[1] Шул заманнарда Яһүдә, кардәш-туганнарыннан аерылып, Хира исемле адуллами бер адәмнең җирләренә якын урында яши башлады.
[2] Анда ул кәнгани бер кыз белән очрашты. Кызның атасы Шуа исемле иде. Яһүдә, шул кызга өйләнеп, янына кияү булып керде.
[3] Хатыны, йөккә узып, бер угыл тапты. Яһүдә аңа Эр дип исем кушты.
[4] Хатын янә йөккә узды һәм тагын бер ир бала тапты. Исемен Онан дип куйды.
[5] Тагын бер угыл табып, анысын Шела дип атады. Шела туган вакытта, Яһүдә Кәзиб төбәгендә иде.
[6] Яһүдә өлкән углы Эрны Тамар исемле бер кызга өйләндерде.
[7] Әмма Яһүдәнең бу өлкән углы Раббы каршында яман кеше иде. Шуңа күрә Раббы аны үлемгә дучар итте.
[8] Яһүдә Онанга: – Абыеңның тол хатынын үзеңә ал, – диде. – Каене буларак абыеңның токымын дәвам итү – синең бурыч.
[9] Әмма туар балаларның үзенә насыйп булмаячагын Онан белә иде. Шуңа күрә ул, абыйсы файдасына мәниен бирмәс өчен, аның тол хатыны янына йокларга кергәндә, һәр юлы бушанып – мәниен җиргә түгеп керә иде.
[10] Онанның бу эше Раббы каршында яманлык иде, шунлыктан Раббы Онанны да үлемгә дучар итте.
[11] Яһүдә үзенең килене Тамарга: – Углым Шела үсеп җиткәнгә кадәр, син атаң өенә кайтып тор, шунда тол хатын булып яшә, – диде. Абыйлары кебек, Шела да үлеп китмәгәе дип курка иде Яһүдә. Шулай итеп, Тамар, атасы өенә кайтып, шунда яши башлады.
[12] Шактый күп заманнар узгач, Шуаның кызы, Яһүдәнең хатыны, вафат булды. Матәм йолалары беткәннән соң, Яһүдә үзенең адуллами дусты Хира белән берлектә Тимна утлавындагы сарыкларының йонын кыркучылар янына китте.
[13] Тамарга исә: – Кайнатаң сарык йоны кыркучылар янына Тимнага килә, – дип, алдан әйтеп куйдылар.
[14] Тамар, өстендәге толлар киемен салып, бөркәнчегенә бөркәнде дә, йөзен-битен каплап, Тимна юлы өстендәге Энаим капкасы янына барып утырды. Шела үсеп балигъ яшькә җитсә дә, Тамар үзен аңа хатынлыкка бирергә җыенмаганлыкларын күреп тора иде.
[15] Яһүдә, аны күргәч, фахишә хатындыр, дип уйлады. Чөнки хатынның йөзе-бите капланган иде.
[16] Яһүдә, адымнарын хатынга таба юнәлтеп, аның үз килене икәнен һич абайламыйча: – Мин синең белән йокларга телим, – диде. Хатын: – Синең белән йокласам, миңа нәрсә бирәсең? – дип сорады.
[17] Яһүдә: – Көтүемнән үзеңә бер кәҗә бәтие җибәрермен, – диде. Хатын: – Кәҗә бәтие килгәнгә кадәр, рәһен итеп миңа нәрсә калдырасың? – диде.
[18] – Рәһен итеп нәрсә калдырыйм соң? – дип сорады Яһүдә. Хатын: – Каешы белән бергә мөһереңне һәм кул таягыңны калдыр, – диде. Яһүдә, сораган нәрсәләрне биреп, хатын янында йоклап чыкты. Хатын аңардан йөккә узды.
[19] Аерылып киткәч, бөркәнчеген салды һәм үзенең әүвәлге толлар киеменә киенде.
[20] Яһүдә исә, кәҗә бәтиен тапшыру һәм рәһен итеп биргән әйберләрен кире кайтарып алу өчен, хатын янына үзенең адуллами дустын җибәрде. Әмма дусты хатынны таба алмады.
[21] Шул тирәдә яшәгән кешеләрдән ул: – Энаим капкасы янындагы юл буенда утырган фахишә хатын хәзер кайда икән? – дип сорады. Ләкин аңа: – Монда бернинди фахишә хатынның булганы юк, – дип җавап бирделәр.
[22] Адуллами дусты, Яһүдә янына кайтып: – Хатынны таба алмадым. Анда яшәүче кешеләр дә, монда андый хатынның булганы юк, дип җавап бирделәр, – диде.
[23] Яһүдә: – Ярар, әйберләр үзенә булсын, тик безне кеше алдында көлкегә генә калдырмасын, – диде. – Мин, менә, аңа дип кәҗә бәтие җибәрдем, ә син хатынны таба алмагансың.
[24] Бер өч айлап вакыт узганнан соң, Яһүдәгә хәбәр китерделәр: – Киленең Тамар фахишәлеккә бирелгән, зинадан бала табарга җыена! – диделәр. Яһүдә: – Аны, мәйданга чыгарып, утта яндырсыннар! – дип әмер бирде.
[25] Әмма мәйданга алып чыкканда, Тамар: – Мин бу әйберләрнең хуҗасыннан йөккә уздым, – дип, кеше аша кайнатасына хәбәр ирештерде. – Бу мөһер белән каеш, бу кул таягы кемнеке икән, әйтсен? – диде.
[26] Яһүдә, үз әйберләрен танып: – Киленем миннән хаклырак, чөнки мин аны углым Шелага хатынлыкка бирмәдем, – диде. Шуннан соң ул Тамар белән бүтән якынлык кылмады.
[27] Бала тудыру вакыты җиткәч, Тамарның карынында игезәк бала булуы аңлашылды.
[28] Тудырганда, иң әүвәл игезәкләрнең берсе кулын тышка чыгарды. Кендек әбисе шундук баланың кул беләзегенә кызыл җеп бәйләп куйды да: – Әүвәл туганы шушысы булыр, – диде.
[29] Әмма бала кулын кире эчкә тартып алды, һәм дөньяга беренче булып игезәкнең икенчесе туды. Кендек әбисе: – Көч белән үзеңә юл ярып чыктыңмы?! – дип әйтеп куйды. Шуңа күрә бу балага Перес дигән исем куштылар.
[30] Аннан соң игезәкнең кулына кызыл җеп бәйләгәне туды. Анысына Зерах дип исем куштылар.