[1] Шуларны уйласам, йөрәгем күкрәгемнән чыгардай булып тибә башлый.
[2] Ишетәсезме? Аның дәһшәтле тавышын, авызыннан чыккан гөрелтене ишетәсезме? –
[3] Бөтен күк гөмбәзен тутырып яңгырый, яшеннәре җир читенә җитә әнә.
[4] Тавышы гөрелди, бөтен куәтенә шартлап ярыла Аның. Яшеннәрен тоткарламый Ул, Үзенең авазын салганда.
[5] Аллаһы Үзенең тавышы белән шаккаттырып гөрелди! Ул безнең өчен акыл ирешмәслек бөек гамәлләр кыла.
[6] Ул боерса, җиргә кар ява, Ул әйтсә, яңгырлар коя.
[7] Кылган гамәлләрен һәркем белеп торсын өчен, Ул әнә шулай кешеләрнең эшләрен туктатып куя,
[8] җәнлекләрне өннәренә кертеп качыра, ояларына куып кертә.
[9] Аның йортыннан өермә чыга, һәм төньяк җиле суыклар китерә.
[10] Аллаһы сулышыннан боз хасил була, су өсләре боз белән каплана.
[11] Болытларны Ул су тамчылары белән туендыра, болытлар эченнән яшеннәрен аттыра;
[12] Аның ихтыяры белән алар тиешле җиргә юнәләләр, бөтен җир тирәли Ул кушканны үтиләр;
[13] җиргә алар йә Аллаһының җәзасын яудыралар, йә рәхим-шәфкатен алып киләләр.
[14] Тын кал, Әюб, әйткәннәремә колак сал! Аллаһының хикмәтле эшләре турында уйлап бак!
[15] Аллаһының ничек итеп болытлар белән идарә итүен, ничек итеп аларны яшен белән үтәли яктыртуын беләсеңме син?
[16] Болытларның нинди кодрәт белән эленеп торуын, белеме камил Затның могҗизаларын аңлыйсыңмы?
[17] Көньяк җиленнән җир әлсерәгән чакта, киемеңнән сиңа бөркү була икән,
[18] син, Аның кебек, күкләрне нык итеп, койган көзге сыман шомартып элеп куя аласыңмы?!
[19] Өйрәт безне: нәрсә әйтик Аңа – томаналыгыбыз комачаулый, әйтер сүз табалмыйбыз!
[20] Минем нәрсә сөйләргә теләгәнне Аңа берәр кеше әйтерме?! Каушап калган кеше Аның белән сөйләшә алырмы?!
[21] Болытларны җил куып тараткач, кояш нурларына текәлеп карау мөмкин түгел шул.
[22] Аллаһы, якты балкышка күмелеп, төньяктан килә, Аның дәһшәтле бөеклеге якынлаша.
[23] Кодрәт иясе – безнең өчен акыл ирешмәслек Зат, кодрәте, гаделлеге белән Ул данлыдыр, хаклык иясе буларак, һичкемгә җәбер-золым кылмастыр.
[24] Шуңа күрә кешеләр Аңардан куркалар, акылы булганнар Аның каршында калтырап торалар».