[1] Фиргавен хозурына баргач, Йосыф әйтте: – Атам белән минем кардәшләрем, вак һәм эре терлектән барлык мал-туарны, булган бар мөлкәтне үзләре белән алып, Кәнган җиреннән монда күчеп килделәр. Хәзер алар монда – Гөшен төбәгендә, – диде.
[2] Кардәшләреннән бишесен Йосыф үзе белән алып килгән иде, аларны фиргавен хозурына кертеп бастырды.
[3] Йосыфның кардәшләреннән фиргавен: – Шөгылегез нидән гыйбарәт? – дип сорады. Йосыфның кардәшләре: – Ата-бабаларыбыз кебек, без колларың да көтүчеләр, сарыклар асрыйбыз, – дип җавап бирделәр.
[4] – Без бу илгә яшәргә дип күчеп килдек, – дип аңлаттылар алар фиргавенгә, – чөнки Кәнган җирендә кытлык хөкем сөрә, көтүлекләр корып кипте. Без колларыңа Гөшен төбәгендә җирләшеп яшәргә рөхсәт бирсәң иде, үтенәбез.
[5] Фиргавен Йосыфка: – Атаң белән кардәшләрең монда синең янга килгәннәр, – диде. –
[6] Бөтен Мисыр иле синең каршыңда: туганнарыңа илнең иң әйбәт җирләрен бир. Әйдә, Гөшен төбәгендә урнашып яшәсеннәр. Араларында белдекле-сәләтле угланнар булса, аларны минем хайван көтүләре өстеннән дә караучы итеп куй.
[7] Йосыф үзенең атасы Ягъкубны да фиргавен хозурына алып килде. Ягъкуб фиргавенгә хәер-фатихасын бирде.
[8] Фиргавен Ягъкубтан: – Сиңа ничә яшь? – дип сорады.
[9] – Минем горбәттә үткән гомер көннәрем йөз дә утыз елдыр, – дип җавап бирде Ягъкуб. – Гомер елларым аз әле, алары да михнәтләр эчендә үтте, ата-бабаларымның горбәттә үткән гомер еллары белән чагыштырырлык түгел.
[10] Ягъкуб, фиргавенгә янә хәер-фатихасын әйтеп, аның яныннан чыкты.
[11] Йосыф шулай атасы Ягъкуб белән үзенең кардәшләрен Мисырга урнаштырды; фиргавеннең боерыгында әйтелгәнчә, аларга илнең иң яхшы өлешеннән – Рәмесес төбәгеннән җир биләмәсе бирде.
[12] Атасы Ягъкубны, үзенең кардәшләрен һәм Ягъкуб токымындагы һәр гаиләне балалары санынча Йосыф икмәк белән тәэмин итте.
[13] Ул арада кытлык, көчәеп, шул дәрәҗәгә җитте ки, бөтен өлкәләрдә икмәкнең әсәре дә калмады. Мисыр һәм Кәнган җирләре тәмам зәгыйфьләнеп-корып киптеләр.
[14] Йосыф, Мисыр һәм Кәнган җирләрендә булган бөтен көмеш акчаны икмәк сату бәрабәренә үз кулына туплап, фиргавеннең сарай хәзинәсенә тапшырган иде.
[15] Шунлыктан Мисыр һәм Кәнган җирләрендәге халыкта акча калмады. Мисырлылар, Йосыф хозурына килеп: – Безгә ашарга икмәк бир, күз алдыңда егылып үликмени? Безнең бар көмешебез тотылып бетте, – диләр иде.
[16] Йосыф аларга: – Көмешегез бетсә, аяклы малыгызны китерегез, терлек бәрабәренә мин сезгә икмәк бирермен, – диде.
[17] Шуннан соң мисырлылар Йосыфка көтү-көтү терлек китерә башладылар. Китерелгән атлар, ишәкләр, вак терлек һәм эре терлек көтүләре бәрабәренә Йосыф аларга икмәк бирә иде. Ул елны Йосыф терлеккә алмашу юлы белән халыкны икмәккә туендырып торды.
[18] Ул ел узып, икенче ел кергәч, мисырлылар янә Йосыф каршысына килделәр: – Син хуҗабыз әфәндедән яшерер урын юк, – диделәр алар. – Безнең акчабыз да төкәнде, терлек-көтүләребез дә син әфәнде кулына күчеп бетте. Җаныбыздан һәм җир биләмәләребездән башка син әфәндегә бирердәй бернәрсәбез дә калмады.
[19] Инде үз күзең алдында без үзебез дә, туфрак-җирләребез дә шулай харап булсынмыни? Икмәк бәрабәренә үзебезне дә, җирләребезне дә сатып ал. Без җирләребез белән берлектә фиргавеннең коллары булыйк. Ә син безгә орлык бир, орлык биреп, безне үлемнән, җирләребезне, кысыр калып, чүлгә әйләнүдән коткар.
[20] Шул рәвешчә, Йосыф Мисырдагы җир мәйданнарын да фиргавен өчен сатып ала башлады. Һәрбер мисырлы ачлык кытлыгыннан үзенең җир кисәген сатты. Илдәге бөтен җир мәйданы шулай фиргавеннеке булды.
[21] Йосыф Мисыр чикләренең бер очыннан икенче очына кадәр булган бар халыкны колга әверелдерде.
[22] Фәкать каһиннәрнең генә җир биләмәләре сатып алынмады, чөнки аларның җир биләмәләре фиргавен тарафыннан үзләренә беркетелгән, алар шул җир биләмәләре исәбенә туенып яшиләр иде. Шуңа күрә аларның җир биләмәләре сатылмады.
[23] Йосыф халыкка мөрәҗәгать итеп әйтте: – Менә мин сезне дә, җирләрегезне дә фиргавен коллары һәм милке итеп сатып алдым, – диде. – Инде менә сезгә орлык, җирне эшкәртеп, иген үстерегез.
[24] Урып-җыю беткәч, ашлыкның биштән бер өлешен фиргавенгә бирерсез. Биштән дүрте исә чәчүлек орлык һәм үзегезгә, йорт кешеләрегезгә, балаларыгызга азык өчен булыр.
[25] – Син безнең җаныбызны саклап калдың, – диделәр мисырлылар. – Син әфәндебезнең күңеленә хуш килеп, фиргавенгә кол булып яшик!
[26] Шулай итеп, Йосыф бөтен Мисыр мәмләкәтендә шул вакыттан алып бүгенгәчә гамәлдә булган канунга нигез салды: каһиннәр кулындагы җир биләмәләреннән кала, илдәге һәр җир биләмәсеннән алынган ашлыкның биштән бере фиргавенгә бирелергә тиеш булды.
[27] Исраил токымы шулай Мисыр мәмләкәтенең Гөшен өлкәсендә җир биләп яши башлады. Шунда алар, үрчеп, нәселләрен ишәйттеләр.
[28] Мисыр җирендә Ягъкуб унҗиде ел торды. Аның дөньялыкта яшәү көннәре, гомеренең исәбе йөз дә кырык җиде ел тәшкил итте.
[29] Әҗәле якынлаша баруын сизеп, ул углы Йосыфны чакыртып алды да: – Әгәр синең күңелеңә хуш килсәм, мәрхәмәт вә тугрылык күрсәтеп, кулыңны минем ботыма куй да ант ит, – диде. – Зинһар, мине Мисыр туфрагында җирләмә.
[30] Мин ата-бабаларым янәшәсендә ятарга телим. Мине, Мисырдан алып чыгып, ата-бабаларым янында дәфен кыл. Йосыф: – Теләгеңне үтәрмен! – диде.
[31] Исраил: – Ант ит! – диде. Йосыф ант итте, һәм Исраил үзенең ятагы өстендә сәҗдә кылды.