[1] Ибраһим Кытура исемле башка берәүне дә хатынлыкка алган иде.
[2] Кытурадан Ибраһимның Зимран, Йокшан, Медан, Мидьян, Ишбак, Шуах исемле угыллары туды.
[3] Йокшаннан Шеба белән Дедан туды. Дедан ашшурим, летушим һәм леумимнәрнең нәсел атасы булды.
[4] Мидьяннан Эйфа, Эфер, Ханох, Абида һәм Элдага исемле угыллар тудылар. Боларның һәммәсе – Кытура ягы балаларыдыр.
[5] Ибраһим үз карамагында булган бар нәрсәне Исхакка тапшырды.
[6] Ә җарияләреннән туган угылларын Ибраһим бүләкләр биреп бәхилләтте дә, углы Исхактан ераклаштыру өчен, әле үзе исән чагында ук аларны көнчыгыш тарафка, шундагы җирләрдә үзбашларына көн күрергә җибәрде.
[7] Ибраһим үзе йөз дә җитмеш биш ел яшәде. Аның гомере шул кадәрле иде.
[8] Ибраһим, тормышта барысын татып-кичереп, олы яшьтә вафат булды һәм үзенең ата-бабалары белән кушылды.
[9] Угыллары Исхак белән Исмәгыйль аны хитти Сохар углы Эфроннан Ибраһим үзе сатып алган җирдә – Мәмре каршысындагы Махпела кырында урнашкан мәгарәгә илтеп дәфен кылдылар. Ибраһим белән хатыны Сараның каберләре икесенең дә шундадыр.
[11] Ибраһимның вафатыннан соң, Аллаһы аның углы Исхакны мөбарәк кылды. Исхак Беер-Лахай-Роида яши иде.
[12] Сараның асравы мисырлы Һаҗәрдән туган Ибраһим углы Исмәгыйльнең шәҗәрәсе болайдыр.
[13] Шәҗәрәдә Исмәгыйль угылларының исемнәре: беренче углы Нәбают, аннан соң Кыдар, Адбеил, Мибсам,
[14] Мишма, Думаһ, Мәссә,
[15] Хадад, Тейма, Итур, Нафиш һәм Кыдыма.
[16] Исмәгыйльнең бу унике углы аерым-аерым кабиләләргә баш булып, ул кабиләләр һәм алар тереклек иткән җәйләүләр башлыкларының исемнәре белән аталдылар.
[17] Исмәгыйльнең гомер еллары болайдыр: ул йөз дә утыз җиде яшендә соңгы сулышын алды һәм үзенең ата-бабалары белән кушылды.
[18] Исмәгыйльнең угыллары исә Ашшурга бара торган юл буендагы Хавилә белән Шур җирләре арасында, Мисыр чиге якынында урнашып, кардәшләре белән низаглы мөнәсәбәттә булып тереклек иттеләр.
[19] Ибраһимның углы Исхакның шәҗәрәсе болайдыр: Ибраһим Исхакка ата булды.
[20] Паддан-Арамнан арами Бетуилнең кызын, арами Лабанның сеңелесе Рәбиканы хатынлыкка алганда, Исхакка кырык яшь иде.
[21] Рәбика кысыр булганлыктан, Исхак, үз хатынының сихәтләнүе өчен, Раббыга догалар багышлады. Раббы, аның догасын ишетеп, хатынны сихәтләндерде, һәм Рәбика балага узды.
[22] Карынында ике җан иясе тибүен белгәч, Рәбика: – Әгәр алай икән, бу хәлдән миңа ни булыр? – дип, Раббыдан сорарга китте.
[23] Раббы аңа әйтте: «Карыныңда синең ике кавем җаны бар, синнән аерым ике халык туачак. Берсе икенчесеннән көчле булачак, өлкәне кечесенә хезмәт итәчәк».
[24] Бала тудырыр көн җиткәч, Рәбика игезәк ике бала тапты.
[25] Алдан дөньяга килгәненең бөтен тәне кып-кызыл һәм йонлы тире кебек төк белән капланган иде. Аңа Эсау дип исем куштылар.
[26] Аннан соң игезәкнең карындаш икенчесе дөньяга килде. Анысы кулы белән Эсауның тәпиенә ябышып чыккан иде. Шуңа күрә аңа Ягъкуб дип исем куштылар. Игезәк балалары туганда, Исхакка алтмыш яшь тулган иде.
[27] Игезәкләр үсеп җитеп, Эсау кыр-дала кешесе, киек-җәнлек аулауда оста сунарчы булды. Ә Ягъкуб чатыр тереклеге белән көн күрүче тыйнак бер адәм иде.
[28] Исхак Эсауны яратарак төште, чөнки Эсауның аудан алып кайткан кош итләре бик тәмле була иде. Рәбика исә Ягъкубны якынрак күрде.
[29] Беркөнне Ягъкуб аш пешерде, шул чакны кырда ауда йөреп кайткан Эсау килеп керде. Ул бик талчыккан кыяфәттә иде.
[30] Ягъкубка: – Миңа шул кызылдан, шул кызыл аштан бераз салып бир әле, бик ачыктым, – диде ул. (Шул сүздән Эсауга Эдом дигән кушамат тагылды.)
[31] Ягъкуб әйтте: – Иң әүвәл син миңа үзеңнең дөньяга беренче булып туу хокукыңны сат, – диде.
[32] – Аһ, үләм! Беренче булып туу хокукының миңа ни хаҗәте бар?! – диде Эсау.
[33] – Алайса, сатам, дип, хәзер үк минем алда ант ит, – диде Ягъкуб. Эсау ант итте һәм үзенең беренче булып туу хокукын шулай Ягъкубка сатып җибәрде.
[34] Шуннан соң Ягъкуб Эсауның алдына ясмык ашы белән икмәк китереп куйды. Эсау ашады, эчте дә, торып, чыгып китте. Ана карыныннан беренче булып туу хокукына аның исе дә китмәде.