Skip to content
Opens in a new window

[1] Ахырда Аллаһы, Нухны һәм аның белән бергә көймәдә булган барлык хайваннарны исенә төшереп, җир өстенә җил истерде. Суның артуы бетте.

[2] Күк капулары ябылып, төпсез упкыннар эченнән коеп яуган яңгыр туктады.

[3] Йөз дә илле көн кичкәннән соң, җир өстендәге сулар кими башлады.

[4] Җиденче айның унҗиденче көнендә көймә Арарат таулары түбәсенә утырды.

[5] Суның кимүе унынчы айга кадәр дәвам итте. Унынчы айның беренче көнендә тау башлары күренде.

[6] Кырык көн үткәч, Нух үзе ясаган көймәнең тәрәзәсен ачты.

[7] Тәрәзәдән бер козгынны тышка очырды. Козгын, җир өсте сулардан арынганга кадәр, бер очып китеп, бер очып кайтып йөрде.

[8] Җир өстеннән су китеп беткәнме-юкмы икәнен белер өчен, Нух күгәрченне очырды.

[9] Күгәрчен, аякларына кунар җир тапмыйча, Нух янына көймәгә кире әйләнеп кайтты; чөнки җир өстеннән су китеп бетмәгән иде әле. Нух, куллары белән тәрәзәдән сузылып, күгәрченне көймә эченә, үз янына алды.

[10] Нух тагын җиде көн узганны көтеп торды да күгәрченне янә тышка очырды.

[11] Кичен күгәрчен, томшыгына яшь зәйтүн яфрагы эләктереп, кире кайтты. Шуңардан Нух җир өстендәге суларның кимегәнлеген белде.

[12] Җиде көн үткәннән соң, Нух күгәрченне тагын очырды. Бу юлы күгәрчен кире әйләнеп кайтмады.

[13] Нух гомеренең алты йөз дә беренче елында, беренче айның беренче көнендә җир өстендәге сулар китеп бетте. Нух көймәнең түбәсен ачып карады һәм җирнең коры икәнлеген күрде.

[14] Икенче айның егерме җиденче көнендә туфрак тәмам кипте.

[15] Аллаһы Нухка: – Хатының, угылларың һәм киленнәрең белән бергә көймәдән чык, – диде. –

[17] Синең белән бергә яныңдагы барлык төр җан ияләре: кошлар, хайваннар, җир өстендә сөйрәлүче хәшәрәтләр – һәммәсе көймәдән чыксыннар; чыгып, җир йөзенә таралсыннар, үрчеп, ишәеп, җир өстен тутырсыннар.

[18] Нух үзенең хатыны, угыллары һәм киленнәре белән бергә көймәдән чыкты.

[19] Җир йөзендә хәрәкәт итүче төрле токымдагы барлык җан ияләре – хайваннар, кошлар, хәшәрәтләр көймәне ташлап чыктылар.

[20] Раббы хөрмәтенә Нух бер мәзбәх корды һәм, чиста саналган хайван һәм кошлар арасыннан берничәсен сайлап алып, ут өстендә яндырып корбан китерде.

[21] Хуш истән күңеле булган Раббы үзалдына әйтте: – Кешеләр аркасында җир йөзен бүтән нәгъләтләмәячәкмен, – диде. – Чөнки кешенең йөрәгендә туа торган явызлыклар аның балачагыннан ук килә; инде терек дөньяны, бу юлы эшләгәнем кебек, кабат үлемгә дучар итмәячәкмен.

[22] Дөньяның киләчәк яшәешендә чәчү дә, уру да булыр, суык та, эссе дә булыр, җәй дә, кыш та булыр, көн дә, төн дә булып торыр.

Яратылыш — Chapters