[1] Ягъкуб, үзенең бар мал-мөлкәтен алып, юлга чыкты. Беер-Шебада туктап, атасы Исхакның Алласына багышлап, корбаннар китерде.
[2] Төнлә исә Исраилнең күз алдында Аллаһы күренеп: – Ягъкуб! Ягъкуб! – дип өн салды. – Мин тыңлыйм! – дип җавап бирде Ягъкуб.
[3] Аллаһы әйтте: – Мин – Аллаһы, атаңның Алласымын! – диде. – Курыкма, Мисырга күчеп кит! Мин анда синнән бөек бер халык тудырачакмын.
[4] Мин Мисырга синең белән бергә барам. Соңра сине аннан алып чыгучы да Мин булырмын. Йосыф үз куллары белән синең күзләреңне йомдырыр.
[5] Беер-Шебадан Ягъкуб янә кузгалды. Исраилнең угыллары, фиргавен җибәргән арбаларга үзләренең балаларын, хатыннарын һәм Ягъкубның үзен утыртып, Мисырга таба юлларын дәвам иттерделәр.
[6] Кәнганда туплаган бар мал-мөлкәтне һәм бөтен мал-туарны алар үзләре белән алганнар иде. Шул рәвешчә, Ягъкуб үзенең бөтен ыруг-нәселен – угылларын, кызларын һәм онык-туруннарын үзе белән бергә Мисыр җиренә алып килде.
[8] Мисырга күчеп килгән Исраил токымының исемнәре шулайдыр: Ягъкуб һәм аның угыллары. Ягъкубның иң беренче углы Рубин.
[9] Рубинның угыллары: Ханох, Паллу, Хесрон һәм Кәрми.
[10] Шимунның угыллары: Емуил, Ямин, Оһад, Яхин, Сохар һәм кәнгани хатыннан туган углы Шаул.
[11] Левинең угыллары: Гершон, Коһат һәм Мерари.
[12] Яһүдәнең угыллары: Эр, Онан, Шела, Перес һәм Зерах. Ләкин Эр белән Онан Кәнган җирендә үк вафат булдылар. Пересның угыллары Хесрон һәм Хамул исемле иде.
[13] Исәсхәрнең угыллары: Тола, Пувва, Яшуб һәм Шимрон.
[14] Зәбулунның угыллары: Серед, Элон, Яхлел.
[15] Болар Ягъкубның Лия ягыннан туган угылларыдыр. Лия аларны һәм кызы Динәне Паддан-Арамда чакта тапты. Ягъкубның бу угыллары белән кызлары җәмгысы утыз өч җан иде.
[16] Гәднең угыллары: Сефон, Хәгги, Шуни, Эсбон, Эри, Аруди һәм Арели.
[17] Ашерның угыллары: Имна, Ишва, Ишви һәм Берига. Кыз кардәшләре – Серах. Бериганың угыллары: Хебер һәм Малкиел.
[18] Болар – Ягъкубның хатыны Лиягә атасы Лабан асрау кыз буларак ияртеп җибәргән Зилпә ягыннан туган балалардыр. Зилпә Ягъкубка җәмгысы уналты җан бала табып бирде.
[19] Ягъкубның хатыны Рахиләдән туган угыллары: Йосыф һәм Беньямин.
[20] Мисырда Йосыфның Он шәһәре каһине Поти-Пераның кызы Асенаттан Менашше һәм Эфраим исемле ике углы туды.
[21] Беньяминнең угыллары: Бела, Бәхер, Ашбел, Гера, Нагаман, Эхи, Рош, Муппим, Хуппим һәм Ард.
[22] Болар Ягъкубның Рахилә ягыннан туган угыллары һәм оныкларыдыр. Җәмгысы ундүрт җан.
[23] Данның углы: Хушим.
[24] Нәпталинең угыллары: Яхсиел, Гүни, Есер һәм Шиллем.
[25] Болар Рахиләгә атасы Лабан ияртеп җибәргән асравы Билһаның угылларыдыр. Билһа Ягъкубка җәмгысы җиде бала табып бирде.
[26] Угылларының хатыннарыннан башка, Ягъкуб токымыннан булган һәм аның белән берлектә Мисырга күчеп килгән кешеләр җәмгысы алтмыш алты җан иде. Болар һәммәсе Ягъкубның канкардәшләредер.
[27] Йосыфның Мисырда туган угыллары икәүдер; Ягъкуб токымының Мисырдагы гомуми саны җитмеш җан тәшкил итә иде.
[28] Ягъкуб, Яһүдәне Йосыф янына җибәреп, Гөшенгә бару юлын алдан белешеп куйган иде. Алар Гөшенгә килеп җитәрәк,
[29] Йосыф та, арбасын җиктереп, атасы Исраилне каршылар өчен, Гөшенгә килде. Атасын күрүгә ул, атлыгып, аның муенына барып сарылды һәм кочагында бик озак үксеп елады.
[30] – Инде үләргә дә була: йөзеңне күрдем, син исән! – диде Исраил Йосыфка.
[31] Йосыф үзенең кардәшләренә һәм атасының өй җәмәгатенә болай диде: – Мин, барып, фиргавенгә хәбәр ирештерим: «Кәнган җирләрендә яшәгән кардәшләрем белән атамның бөтен өй җәмәгате минем янга күчеп килделәр», – дип әйтим.
[32] Аңа сезнең сарык асраучылар, көтүчеләр булуыгызны аңлатыйм. «Алар вак һәм эре терлектән барлык мал-туарларын, булган бар мөлкәтләрен үзләре белән алып килделәр», – дип әйтим.
[33] Әгәр фиргавен, чакырып, сездән: «Шөгылегез нидән гыйбарәт?» – дип сораса,
[34] сез әйтегез: «Ата-бабаларыбыз кебек, синең колларың без дә бала чагыбыздан бирле хайван асраучылык белән шөгыльләнәбез», – диегез. Бу сезгә Гөшен төбәгендә җирләшеп калу өчен кирәк. Чөнки мисырлылар көтүче халкын сөймиләр, мәкруһ саныйлар.