Skip to content
Opens in a new window

[1] Раббы, әйткән сүзен үтәп, Сарага якты чыраен күрсәтте – биргән вәгъдәсен гамәлгә ашырды.

[2] Сара йөккә узды һәм Ибраһимның картлык көнендә, аңа нәкъ менә Аллаһы алдан әйтеп куйган вакытта, дөньяга бер угыл китерде.

[3] Ибраһим үз хатыны Сарадан туган углына Исхак дип исем кушты

[4] һәм, Аллаһы куйган шартны үтәп, тууының сигезенче көнендә углы Исхакны сөннәткә утыртты.

[5] Углы Исхак туганда, Ибраһимга йөз яшь иде.

[6] Сара: – Аллаһы минем йөземне шат-көләч итте, – диде. – Мине ишеткән һәркем үзен шулай ук шат-көләч итеп тоячак.

[7] Әйтте: – Сара бала имезәчәк, дип, Ибраһимга кем сөйли алыр иде?! Менә, шушы яшемдә мин аңа бер угыл таптым.

[8] Бала үсә төшкәч, аны имидән аердылар. Исхакны имидән аерган көнне Ибраһим зур мәҗлес җыйды.

[9] Бервакыт Сара, Ибраһимның мисырлы Һаҗәрдән туган углы Исмәгыйль авызыннан мыскыллы сүзләр ишетеп,

[10] Ибраһимга әйтте: – Бу кол хатынны углы белән бергә куып җибәр! – диде. – Кол хатынның углы минем углым Исхак мирасына дәгъва кылырлык булмасын!

[11] Ибраһим пошаманга калды, чөнки Исмәгыйль дә аның үз углы иде.

[12] Әмма Аллаһы Ибраһимга әйтте: – Углың белән җарияң өчен кайгырма, – диде. – Һәр нәрсәдә Сара сиңа ни әйтсә, шуны тыңла. Чөнки синең токымың Исхак белән дәвам ителәчәк.

[13] Җарияңнән туган углыңнан да бер кавем барлыкка китерермен, чөнки ул да синең нәсел орлыгын дәвам итүчедер.

[14] Ибраһим иртәгесен таң белән торды, икмәк һәм бер турсык су әзерләп, Һаҗәрнең иңбашына асты һәм аны углы белән бергә өйдән чыгарып җибәрде. Һаҗәр, Беер-Шеба чүленә юл алып, шунда адашып йөрде.

[15] Турсыкта эчәр су беткәннән соң, Һаҗәр, углын бер куаклык күләгәсендә калдырып,

[16] бер җәя угы очып җитәрдәй арага читкәрәк китте дә җиргә утырды. «Баламның үлем газабын күрергә теләмим!» – дип, ул шулай углы каршысында утырган хәлдә үкереп-үкереп еларга тотынды.

[17] Угъланның өн-авазы Аллаһыга барып иреште. Аллаһының фәрештәсе, күкләрдән хәбәр биреп: – Сиңа ни булды, Һаҗәр? – дип эндәште. – Курыкма! Аллаһы синең елап яткан углыңның тавышын ишетте.

[18] Тор, углыңны да торгыз, аны кулыннан җитәклә. Мин аны бөек бер халыкның нәсел атасы итәчәкмен.

[19] Аллаһы Һаҗәрнең күзләрен ачты, һәм Һаҗәр тулы сулы бер коены күрде; барып, турсыгына су тутырды да углына эчәргә бирде.

[20] Угълан, Аллаһы мәрхәмәте белән буй җитеп, чүлдә көн күрә башлады, укчы-мәргән булды.

[21] Ул Паран дигән чүлдә яшәде. Әнисе аңа хатынны Мисыр иленнән табып бирде.

[22] Шул заманнарда булган хәлләр ки, Әбумәлик үзенең гаскәрбашы Пикүл белән бергә Ибраһим каршына килеп: – Синең һәр эшләгән эшең Аллаһы катнашында эшләнә, – диде. –

[23] Инде менә: «Аллаһы – Үзе шаһиттыр! Синең үзеңне дә, углың һәм оныкларыңны да рәнҗетмәм», – дип ант ит! Сиңа минем мөгамәләм яхшы булганы кебек, син дә миңа һәм үзең кунак булып яшәгән илгә шундый ук яхшы мөгамәләңне күрсәт.

[24] Ибраһим: – Ант итәм! – диде.

[25] Аннары: – Колларың минем су ала торган коемны тартып алдылар, – дип, Әбумәликкә үпкәсен дә белдерде.

[26] Әбумәлик исә: – Андый эшне кем эшләгәндер, мин белмим, – диде. – Син бит бу турыда миңа әйтмәдең. Мин моны бүген беренче мәртәбә ишетәм.

[27] Ибраһим вак һәм эре терлектән Әбумәликкә мал бирде, шул рәвештә алар килешү ясадылар.

[28] Вак терлек көтүеннән җиде баш сарык бәрәнен Ибраһим махсус аерып куйган иде.

[29] Әбумәлик: – Бу җиде баш сарык бәрәнен аерып куюның мәгънәсе нәрсәдә? – дип сорады.

[30] Ибраһим әйтте: – Минем кулдан сиңа тапшырылган бу җиде сарык бәрәне әлеге коены мин үзем казыган икәнлекнең шаһәдәте булыр, – диде.

[31] Алар икесе ант итешкән бу урын шул көннән Беер-Шеба дип атала башлады.

[32] Беер-Шебада килешү ясалганнан соң, Әбумәлик белән аның гаскәрбашы Пикүл, юлга кузгалып, пелештиләр җиренә кире әйләнеп кайттылар.

[33] Ибраһим исә Беер-Шебада бер тамариск агачы утыртты һәм Раббыга, бакый Аллага, дога багышлады.

[34] Пелештиләр җирендә Ибраһим кунак-мосафир булып озак гомер кичерде.

Яратылыш — Chapters