[1] Йосыф Мисырга китерелде. Мисыр фиргавененең сарай хезмәтчесе, җансакчылар башлыгы Потифар, аны исмәгыйлиләр кулыннан сатып алды.
[2] Раббы Йосыфны ташламады. Йосыфның бөтен эшләре уңышлы чыга иде. Ул үзенең мисырлы хуҗасы өендә яши башлады.
[3] Өй хуҗасы Йосыфка Раббысы химая итүен, ни генә эшләсә дә, аның һәр эшен уңышлы кылуын күрә иде.
[4] Йосыф шулай, хуҗасы күңеленә хуш килеп, аның хезмәтчесе булып китте. Ахырда Потифар үзенең өе белән идарә итүне, барлык хуҗалык эшләрен Йосыф кулына тапшырды.
[5] Хуҗалык эшләре, өй белән идарә итү вазифасы Йосыф кулына тапшырылганнан соң, Йосыф хакына Потифарның өен Раббы мөбарәк кылды, аның йортында һәм кырларында башкарылган барлык эшләргә бәрәкәт насыйп итте.
[6] Потифар үз хуҗалыгындагы бар нәрсәне шулай Йосыф хөкеменә калдырды, ашаган ризыгыннан башка бернәрсә турында да кайгыртып уйламады. Йосыф зифа буйлы, төскә-биткә чибәр егет иде.
[7] Потифар хатынының Йосыфка күзе төшеп: – Минем белән йокла, – дип, аңа тәкъдим ясады.
[8] Әмма Йосыф баш тартты, хуҗабикәгә: – Менә, мин монда булганга, хуҗа әфәндемнең үз өендәге эшләрдән бернинди кайгысы юк, ул бөтен эшләрне минем кулга тапшырды, – дип җавап бирде. –
[9] Бу өйдә мин дә аның кебек үк хуҗамын, – диде Йосыф. – Чөнки ул синнән кала бар нәрсәне минем ихтыярыма куйды. Әмма син – аның хатыны! Ничек инде мин, шундый яманлык эшләп, Аллаһы каршында үз өстемә зур гөнаһ алыйм?!
[10] Хуҗабикә һәркөн үзе белән йокларга, якынлык кылырга чакырса да, Йосыф аның сүзен тыңламады.
[11] Шулай булды ки, беркөнне Йосыф үз эшләре белән өйгә керде. Бу юлы өй эчендә хуҗабикәдән башка беркем дә юк иде.
[12] Хуҗабикә янә: – Минем белән йокларга ят! – дип, кулы белән Йосыфның киеменнән эләктереп алды. Әмма Йосыф, өске киемен хуҗабикәнең кулында калдырып, тиз генә өйдән чыгып йөгерде.
[13] Хатын, Йосыфның, өс киемен ташлап калдырып, өйдән чыгып качуын күргәч,
[14] кычкырып, йорт хезмәткәрләрен чакырды һәм аларга: – Менә, күрегез! Бу гыйбри адәм безне мыскыл итәр өчен алып кайтылган, – диде. – Минем белән йокларга дип килгән булган, ләкин мин әче тавыш белән кычкырып җибәрдем.
[15] Шулай ачыргаланып, әче тавыш белән кычкыруымны ишеткәч, менә, киемен ташлап калдырып, өйдән чыгып йөгерде.
[16] Хуҗабикә, ире Потифар өйгә кайтканга кадәр, Йосыфның өс киемен үз янында саклап тотты.
[17] Кайткач, аңа баягыча сүзләр белән хәлне сөйләп бирде: – Монда син алып кайткан гыйбри колың мине мыскыл итәргә теләде,
[18] әмма мин әче тавыш белән кычкыргач, өс киемен монда калдырып, өйдән чыгып качты, – диде.
[19] Үзенең колы өстеннән хатынының зарлануын ишеткәч, Потифарның ачуы тәмам соң чиккә җитте.
[20] Йосыфны ул тоткын итеп патшаның мәхбүсләре ята торган зинданга яптырды. Йосыф зинданга ябылса да,
[21] Раббы аның янында булды, мәрхәмәтен ирештереп, зинданбашы күңелендә Йосыфка карата рәхимле караш уятты.
[22] Зинданбашы Йосыфны төрмәдәге барлык тоткыннар өстеннән карап торучы назыйр итеп куйды. Тоткыннарның зиндандагы бөтен эшләре белән Йосыф җитәкчелек итә иде.
[23] Зинданбашы үзе Йосыф кул астында эшләнә торган эшләрнең һичберсе белән кызыксынмады, чөнки Йосыфның янында Раббы булып, Раббы аның һәрбер эшен уңышлы кыла иде.