Skip to content
Opens in a new window

[1] Ягъкуб, алга таба күзен төбәп, каршысына Эсау һәм аның дүрт йөз кешесе якынлашып килүен күрде. Лиянең, Рахиләнең һәм ике җариянең балаларын ул аерым-аерым төркемнәргә бүлде.

[2] Җарияләрне һәм аларның балаларын алга куйды, алар артына Лия белән аның балаларын, ә ахырга Рахилә белән Йосыфны бастырды.

[3] Ягъкуб үзе исә, төркем алдына чыгып, туган кардәше Эсауга таба атлады һәм, туктый-туктый, җиде тапкыр җиргә кадәр иелеп, итагатен белдерде.

[4] Эсау, аның каршысына йөгереп килеп, муенына сарылды, үбәргә тотынды. Икесе дә елап җибәрделәр.

[5] Эсау күз карашын хатыннарга һәм балаларга таба юнәлтте: – Синең кемнәрең болар? – дип сорады ул. – Мин колыңа Аллаһы насыйп иткән балаларым, – диде Ягъкуб.

[6] Җарияләр һәм балалары Эсау каршына килеп баш иделәр.

[7] Лия дә балалары белән берлектә, аннары, ниһаять, Рахилә белән Йосыф та, килеп, Эсау каршысында баш иеп, итагать күрсәттеләр.

[8] Эсау: – Миңа юлда очраган көтү-көтү малның хикмәте нәрсәдә? – дип сорады. – Син әфәндем миннән разый булсын өчен, бүләк ул, – дип җавап бирде Ягъкуб.

[9] Эсау әйтте: – Миндә мал болай да җитәрлек, кардәшем, үз малың үзеңә булсын, – диде.

[10] – Юк, әгәр синең күңелеңә хуш килсәм, минем бүләгемне дә кабул ит, – диде Ягъкуб. – Синең йөзеңне күрү миңа Аллаһының йөзен күрү кебек булды – син бит миңа ягымлы мөнәсәбәтеңне күрсәттең.

[11] Алып килгән бүләгемне кабул итеп ал. Аллаһы миңа күп игелекләр насыйп итте, миндә бөтен нәрсә дә бар. Эсау бүләкне кабул иткәнчегә кадәр, ул шулай кыставыннан туктамады.

[12] Эсау: – Инде юлыбызны дәвам итик, – диде. – Мин синең белән бергә барырмын.

[13] Ягъкуб әйтте: – Кардәшем әфәндегә мәгълүмдер ки, бала-чага иркә-назлы була, өстәвенә көтүемдә имезүче хайваннар да шактый – аларны көне буе тагы куалап барсак, бөтен көтү үлеп бетәчәк, – диде. –

[14] Кардәшем әфәнде, син алдан бара тор, мин исә, синең колың, хайваннар, бала-чага йөрешенә җайлашып, әкрен генә хәрәкәт итәрмен, шулай барып, Сәгыйрьдә син әфәндем белән кушылырмын, – диде.

[15] Эсау: – Алайса, мин янымдагы берничә кешене синең белән калдырам, – диде. – Нигә кирәк? – диде Ягъкуб. – Син миңа, кардәшем әфәнде, болай да ягымлы карашыңны күрсәттең.

[16] Эсау шул ук көнне Сәгыйрьгә кайту юлына борылды.

[17] Ә Ягъкуб Суккөткә карап юл тотты, анда үзенә йорт корды, мал-туары өчен утарлар булдырды. Шул сәбәптән бу урынга ул Суккөт дип исем кушты.

[18] Паддан-Арамнан кайтканнан соң, Ягъкуб, Кәнган җирендәге Шәкем шәһәренә исән-имин килеп җитеп, шәһәргә якын урында Шәкемнең атасы Хамурның угылларыннан йөз кесита бәрабәренә җир кисәге сатып алды да шунда чатырларын корды.

[20] Шул җирдә үк мәзбәх ясап, аңа Эл-Илаһи-Исраил дип исем бирде.

Яратылыш — Chapters