Skip to content
Opens in a new window

[1] Шуахлы Билдад болай дип сүз башлады:

[2] «Кайчанга кадәр шулай сөйләнерсең? Синең сүзләр – ярсулы җил сыман!

[3] „Аллаһы гаделлекне боза, Кодрәт иясе хилафлык китерә“, – дисеңме әллә?

[4] Бәлки, синең балаларың Аңа каршы гөнаһ кылып, Ул аларны үз җинаятьләре баткагына батыргандыр.

[5] Әгәр син Аллаһыга сыгынсаң, Кодрәт иясенә ялварсаң,

[6] әгәр саф күңелле, тугры булсаң, Ул шунда ук сиңа ярдәмгә килер, дәрәҗәле урыныңа кире кайтарыр.

[7] Юл башың игътибарга лаек булмаса да, киләчәктә сине бөеклек көтә.

[8] Элекке буын кешеләреннән сораштыр, тикшереп бел: аларның ата-бабаларына нәрсәләр мәгълүм булды икән?

[9] Без исә, әле кичә генә туган кебек, берни белмибез, безнең гомер көннәре – эреп югалган шәүлә генә.

[10] Шул буын кешеләре сиңа аңлатмас, сөйләмәс идеме, күңелдәгесен ачып салмас идеме?!

[11] Сазлыксыз урында папирус үсәрме?! Су булмаган җирдә камыш баш калкытырмы?!

[12] Әлегә алар яшел һәм чабылмаган булса да, барча үләннәрдән иртәрәк корый.

[13] Аллаһыны оныткан һәр кешене әнә шул көтә; дәһринең өмете әнә шулай киселә.

[14] Баглаган өмет-ышанычы – пәрәвез җебе кебек; иминлеге – пәрәвез оясыдай.

[15] Оясына сөялер, ләкин оясы тотып тора алмас, тотынучыны чыдатмас.

[16] Дәһри – кояшта чәчәк аткан үлән күк; аның үсентеләре бөтен бакчага тарала,

[17] тамырлары вак ташларга ябыша, таш диварларга сарыла.

[18] Ләкин аны үскән урыныннан төбе-тамыры белән йолкып алсаң, шул урын аңардан ваз кичәр: „Сине һичкайчан күргәнем юк“, – дияр.

[19] Тормышының бар шатлыгы әнә шулдыр! Ә аның урынына инде туфрактан башка үсемлекләр шытып чыгар.

[20] Белеп тор: саф күңелле кешене Аллаһы кире какмый, ә явызны – ярдәменнән ташлый.

[21] Ул әле синең иреннәреңне көләч итәчәк – синең шатлыклы авазларың яңгырап торачак.

[22] Дошманнарың синең оятка калачак, яманнарның чатыры юкка чыгачак».

Әюб — Chapters