки кече энебездән башка без ул кешенең күзенә күренә алмыйбыз», – дидек.
[27] Шуннан соң синең колың, ягъни минем атам әйтте: «Сез беләсез, – диде, – хатыным Рахилә миңа ике угыл табып бирде.
[28] Берсе янымнан китеп югалды, берәр ерткыч хайван ботарлады булса кирәк, бүгенгә кадәр аны күрергә насыйп булмады.
[29] Инде монысын да күз алдымнан алып китеп, бәхетсезлеккә дучар итсәгез, сез минем кайгылы чал башымны гүргә илтеп тыгачаксыз», – диде.
[30] Хәзер синең колың, безнең атабыз янына әйләнеп кайтып, яныбызда кече энебез булмаса, кече углының җаны белән үз җанын бер күреп яшәгән
[31] атабыз, төпчек углының юклыгын абайлап, шундук егылып үләчәк, һәм без шулай итеп атабызның кайгылы чал башын гүргә илтеп тыккан булабыз.
[32] Мин, синең колың, кече энемне исән-имин сакларга атам каршында үз өстемә җаваплылык алдым, атама: «Әгәр аны сиңа кире алып кайтмасам, мин гомерем буе синең алда гаепле булырмын», – дидем.
[33] Шуңа күрә мин, синең колың, үтенәмен: энем урынына кол итеп монда мине калдыр, ә ул үзенең абыйлары белән берлектә атабыз янына кайтсын.
[34] Юкса энемнән башка миңа атам янына ничек кайтмак кирәк?! Аның афәтле язмышын күрер өченме?