Skip to content
Opens in a new window

[1] Җавабында Әюб болай диде:

[2] «Кайчанга кадәр сез мине интектерерсез, сүзләрегез белән җәфаларсыз?

[3] Сез мине ничә тапкырлар мыскылладыгыз – мине мәсхәрәләүдән кыенсынмыйсыз да.

[4] Әгәр мин, чыннан да, ялгышканмын икән, алар минем ялгышлар булып калыр иде.

[5] Әгәр сез, чынлап та, үзегезне миннән өстен куярга, хурлыкка төшүем белән битәрләргә телисез икән,

[6] белеп торыгыз: Аллаһы миңа карата гаделсезлек кылды, минем өскә ятьмәсен ташлады.

[7] „Мине җәберлиләр!“ – дип кычкырам, ләкин җавап бирүче юк, ярдәмгә чакырам, әмма яклаучы юк.

[8] Юлыма киртә куйды Ул – үтеп чыгарлык түгел, караңгылык белән сукмагымны каплады;

[9] Ул миннән абруемны йолкып алды, башымнан таҗымны салдырды;

[10] һәрьяклап мине җәфалый – бетәмен! Өметемне агач тамырыдай йолкып алды.

[11] Мине Үзенең дошманы санап, ачы каһәрен миңа юнәлтте.

[12] Үзләренә юл сала-сала Аның чирүләре бергәләшеп миңа якынлашты, инде чатырым тирәли урнаштылар.

[13] Туганнарымны Ул миннән читләштерде, дусларым да миңа кырын карый,

[14] якыннарым, танышларым мине ташлап китте, кайчандыр өемдә сыену тапканнар – онытты. Хезмәтче хатыннар мине килмешәккә саный, алар өчен мин бер чит кешегә әверелдем;

[16] хезмәтчемне чакырам – ә ул, кат-кат ялварып сорасам да, җавап бирми.

[17] Сулышымның исеннән хатынымның күңеле бизде, ир туганнарым миннән чиркана.

[18] Хәтта малай-шалай да мине кимсетә, күренүем була – үчекли башлыйлар.

[19] Якын дусларым миннән җирәнә, яраткан кешеләрем йөз чөерә.

[20] Миннән тире дә сөяк кенә калды, җаным менә-менә очып чыгар кебек.

[21] Кызганыгыз мине, дусларым, кызганыгыз – Аллаһы орды миңа!

[22] Нигә сез мине Аллаһы кебек үк эзәрлеклисез, туймагандай, минем тәнемне ашыйсыз?

[23] Минем бу сүзләрем язып барылып, кулъязма төргәгенә теркәлеп,

[24] тимер каләм вә кургаш белән чокып язылса иде дә мәңгелеккә ташка уелып калса иде!

[25] Мин беләм: мине коткаручы Зат тередер, соңгы көндә җир йөзенә килер Ул.

[26] Тирем салынып төшеп, менә шул тәнемдә әле мин Аллаһыны күрәчәкмен.

[27] Мин Аны үз күзләрем белән күрәчәкмен; күрәчәкмен: Ул миңа чит-ят түгел! Күкрәгемдә йөрәгем ничек талпына!

[28] Ләкин сез: „Ничек без аңа җәбер күрсәтик?! Бу хәлләрнең сәбәпчесе ул үзе бит!“ – диярсез.

[29] Шулай булгач, кылычтан куркыгыз, чөнки ачу-ярсу кылыч белән җәзалана; шунда сез белерсез: гадел хөкем бар ул!»

Әюб — Chapters