[1] Ибраһим яшәгән замандагы кытлыктан башка илдә тагын бер ачлык афәте булды. Һәм Исхак пелештиләр патшасы Әбумәлик янына Герарга китте.
[2] Раббы, Исхакның хозурында күренеп, әйтте аңа: – Мисырга барма! – диде. – Мин сиңа күрсәтәчәк җирдә калып,
[3] шунда яшәп торырсың. Мин синең яныңда булачакмын, сине мөбарәк кылачакмын. Атаң Ибраһим белән антлашканымча, Мин, вәгъдәмне үтәп, әлеге җирләрнең һәммәсен сиңа һәм синең варисларыңа бирәчәкмен.
[4] Синең нәселеңне күктәге йолдызлар санынча ишәйтәчәкмен; бу җирләрнең барчасын синең нәсел варисларына бирәчәкмен; җир йөзендәге барлык халыклар синең токымың аша фатиха алачак.
[5] Чөнки Ибраһим, Минем өн-авазымны ишетеп, Мине тыңлады, Мин үтәлергә тиеш дигәннәрне: Минем боерыкларымны, кагыйдәләремне һәм кануннарымны – һәммәсен җиренә җиткереп үтәде.
[6] Шул рәвешчә, Исхак Герарда яшәргә калды.
[7] Җирле халык кешеләре аңардан хатыны Рәбика турында сорадылар. Исхак: – Бу минем кыз кардәшем, – дип җавап бирде, аны «хатыным» дип әйтергә теле бармады, чөнки төскә-биткә чибәр Рәбиканы күреп, аның аркасында үзен үтерерләр дип курыкты.
[8] Шулай булды ки, шактый вакытлар узгач, беркөнне пелештиләр патшасы Әбумәлик тәрәзә аша тышка карады һәм Исхак белән Рәбиканың уен уйнауларын күрде.
[9] Әбумәлик, Исхакны чакыртып, әйтте: – Менә, Рәбика синең үз хатының икән бит? Ник син аны «кыз кардәшем» дип ялганладың? – диде. Исхак: – Чөнки аның аркасында мине үтерерләр дип курыктым, – дип җавап бирде.
[10] – Син безне нинди кыен хәлгә куйдың! – диде Әбумәлик. – Әгәр безнең халыктан берәрсе синең хатының белән якынлык кылган булса? Ул чакта бит безнең өскә нинди зур гаеп төшкән булыр иде.
[11] Әбумәлик бөтен халыкка: – Кем дә кем бу кешегә һәм аның хатынына кагылса, ул адәм үлемгә хөкем ителәчәк! – дигән әмерен игълан итте.
[12] Исхак бу илдә иген игеп көн күрә иде. Шул елны ул Раббысының фатихасы белән үз басуыннан йөз тапкыр артыграк уңыш җыеп алды.
[13] Дәрәҗәсе дә үскәннән-үсә, артканнан-арта барып, ул бөек кеше булып танылды.
[14] Ул вак һәм эре терлектән көтү-көтү мал тотты, аның бик күп хезмәтчеләре бар иде. Шунлыктан пелештиләр аңардан көнләшә башладылар.
[15] Атасы Ибраһим исән чагында үзенең колларыннан казыткан барлык коеларны пелештиләр, күмеп, җир белән тигезләделәр.
[16] Шуннан соң Әбумәлик Исхакка әйтте: – Кит син бездән! Чөнки син хәзер безнең өчен артык куәтле булдың, – диде.
[17] Исхак торган җирен ташлап китеп барды. Герар үзәнлегендә яңа урын табып, шунда чатырларын корып яши башлады.
[18] Атасы Ибраһим заманында казылып, аның вафатыннан соң пелештиләр тарафыннан күмелгән коеларны яңадан ачтырды, аларның исемнәрен дә электә атасы куйган исемнәр белән атады.
[19] Шулай бер вакыт Исхакның коллары үзәнлектә тере сулы бер чишмәне ачкач,
[20] «Бу безнең чишмә!» дип, Герарның җирле көтүчеләре белән Исхакның көтүчеләре арасында бәхәс чыкты. Шул бәхәс уңае белән Исхак бу чишмәгә Исык дип исем кушты.
[21] Икенче бер коены казыдылар. Анысы өчен дә гауга чыкты. Исхак монысын Ситна дип атады.
[22] Исхак, бу урынны да калдырып, башка бер җиргә күчте һәм тагын кое казыды. Монысы өчен инде гауга куптаручы булмады. Шуңа күрә Исхак аны Рехобот дип атады һәм әйтте: «Раббы безне хәзер иксез-чиксез киңлекләргә алып чыкты, һәм без шушы җирләрдә үрчегәннән-үрчи барачакбыз», – диде.
[23] Бу урыннан Исхак Беер-Шебага күчте.
[24] Һәм шул төнне аңа Раббы күренеп әйтте: – Мин – синең атаң Ибраһимның Алласы. Курыкма, Мин синең яныңда! Мин сине мөбарәк кылам, колым Ибраһим хакына синең нәсел варисларыңны үрчеткәннән-үрчетәчәкмен, – диде.
[25] Бу җирдә Исхак мәзбәх ясады һәм Раббының исеменә дога багышлады. Шул ук төбәктә чатырын корып, колларыннан кое казытты.
[26] Шул заманнарда булган хәлләр ки, беркөнне Исхак янына Герардан, мәслихәтчесе Ахуззат һәм гаскәрбашы Пикүлне ияртеп, Әбумәлик килде.
[27] Исхак аларга: – Нигә әле сез монда минем янга килдегез? – диде. – Сез бит мине дошман күрәсез, илегездән мине куып ук җибәрдегез!
[28] Җавап биреп әйттеләр: – Без Раббының синең янда булуын ачык күрдек тә безнең белән синең арада антлашу, синең белән үзара иттифак төзү кирәк дигән уйга килдек.
[29] Син дә безгә явызлык кылма, без дә сиңа яманлык кылмабыз. Без бит сиңа яманлык эшләмәдек, син безнең илдән исән-имин китеп бардың. Инде син хәзер Раббының мөбарәк фатихасын алган бер кешедер, – диделәр.
[30] Исхак мәҗлес җыйды, кунаклар ашап-эчеп сыйландылар.
[31] Иртәгесен, таңнан торып, Исхак белән үзара ант итештеләр, аннары хуҗаның рөхсәте белән исән-имин хәлдә кайтып киттеләр.
[32] Шул ук көнне Исхакның коллары килеп: «Сулы булдык!» – дип, үзләре казыган кое турында хәбәр китерделәр.
[33] Исхак бу коега Шибга дип исем бирде. Хәзерге Беер-Шеба шәһәренең атамасы әнә шуннан килә.
[34] Эсау, кырык яшендә өйләнеп, хитти Беэринең кызы Яһүдит һәм хитти Элонның кызы Басематны үзенә хатынлыкка алды.
[35] Бу хатыннар Исхак белән Рәбика өчен йөрәк әрнеткеч бер яра булдылар.