[1] Исхак үз янына Ягъкубны чакырды да фатиха биреп кисәтте: – Кәнган кызларыннан хатын алма! – диде. –
[2] Әниеңнең атасы Бетуил янына Паддан-Арамга кит, анда барып, әниеңнең абыйсы Лабанның кызларыннан берсен үзеңә хатын итеп ал.
[3] Кадир Алла синең юлыңны мөбарәк кылсын, сине үрчемле итсен, токымнарыңны ишәйткәннән-ишәйтеп, сине бихисап кавем-халыкларның нәсел атасы итсен.
[4] Аллаһы Ибраһимга биргән мөбарәк фатихасын сиңа һәм синнән соң килгән нәселең токымнарына да бирсен – син горбәттә гизеп йөргән һәм Аллаһы Ибраһимга тапшырган бу җирләр һәммәсе сиңа мирас булсын!
[5] Шулай дип, Исхак Ягъкубны юлга күндерде. Ягъкуб, үзенең һәм Эсауның анасы Рәбиканың бертуган кардәше арами Бетуил углы Лабан янына барырга дип, Паддан-Арамга карап сәфәр чыкты.
[6] Атасы Исхакның Ягъкубны мөбарәк кылганын, Кәнган кызларыннан хатын алма, дип кисәтеп, аңа, хатын алмак өчен, Паддан-Арамга барырга юл фатихасы биргәнен Эсау шундук ишетеп белде.
[7] Шулай ук Ягъкубның, ата-ана сүзен тыңлап, Паддан-Арамга сәфәр чыгып киткәнен дә белде.
[8] Моңардан Эсау үзенең атасы Исхакның Кәнган кызларын үз итмәвен аңлады.
[9] Һәм ул, Ибраһимның оныгына – Исмәгыйльнең углы Нәбаютның бертуган кыз кардәше Махалатка өйләнеп, өйдәге хатыннары өстенә тагын бер хатын алды.
[10] Ягъкуб, Беер-Шебаны калдырып, Харанга карап юлга чыкты.
[11] Кояш баеган вакытта, бер урынга җиткәч, шунда төн кунарга туктады. Җирдәге ташлардан берсен баш астына куйды да йокларга ятты.
[12] Ул төш күрде. Җир өстеннән югарыга таба бер баскыч сузылган имеш, очы күк гөмбәзенә үк тиеп тора. Баскыч буйлап бер менеп, бер төшеп, Аллаһының фәрештәләре йөри.
[13] Менә баскычта Раббы Үзе күренде һәм әйткән сүзләре ишетелде: – Мин – Раббы, бабаң Ибраһим һәм Исхакның Алласымын! – диде Ул. – Син ятып йоклаган бу җирне Мин сиңа һәм синең нәсел токымнарына бирәчәкмен.
[14] Синең нәселнең киләчәк буын кешеләре җир йөзендәге ком бөртекләре санынча булачак. Синең нәсел диңгез ярларына таба да, көнчыгышка, төньякка, көньякка да – һәр тарафка ишәеп таралыр. Синең аша һәм синең нәсел орлыгың аша җир йөзендәге бөтен халыклар мөбарәк кылыначак.
[15] Менә, Мин синең янда! Кая таба юл тотсаң да, Мин сине саклап барачакмын, сине бу җирләргә кабат кайтарачакмын. Сиңа вәгъдә иткәнне үтәп чыкканга кадәр, Мин синнән аерылмаячакмын.
[16] Ягъкуб, йокысыннан уянып, әйтте: – Чыннан да, Раббы шушы җирдә бит, ә мин шуны белмәгәнмен, – диде.
[17] Аннары, шомланып: – Куркыныч җир бу! – дип куйды. – Хактыр, Аллаһы йортыдыр бу, күк капусы шушындадыр.
[18] Ягъкуб иртүк торды, баш астына салып яткан ташны һәйкәл сыман итеп җиргә утыртты да өстенә зәйтүн мае койды.
[19] Бу урынны ул Бәйт-Эл дип атады. Аңарчы ул Луз шәһәре дип атала иде.
[20] Соңрак Ягъкуб күңелдән нәзер әйтте: «Аллаһы һәрчак минем янда булып, сәфәрем юлында мине саклап барса, ашарыма – ризык, кияремә кием биреп,
[21] мин атам йортына исән-имин кабат кайта алсам, шул чакны Раббы минем табынган Аллам булыр,
[22] һәйкәл итеп мин куйган бу таш Аллаһы йортына әверелер һәм Син, Раббы, миңа насыйп итәчәк һәр нәрсәнең уннан берен мин Сиңа бирермен».