[1] Сара йөз дә егерме җиде ел яшәде. Аның гомере әнә шул кадәрле булды.
[2] Сара Кәнган җирендә, бүген Хебрун дип аталып йөргән Кыръят-Арбада вафат булды. Һәм Ибраһим, Сараның баш очында елап утырыр өчен, шунда килде.
[3] Соңра, мәетне калдырып, Хит угылларына болай дип мөрәҗәгать итте:
[4] – Мин сезнең арада читтән килгән бер килмешәкмен. Җәмәгатемнең мәетен дәфен кылыр өчен, миңа үз җирегездән хосусый милек итеп каберлек урыны бирегез, – диде.
[5] Хит угыллары Ибраһимга җавап итеп әйттеләр:
[6] – Хуҗабыз әфәнде, безне тыңла: син безнең арада кодрәтле бер юлбашчыдыр. Җәмәгатеңнең мәетен каберлекләребезнең иң яхшы дигәненә дәфен кыл. Безнең арада, җәмәгатеңнең мәетен дәфен кылыр өчен, каберлек урыны бирүгә берәү дә каршы килмәс, – диделәр.
[7] Ибраһим, торып, Хит угылларына башын иеп, рәхмәтен белдерде.
[8] Аннан әйтте аларга: – Әгәр мәрхүмә җәмәгатемне монда дәфен кылуыма каршы килмисез икән, ул чакта сез, ишетәсезме, минем өчен ризалык сорап, Сохар углы Эфронга мөрәҗәгать итсәгез иде.
[9] Ул үзенең басу-җирләре башындагы Махпела мәгарәсен сезнең алда миңа сатып бирсен иде, мин аңа җитәрлек микъдарда акча түләр идем. Мәгарә минем үз милкем булгач, мин анда каберлек ясар идем, – диде.
[10] Хитти Эфрон исә шунда үз халкы арасында утыра иде. Һәм ул, үзенең шәһәр капкасы янына җыелган хиттиләрнең һәммәсенә ишетелерлек итеп, Ибраһимга болай дип җавап бирде:
[11] – Юк, хуҗам әфәнде, тыңла мине: мин сиңа мәгарәне дә, мәгарә торган җирне дә бушка бирәм, халкымның угыллары алдында аларны сиңа бүләк итәм. Күм шунда мәрхүмәңне, – диде.
[12] Ибраһим, Хит халкына рәхмәтен белдереп, янә башын иде һәм,
[13] җыелган кешеләрнең һәммәсенә ишетелерлек итеп, Эфронга әйтте: – Сүземне тыңлачы: җир өчен мин сиңа көмеш бирәм, көмешне ал да, җәмәгатемнең мәетен мин шунда дәфен кылырмын, – диде.
[14] Җавабында Эфрон Ибраһимга болай диде:
[15] – Хуҗам әфәнде! Тыңла мине: җирнең бәһасе көмеш белән нибары дүрт йөз шәкыл тора; минем өчен дә, синең өчен дә күпмени бу?! Җәмәгатеңне җирлә әйдә.
[16] Ибраһим Эфронның тәкъдимен кабул итте: хиттиләр алдында Эфрон үзе билгеләгән һәм сәүдә кешеләре арасында кабул ителгән авырлык үлчәме белән аңа дүрт йөз шәкыл көмеш бирде.
[17] Шулай итеп, Мәмре янәшәсендәге Махпелада Эфрон биләп торган җир мәйданы, мәгарәсе, бөтен агачлары белән берлектә,
[18] шәһәр капкасы янына җыелган хиттиләрнең күз алдында Ибраһимның кулына күчте.
[19] Бу хәлләрдән соң Ибраһим үзенең мәрхүмә җәмәгатен, хатыны Сараны, Кәнган җиренең хәзер Хебрун дип аталып йөргән Мәмре янәшәсендәге Махпела кыры мәгарәсенә дәфен кылды.
[20] Әнә шулай хиттиләрнең бер мәйдан җир биләмәсе һәм андагы мәгарә каберлек урыны сыйфатында хиттиләрдән Ибраһимга хосусый милек булып күчте.