[1] Инде хәзер яшьрәкләр миннән көләләр. Аларның аталарын мин көтүләремне саклаучы этләр янына да якын җибәрмәс идем.
[2] Нәрсәгә миңа аларның кул көче, әгәр дәрманнары беткән икән?!
[3] Алар мохтаҗлыктан һәм ачлыктан коры сөяккә калганнар, корып кипкән җирне җансыз чүлдә, караңгылыкта кимерәләр;
[4] әрәмәлектә тозлак үлән җыялар, аларның ризыгы – артыш тамыры.
[5] Аларны кешеләр арасыннан куалар, каракларга кычкыргандай, артларыннан кычкырып калалар.
[6] Алар кипкән елга ерымнарында, чокырларда, ташлар арасында яшәргә мәҗбүр.
[7] Куаклар арасында хайван кебек улый, күгән төбендә бер-берсенә елышып утыра алар –
[8] мәнсез, нәсел-нәсәпсез, бар җирдән куылган әтрәк-әләм өере!
[9] Инде хәзер шулар, миннән көлеп, мәсхәрәле җырлар чыгаралар – мыскыллы-рәнҗетүле әйтемнәр иясе булдым.
[10] Миннән җирәнеп, яныма якын килмиләр, оялмыйча йөземә төкерәләр.
[11] Аллаһы кимсетте мине – җәямнең керешен йомшартты, менә шуңа да алар минем алда иркенәеп киттеләр.
[12] Шушы өер миңа уң яктан ташлана, мине төртеп егарга тырыша, харап итмәкче булып, һөҗүмгә күчә.
[13] Алар минем бөтен юлларымны яптылар, минем өскә бәла артыннан бәла җибәреп торалар – кулдаш та кирәкми үзләренә.
[14] Җимерелгән дивар аша ургылган һөҗүмчеләрдәй, юлларындагы бар нәрсәне ишеп-ватып, минем өскә ябырылалар.
[15] Афәт арты афәт килде миңа, абруем җил белән очып киткәндәй булды, иминлегем болыт кебек эреп юкка чыкты.
[16] Хәзер менә күкрәгемдә гомерем шәме сүнеп килә, хәсрәтле көннәр куып җитте мине;
[17] төннәрен сөякләрем сызлап чыга, бертуктаусыз авыруым кимерә мине.
[18] Аллаһы бар көченә киемемнән эләктереп алды, күлмәгем якасыдай, муенымнан кысты.
[19] Ул мине пычракка атты – көл-тузан санында калдым мин.
[20] Сине ярдәмгә чакырам, ә Син җавап бирмисең, каршыңа басам, ә Син дәшмичә генә карап торасың.
[21] Миңа карата рәхимсезләндең Син – кодрәтле кулың белән читкә куасың.
[22] Син мине, күтәреп, җилләр иркенә тапшырасың, өермәдә бөтерәсең.
[23] Беләм: Син мине үлемгә алып барасың, барлык җан ияләренә тәгаенләнгән йортка!
[24] Бәлагә тарыган кеше ярдәм сорап аваз салса, аңа начарлык эшләргә кул сузалармы?!
[25] Бәхетсезне күреп, минме күз яше түкмәдем?! Фәкыйрьне кызганып, минме хәсрәт чикмәдем?!
[26] Мин яхшылык көттем – явызлык борын төртте, мин яктылык өмет иттем – караңгылыкка юлыктым.
[27] Минем җаным өзгәләнә, тынычлык таба алмый, алда мине бәхетсез көннәр сагалап тора,
[28] кара көеп, тулганып йөрим, кояшым сүнгән; җәмәгать җыенында ярдәм сорап кычкырып торамын.
[29] Хәзер мин – чүл бүресенең туганыдыр, тәвә кошының дусты-иптәшедер.
[30] Тәнемне һаман кара кутыр каплый бара, бизгәктән бөтен гәүдәм ут яна.
[31] Минем гөсләм хәзер үксеп елый гына, кураем да егълаучылар сыман ыңгыраша.