Skip to content
Opens in a new window

[1] Ибраһим, аннан көньякка таба юл алып, Кадыш белән Шур шәһәрләре арасындагы дала җирләргә барып урнашты; вакытлыча Герарда да яшәде.

[2] Хатыны Сара хакында Ибраһим: – Бу минем кыз кардәшем, – дип таныштыра иде. Шуннан соң Герар патшасы Әбумәлик, кеше җибәреп, Сараны үзенә алдырды.

[3] Әмма бер төнне, Әбумәликнең төшенә кереп, Аллаһы аңа әйтте: – Бу хатынны үзеңә алган өчен, сине үлем көтә, чөнки ул башка кеше хатыныдыр, – диде.

[4] Әбумәлик исә хатынга кагылмаган иде, ул әйтте: – Йа Хуҗа-Хакимем, Син гаепсез бер кавемне юк итмәкчесеңме? – диде. –

[5] «Бу хатын – минем кыз кардәшем», – дип, Ибраһим миңа үзе үк әйтте бит? Хатыны да Ибраһимны: «Бу минем абыемдыр» – дип таныштырды. Мин моны саф күңелдән эшләдем, минем кулларым чиста.

[6] – Саф күңелдән эшләгән икәнеңне беләм, – диде Аллаһы Әбумәликкә төшендә. – Шуңа күрә Мин сине Минем алда гөнаһлы эш кылудан тыеп калдым – синең тарафтан хатынга кул тидертмәдем.

[7] Инде хатынны хуҗасына кире кайтарып бир, чөнки аның ире – пәйгамбәрдер, ул синең өчен дога кылып, сине үлемнән коткарыр. Кире кайтарып бирмисең икән, ул чакта, белеп тор, синең үзеңне дә, халкыңны да үлем көтә.

[8] Әбумәлик, иртүк торып, хезмәтендәге адәмнәрне җыйды да аларга булган хәлне сөйләп бирде. Кешеләрне дәһшәтле курку биләп алды.

[9] Әбумәлик, Ибраһимны чакыртып, әйтте: – Син безне нишләттең? – диде. – Миңа һәм мәмләкәтем өстенә шундый зур бәла китерердәй нинди гөнаһлы эш кылдым мин сиңа? Мондый эшне тиктомалдан эшләмиләр!

[10] Шулай дип, Әбумәлик Ибраһимнан сорады: – Сәбәбе нәрсә, нигә син моны эшләдең?

[11] Ибраһим җавап бирде: – Сәбәбе шулдыр: сезнең монда Аллаһыдан курку һәм Аны хөрмәт итү юк, шунлыктан хатыным аркасында мине үтерерләр дип уйладым.

[12] Ул чыннан да минем кыз кардәшемдер – атабыз бер үк, аналарыбыз гына башка. Ахырдан ул минем хатыным булды.

[13] Аллаһы мине горбәткә чыгарып җибәргән чакта, мин хатыныма әйттем: «Үтенеп сорыйм, нинди генә урынга барып чыксак та, син минем хакта: „Бу минем абыем“, – дип сөйлә», – дидем.

[14] Әбумәлик Ибраһимга хатынын кире кайтарды. Моның өстенә вак һәм эре терлектән мал-туар, кол хатыннар һәм кол ирләр бүләк итте.

[15] Һәм әйтте: – Менә, мәмләкәтем синең каршыңда – кайда телисең, шунда утрак тормыш корып яшә, – диде.

[16] Сарага да әйтте: – Менә, мин синең абыеңа мең көмеш бирдем, – диде. – Бу сиңа баш бөркәнчеге, яныңдагы бар кешегә ул синең гөнаһсыз икәнлегеңне күрсәтеп торыр.

[17] Ибраһим Аллаһыдан мәдәт сорап дога кылды, һәм Аллаһы Әбумәликнең үзен дә, хатынын һәм җарияләрен дә сихәтләндерде; хатыннар бала таба башладылар.

[18] Чөнки Раббы Ибраһимның хатыны Сара аркасында Әбумәлик йортындагы барлык хатын-кызны кысыр кылган иде.

Яратылыш — Chapters