Skip to content
Opens in a new window

[1] Теманлы Әлифаз болай дип җавап бирде:

[2] «Аллаһыга кеше берәр файда китерә алырмы?! Хәтта иң гакыллысыннан да Аңа ни файда?!

[3] Синең тәкъва булуың Кодрәт иясенә шатлыкмы?! Синең тормыш юлың саф булудан Аңа ни файда?!

[4] Әллә Ул сине Үзеннән курыккан өчен шелтәли һәм хөкемгә тарта дип уйлыйсыңмы?!

[5] Юк! Димәк, явызлыгың чиксез синең, җинаятьләрең дә бихисап!

[6] Чөнки син кардәшләреңнән бер сәбәпсез рәһен алдың, аларның соңгы киемен салдырдың;

[7] арыганнарга су эчермәдең, ачларга икмәк бирмәдең.

[8] Көчле кеше генә җир били ала, анда дәрәҗәле затлар гына яши, дип санадың син.

[9] Тол хатыннарны буш кул белән борып җибәрдең, үксезләрне таянычсыз калдырдың.

[10] Шуңа күрә сине элмәк кыса бара, көтелмәгән бәла котыңны ала.

[11] Сине караңгылык каплый бара, син һичнәрсә күрмисең, ташкын сулар башыңнан каплап китә.

[12] Аллаһы күкләрдә, югарыда түгелмени?! Башыңны күтәреп кара: йолдызлар ничек биек!

[13] Син исә әйтерсең: „Аллаһы нәрсә белсен?! Куе караңгылык эченнән Ул ничек хөкем итсен?!

[14] Болытлар Аңа күрергә комачаулый, күк гөмбәзе тирәли генә йөри Ул“.

[15] Син шулай гөнаһкярләр таптаган борынгы юлны сайладыңмы?

[16] Нигезен ташкын сулар агызып киткән йорт сыман, дөньялыктан алар вакытыннан алда тартып алындылар.

[17] Аллаһыга алар: „Кит яныбыздан! Кодрәт иясе безгә нәрсә эшли алсын соң?!“ – дип әйтә иде.

[18] Ә бит аларның йортларын мал-мөлкәт белән Ул тутырган иде. Шулай булгач, яманнарның мәкерләре ерак торсын миннән!

[19] Яманнарның һәлакәтен күреп, тәкъвалар сөенерләр, гаепсезләр алардан мәсхәрәләп көләрләр:

[20] „Дошманнарыбыз юк ителде, мал-мөлкәтләрен ут ялмап йотты“.

[21] Аллаһы белән татулаш, тыныч яшә, шул чагында сиңа мул тормыш килер.

[22] Аның авызыннан чыккан үгет-нәсыйхәтне кабул ит, Аның сүзләрен йөрәгеңә сал.

[23] Кодрәт иясенә кире кайтсаң, син янә күтәрелерсең. Чатырыңны гаделсезлектән арындырсаң,

[24] алтыныңны – туфрак белән, Офир алтынын елга чуерташы белән тиң күрсәң,

[25] шул чагында Кодрәт иясе булыр синең алтының, көмеш хәзинәң дә Ул булыр.

[26] Шул чагында син Кодрәт иясеннән ләззәт алырсың, йөзеңне Аллаһыга таба күтәрерсең.

[27] Аңа дога кылырсың да, Ул сине ишетер, һәм син әйткән нәзереңне үтәрсең.

[28] Теләгән теләкләрең дә кабул булыр, барыр юлларыңа яктылык иңәр.

[29] Рәнҗетелгән, егылган берәүне күреп: „Күтәрегез аны!“ – диярсең, һәм рухы төшкән ул адәмгә Аллаһы котылу бүләк итәр.

[30] Аллаһы хәтта гаеплене коткарыр – синең саф-намуслы кулларың аңа котылу алып килер».

Әюб — Chapters