[1] Теманлы Әлифаз болай дип җавап бирде:
[2] «Җил алып килгән сүзләр белән гакыл иясе җавап бирерме, эссе җилләр белән корсагын тутырырмы?!
[3] Мәгънәсез сүзләр, файдасыз нотыклар белән каршы сөйләп торырмы ул?!
[4] Син хәтта Аллаһыдан курку хисен оныттың, Аның турында уйлануны ваклык дип саныйсың.
[5] Синең гөнаһың телеңне шулай сөйләргә өйрәткән; хәйләкәрләр телен үзләштергәнсең син.
[6] Сине мин түгел, үз авызың хөкем итә, үз телең үзеңә каршы дәлиллек бирә.
[7] Әллә син дөнья йөзенә беренче кеше булып тудыңмы, таулар барлыкка килгәнче үк яратылдыңмы?!
[8] Әллә син Аллаһы киңәшмәсендә утырдыңмы, акылны шунда үзең генә җыйдыңмы?!
[9] Без белмәгән ни-нәрсә мәгълүм сиңа, без аңламаган ни-нәрсәнең асылына төшендең?!
[10] Безнең арада чал чәчлеләр дә, картлар да – атаңнан да өлкәнрәкләр бар!
[11] Әллә сиңа Аллаһы күрсәткән юанычлар, сиңа әйтелгән иркә сүзләр аз булдымы?!
[12] Нигә йөрәгең сине шулай вәсвәсәгә сала, нигә күзләрең ачулы елтырый?
[13] Нигә рухың Аллаһыга каршы юнәлгән, нигә авызыңнан шундый сүзләр чыга?
[14] Кеше ничек пакь-саф күңелле булсын, хатын-кыздан туган кеше ничек тәкъва була алсын?
[15] Әгәр Аллаһы Үзенең изге затларына да ышанмый, Аның күзендә күкләр дә чиста түгел икән,
[16] ялганны су кебек эчә торган, бозык җанлы адәми зат Аның каршында ничек саф була алсын?!
[17] Мин сөйләрмен сиңа, ә син тыңлап тор, күргәннәремне сөйләп бирермен,
[18] гакыл ияләренең сүзләрен – ата-бабалары яшермәгәнне сөйләрмен.
[19] Җир аларга гына бирелгән булган, алар арасында ятларга урын табылмаган.
[20] Яман кешенең тормышы газап эчендә узар – җәберләүчегә бирелгән гомер еллары санаулы.
[21] Аның колак төбендә дәһшәтле авазлар яңгырап тора, дөньялар тыныч вакытта да аңа җан кыючы килә.
[22] Караңгылыктан котыласына ышанмый ул; каршысында һәрчак кылыч көтеп тора.
[23] „Кайдан табыйм икән?“ – дип, икмәк эзләп каңгырып йөри, караңгылык көне җитүен сизә ул.
[24] Авырлык һәм бәла-казалар аны куркуга салалар, яу белән килүче патшадай, аның котын алалар.
[25] Чөнки ул Аллаһыга кул күтәрде, Кодрәт иясенә каршы баш калкытты,
[26] кабырчыклы, калын калканын тотып, тәкәбберләнеп Аңа каршы йөгерде.
[27] Бу яман бәндәнең йөзе симергәнгә, ботларын май басканга,
[28] таланган шәһәрләрдә, кешеләр ташлап киткән, җимерелергә җиткән йортларда яшәр ул.
[29] Ул инде бай булмас, мал-мөлкәте тузып бетәр, байлыгы дөнья буйлап җәелеп китә алмас,
[30] һәм ул караңгылыктан качып котылмас. Аның үсентеләрен ялкын ялмап алыр, Аллаһының сулышы аны себереп ташлар.
[31] Буш өметләргә ымсынып алданмасын: әҗере шул ук бушлык булачак бит!
[32] Тиешлесен тулысы белән вакытыннан алда алыр, аның ботаклары яфрагын коеп бетерер;
[33] өлгермәгән җимешләрен койган йөзем куагы кебек ул, чәчкәләрен иртә койган зәйтүн агачы кебек,
[34] чөнки денсезләр өере кысыр булыр, ришвәтченең чатырын ялкын чорнап алыр.
[35] Бозыклык чәчкәннәр бәла җыяр, аларның йөрәге ялган артыннан ялган тудырыр».