[1] Җавабында Әюб болай диде:
[2] «Әйе, сүзләреңнең дөреслеген беләмен. Ләкин кеше Аллаһы каршында ничек аклана ала?
[3] Әгәр берәрсе Аның белән бәхәскә керергә теләсә, Аның мең соравыннан берсенә дә җавап бирә алмас иде.
[4] Зирәк йөрәкле Ул, көчле, мәһабәт, Аңа каршы торганнарның кайсы исән-имин калыр?!
[5] Тауларны Ул кисәтүсез-нисез урыннарыннан күчереп йөртә, ачуыннан аларны астын өскә китерә.
[6] Җирне Ул үз урыныннан кузгата, аның нигезләрен дер селкетә.
[7] Ул әмер бирсә – Кояш калыкмый, мөһер сугып, йолдызларның яктысын каплый.
[8] Ул берүзе күкләрне җәеп сала, диңгез дулкыннары өстеннән йөгереп уза.
[9] Ул Җидегән, Орион, Өлкәр йолдызлыкларын, көньяк күге йолдызларын хасил итте;
[10] Аның кылган гамәлләре бөек, зиһен җитмәслек, могҗизаларының исәбе-хисабы юк.
[11] Ул янымнан үтеп китәр, мин аны күрмәм, узып китәр, ә мин аны шәйләмәм.
[12] Нәрсәңнедер тартып алыр – Аны кем туктата алсын? Кем Аңа: „Син нәрсә эшлисең?“ – дип, каршы әйтә алсын?
[13] Аллаһы Үзенең ачуын тыеп тормас, Аның аяклары астында Раһаб ярдәмчеләре дә сыгылып төшә.
[14] Шулай булгач, ничек итеп мин Аңа җавап бирим, Аңа каршы әйтер өчен, кайдан сүзләр табыйм?
[15] Гәрчә хаклы булсам да, мин кайтарып сүз әйтә алмас идем, Хөкем итүчемнән бары мәрхәмәт сорар идем.
[16] Хәтта чакыруыма җавап бирсә дә, сүзләремне тыңлар диеп ышанмыйм.
[17] Өермә күк ябырыла миңа, бер сәбәпсез җәрәхәтләремне ишәйтә;
[18] тын алырга ирек бирми, җанымны әрнү белән тутыра.
[19] Көч сынашыргамы Аның белән – Ул бит гайрәтле! Хөкемгә тартыргамы – тик Аңа каршы шаһитлыгымны тыңлаучы булырмы?!
[20] Гаепсез булсам да, үз телем үк мине хөкем итәр, керсез булуыма карамастан, Ул мине, гаепле, дияр.
[21] Минем гаебем юк! Ләкин миңа инде барыбер, мондый тормыш тәмам туйдырды.
[22] Минем инде һичнәрсәгә исем китми! Шуңа күрә мин менә болай дим: Ул гаепсезне дә, яманны да бердәй харап итә.
[23] Кинәт ябырылган бәла үлем китергәндә, гаепсезләрнең өметсез хәленнән Ул көлә генә.
[24] Бөтен дөнья яманнар кулына тапшырылган, ә Ул хөкемчеләрнең күзен бәйләп куйган. Аңардан башка бу эшне кем эшли алсын?!
[25] Көннәрем чапкыннан да тизрәк үтеп китә, чаба гына, әмма алда яхшы нәрсә күренми;
[26] камыш көймәләр кебек узып китә, табышына атылган бөркет кебек очып үтә.
[27] Әгәр: „Мин бар зарымны оныттым, караңгы чыраем елмаю белән алышынды“, – дисәм дә,
[28] барыбер газапларымнан котым алына, чөнки беләм: Син мине гаепсез дип танымаячаксың.
[29] Мин барыбер гаепле саналырмын – шулай булгач, ник юкка тырышырга?
[30] Кар сулары белән юынсам да, кулларымны селте белән юсам да,
[31] Син анда да мине пычрак сулы чокырга батырыр идең, миннән хәтта үз киемнәрем дә җирәнер иде.
[32] Аллаһы бит минем кебек адәм баласы түгел, ничек мин Аның белән тартыша алыйм, ничек итеп мәхкәмәгә Аның белән дәгъвалашырга барыйм?
[33] Безнең арада, җилкәбезгә кулын салып, килештерерлек берәү дә юк.
[34] Минем өстән җәза таягын алса иде, мине дәһшәткә салудан туктаса иде Ул.
[35] Шулчак мин, Аңардан курыкмыйча, үз сүземне әйтә алыр идем – әмма мондый шартларда бу эш мөмкин түгел.