Skip to content
Opens in a new window

[1] И-и хатын-кыздан туган адәм баласы! Кыска аның гомере һәм борчу белән тулы.

[2] Чәчәк кебек ачыла да сулып коела, күләгә кебек чагылып үтә дә юкка чыга.

[3] Менә кем артыннан күзәтчелек итәсең Син! Менә кемне хөкемгә тартырга телисең!

[4] Нәҗес-шакшы булганны кем пакь кыла ала? – Беркем дә!

[5] Кешенең көннәре алдан билгеләнгән, айлары да Синең ихтыярда – Син куйган әлеге чикне ул беркайчан да үтеп чыга алмаячак.

[6] Син аңардан күз карашыңны ал да аны тынычта калдыр, көнлекче кебек, эш көннәрен хәвефсез төгәлләсен.

[7] Хәтта агачның да киләчәккә өмете бар: кискән саен ул кабаттан терелеп китә, япь-яшь үсентеләр җибәрә.

[8] Тамырлары аның җирдә картайса да, кискән төбе җир астында корыса да,

[9] дым сизелү белән ул буйга китәр, яшь үсентедәй, яңа бәбәкләр чыгарыр.

[10] Кеше, үлгәннән соң, көч-дәрманын җуя, вафатыннан соң юкка чыга.

[11] Күлнең дә суы китә, елганың да суы кими, кибә.

[12] Кеше дә шулай: ятар да кабат тормас, күкләр юкка чыкканчы, ул уянмас, йокысыннан арына алмас.

[13] Ачуың басылганчы, мине яшереп торсаң, үлеләр аймагына качырып куйсаң иде дә, билгеләгән вакытың җиткәч, мине исеңә төшерсәң иде!

[14] Тик, үлгәч, кеше кабат терелер микән? Авыр хезмәт көннәрем үткәнче, азат булуымны өметләнеп көтәр идем.

[15] Чакырсаң, җавап бирер идем; Үзең бар иткән бәндәңне сагыныр идең;

[16] шунда, адымнарымны санасаң да, гөнаһларымны эзләп тормас идең;

[17] яман гамәлләремне букчага салып, мөһер сугар идең дә гаепләремне күздән яшерер идең.

[18] Ләкин ишелгәндә тау уалып таралган кебек, кыяташ үз урыныннан күчкән кебек,

[19] сулар ташны ашаган кебек, ташкын сулар туфракны юып алып киткән кебек, Син дә кешенең өметен шулай юкка чыгарасың.

[20] Син аны тәмам җиңеп, ул шулай китеп барыр, Син аның чыраен үзгәртерсең һәм куып җибәрерсең.

[21] Угыллары аның мөхтәрәм булырмы – ул аны белмәс, кимсетелерме – аннан да хәбәрдар булмас.

[22] Ул фәкать тәне авыртканны гына сизәр, үз хәлен генә уйлап, күз яшьләре түгәр».

Әюб — Chapters