[1] Әюб шулай дип җавап бирде:
[2] «Әйе, хәлсезгә син нинди ярдәм күрсәттең?! Арып-талганның кулына күпме көч,
[3] гакылы җитмәгән затка ничаклы киңәш бирдең?! Күпме зирәк сүз әйтә алдың?!
[4] Андый сүзләр сөйләргә кемнән өйрәндең син, ә? Кем рухы сине шулай сөйләтә икән?
[5] Җир суларыннан һәм шунда яшәүчеләрдән дә астарак булган әрвахларның рухын курку биләп алган.
[6] Аллаһы каршында үлеләр дөньясы шыр ачык, Һәлакәт урыны бернәрсә белән дә капланмаган.
[7] Аллаһы бушлык өстенә төньякны җәеп салган, җирне бушлыкка асып куйган.
[8] Ул Үзенең болытларына суларны туплый, һәм ул болытлар су авырлыгыннан ертылмый.
[9] Үзенең тәхетен Ул, яшереп, болытлар белән каплый.
[10] Сулар өстенә офыкны сызып, Ул яктылык белән караңгылык арасына чик куйган.
[11] Аллаһы күкләрне күкрәтсә, гөмбәзне тотып торган баганалар куркудан калтырый.
[12] Үзенең кодрәте белән диңгезне тынычландырды, гакылы белән Раһабны үтерде Ул.
[13] Аның сулышыннан күк йөзе яктырып китте, Аның кулы качып барган еланны чәнчеп үтерде.
[14] Болар һәммәсе – Аллаһы башкарган эшләрнең кечкенә бер өлешедер! Аның турында фәкать пышылдау гына бу! Аллаһының куәтле күкрәвен кем аңлап бетерер икән?!»