[1] Аны тотам дигән кеше ялганчы булыр! Аны күрүгә, артына утырыр!
[2] Аны үртәргә җөрьәт итүче юк; шулай булгач, кем йөзгә-йөз Минем каршыга чыга алыр?!
[3] Мин бурычлы булып калырлык кем Миңа нәрсәдер биргән?! Күкләр астында бар нәрсә Минеке бит!
[4] Ливьятанның аяклары, көче һәм гәүдәсенең мәһабәтлеге турында сөйләмичә булдыра алмыйм.
[5] Кем аның тиресен салдыра, ике катлы көбәсен тишә алыр?
[6] Аның капкадай авызын ачарга кем тәвәккәллек итәр?! Тешләренә карарга да куркыныч хәтта!
[7] Аркасына аның рәт-рәт булып калканнар тезелгән, мөһер салгандай, нык беркетелгән алар;
[8] бер-берсенә шундый якын урнашканнар, арасыннан һава да үтәрлек түгел;
[9] бер-берсенә нык итеп, аермаслык булып ябышкан алар.
[10] Ул төчкерсә – яшен яшьни дип торырсың, ә күзләре таң нурлары кебек якты аның;
[11] авызыннан ялкыннар ургыла, утлы очкыннар чәчелә;
[12] борын тишекләреннән төтен бөркелә, гүя камыш янган учакта казан кайнап тора;
[13] аның тыны күмерләрне дөрләтә, авызыннан ялкын телләре атылып чыга!
[14] Муенында аның көч-кодрәт яши, үзеннән алда дәһшәте килә.
[15] Итләч тәне шундый тыгыз, коеп куйган кебек – урыныннан кузгатырмын димә.
[16] Йөрәге аның таш кебек каты, әйтерсең лә, аскы тегермән ташы.
[17] Ул торып басса, пәһлеваннар да куркуга төшә, котлары очып, артка чүгәләр.
[18] Аның алдында кылыч та көчсез, сөңге вә таш, ук та ала алмый аны.
[19] Тимерне ул салам урынына да күрми, бакыр аның өчен черек агач кына.
[20] Укчының угы аны куып җибәрә алмас, үзенә атылган ташларны ул кибәк дип кенә кабул итәр,
[21] имән күсәк тә аңа салам бөртегедәй тоела, кыска саплы сөңге сызгыруыннан көләр генә.
[22] Корсагының тиресе – тезелеп киткән очлы ташлар диярсең, сазлыкны сабан кебек сөреп бара.
[23] Тирән чоңгылларны казандагы сулар кебек кайната ул, диңгезне кайнаган май сыман гөбердәтә.
[24] Үзе артыннан эзе ялкылдап бара, сулар чаларып киткәндәй була.
[25] Җир йөзендә аңа тиң бер җан иясе юк – курку дигәнне белмәс ул.
[26] Һәр тәкәббергә өстән генә карый ул, һәр мәгърурның патшасы ул».